Студопедия — Билет № 17
Студопедия Главная Случайная страница Обратная связь

Разделы: Автомобили Астрономия Биология География Дом и сад Другие языки Другое Информатика История Культура Литература Логика Математика Медицина Металлургия Механика Образование Охрана труда Педагогика Политика Право Психология Религия Риторика Социология Спорт Строительство Технология Туризм Физика Философия Финансы Химия Черчение Экология Экономика Электроника

Билет № 17






1. Яшәгән җирең турында сөйлә;.

Без гаиләбез белән Татарстан республикасында, Биектауда яшибез. Биектау районы Татарстанның төньяк- көнчыгышында урнашкан. Көньяктан республикабызның башкаласы Казан шәһәре, көнбатыштан - Питрәч, төньяк- көнчыгыштан Арча районнары, төньяктан Марий-Эл республикасы белән чикләшә. Биектау районы аша Казан - Екатеринбург тимер юлы үтә.

Биектау районына 1935 елның 25 гыйнварында нигез салына. Казан шәһәреннән Биектауга килгән вакытта биек тауга күтәреләсең. Шуңа күрә аны Биектау дип атаганнар. Районның гомуми мәйданы 170 мең гектар. Район территориясендә 46 мең 500 кеше яши, шул исәптән 64% -татарлар, 34%- руслар, 2% -башка милләт халыклары. Алар үзара дус-тату яшиләр.

Районда уртачз климат. Салкын кышларда температура минус 50 градуска, ә эссе җәйдә плюс 37 градуска кадәр җитә. Явым- төшем дә җитәрлек. Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның "Туган авыл" шигырендә язылганча:

"Монда бик эссе вә бик салкын түгел, урта һава, Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява..."

Биектау районында урманнар 25 гектар җирне алып тора. Зәңгәр күл (Голубое озеро)- Биектау районы һәм Казан халкының иң яраткан ял итү урыны. Суы ел әйләнәсендә 5-6 С, су төбендәге зәңгәр ләм күлгә зәңгәр төс бирә, шуңа күрә ул "Зәңгәр күл"дип атала.

Район Казан шәһәрен төп авыл хуҗалыгы азык- төлеге белән тәэмин итә. Бөреле ябык акционерлык җәмгыятендә чәшкеләр (норка), төлкеләр үстерәләр.

Биектау районынында туып-үскән танылган кешеләр арасында Әхмәтһади һәм Садри Максудиларны, Галимҗан Барудины, Хәсәнгата һәм Солтан Габәшиләрне, Салих Сәйдәшевне әйтергә мөмкин. Биектау шулай ук күп кенә шагыйрьләрнең, язучыларның туган ягы. Биектаулылар Хәй Вахит, Әнвәр Бакиров, Зиннур Хөснияр, Альберт Хәсәнов, Рафис Корбанов исемнәре белән горурланалар.

Биектау районы тарихи урыннарга да бик бай. Шуларның берсе - Каймар авылы. 1722 елда Каймарга Петр 1 килә. Аның 50 яшенә Каймар авылында чиркәү салына. Каймарда күренекле шагыйрь Евгений Абрамович Баратынский яшәгән.

18 гасырның 1 яртысында алпавыт Михаил Тютчев Усад авылына нигез сала. 1870 елда әлеге җирләрне күренекле купец Николай Михайлович Журавлев сатып ала. 1878 елда Усадта зур пар тегермәне төзиләр. 1902 елда Николай Михайлович Журавлев пар тегермәнен спирт заводы итеп үзгәртә. Ул хәзерге вакытта да эшли. Заводта яхшы сыйфатлы эчемлекләр чыгарыла. Аның даны тирә- якка гына түгел, хәтта чит төбәкләргә таралган.

Биектау районында бөтен Казан арты өчен изге булган урын - урта гасырның икътисадын һәм мәдәни үзәге- Иске Казан урнашкан. 1992 елда Татарстан хөкүмәтенең махсус карары белән Иске Казан Дәүләт музей- тыюлыгы оештырылды

Районыбыз территориясендә промышленность җитештерү зур тизлек белән үсә. Казанның 1000 еллык юбилеена җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять "Гранташ" төзелде. Казан метросының стеналары "Гранташ"та җитештерелгән гарниттан салына..

Икмәк пешерү заводы, үзәк хастаханә, музыка мәктәбе, мәдәни үзәк, үзәк китапханә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү биналары эшләп килә. Ике заманча эшләнгән "Высокая гора" һәм "Усад" автодромнары Биектау җирлегендә урнашкан. Җәй көне анда Сабантуй бәйрәме гөрләп уза.

Биектау районында барлыгы 61 гомуми белем бирү мәктәбе, бер һөнәр училищесы бар. Барлык мәктәпләрдә интернет челтәренә тоташтырылган информатика кабинетлары эшли.

Соңгы елларда район үсә, үзгәрә. Күп кенә мәчетләр, торак йортлар, банклар, прокуратура биналары, яңа шифаханә корпуслары төзелде. Күптән түгел генә район үзәгендә "Туган якны өйрәнү" музее ачылды.

Мин үземнең торган җиремне яратам һәм аның белән горурланам.

Тема буенча сораулар:

• Син кайсы шәһәрдә (районда) яшисең?

• Син шушы шәһәрдә тугансыңмы? Монда синең гаиләң кайчаннан (ничәнче елдан) бирле яши?

• Ул кайда урнашкан? Якын-тирәдә нинди шәһәрләр бар?

• Аның янында табигать нинди? Урман, елга, болын, тау,... бармы?

• Шәһәреңнең тарихын беләсеңме? Аңа кайчан нигез салынган?

• Шәһәрегез зурмы? Анда якынча күпме кеше яши?

• Шәһәрдә кайсы милләт вәкилләре яши?Алар үзара дус яшиме?

• Шәһәрегездә нәрсәләр бар? Чиркәү, мәчет, музей, ял паркы, спорт сарае, һ.б. бармы?

• Шәһәрегездә нинди предприятиеләр бар? Алар нәрсәләр җитештерә?

• Шәһәрегездә нинди уку йортлары (мәктәпләр, һөнәр училищелары, сәнгать мәктәбе, спорт мәктәбе, музыка мәктәбе,...) бар?

• Шәһәрегездә музейлар, театр, күргәзмә заллары бармы?

Шәһәрегездә нинди бәйрәмнәр үткәрелә? Сездә генә үткәрелә торган нинди дә булса бәйрәм, вакыйга бармы? Ул кайчаннан һәм ничек үткәрелә?

• Шәһәр халкы буш вакытын гадәттә кайда һәм ничек үткәрә?

• Син шәһәреңне яратасыңмы? Киләчәктә дә бу шәһәрдә яшәргә телисеңме? Ни өчен?

2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә;.

Күгәрчен һәм малай

Урам чатындагы чүп савытларына кемдер чуалып беткән капрон җепләр ташлаган. Шул җепләргә тәпиләре белән бер күгәрчен эләккән. Мескен кош ярсып бәргәләнгән саен, капрон җеп аның аякларын ныграк авырттыра. Күгәрчен яныннан узып барган кешеләргә ялварулы караш ташлый, кызганыч тавыш белән эндәшә. Чүп савытлары өстендә чыр-чу килеп, әле аска төшеп, әле югарыга күтәрелеп, күгәрчен көтүе оча. Әйтерсең, алар яраланган иптәшенең хәлен сорыйлар, аңа ярдәм итү юлын эзлиләр.

Ә кешеләрнең бәргәләнгән күгәрчендә эшләре юк. һәркем үз юлы белән китеп бара. һәркемнең үз мәшәкате, үз шатлыгы, үз кайгысы.

Хәер, барысы да алай ук битараф түгел икән әле. Кулына футбол тубы тотып, стадионга таба йөгерүче бер малай бәлагә эләккән күгәрченне күрде һәм шунда ук аңа ярдәмгә ашыкты Чүп савыты янына килеп, тубын җиргә куйды һәм күгәрченне тотмакчы булды. Ә күгәрчен, аннан куркып, тагын да ныграк талпына, бәргәләнә башлады. Канаты белән малайның битен, кулларын бәргәләде...

Тырыша торгач, малай күгәрченне тотып алды Бер кулы белән сак кына аның тәпиләрен җептән ычкындырды. Нык курыккан кошчык тынып калды, аның гәүдәсе малай кулында дерелди иде. Малай, кошны ике куллап тотып, аның күгелҗем төймәләрне хәтерләткән күзләренә карады, аннары өскә күтәрде...

Ул зәңгәр киңлектә очкан күгәрченне күздән югалганчы елмаеп карап калды...

(Роза Хафизовадан )

3. Кыска җаваплар буенча тиешле сорау җөмләләрне яз.

_____________бардың? __ Кара диңгезгә.

____________бардың? ___ Гаиләбез белән.

 

______________бардыгыз? ___ Июль башында.

______________ял иттең? ____ Спорт лагеренда

______________булдың? ____ Бер ай.

______________ үткәрдең? ____ Шәп.

 







Дата добавления: 2015-06-15; просмотров: 438. Нарушение авторских прав; Мы поможем в написании вашей работы!



Кардиналистский и ординалистский подходы Кардиналистский (количественный подход) к анализу полезности основан на представлении о возможности измерения различных благ в условных единицах полезности...

Обзор компонентов Multisim Компоненты – это основа любой схемы, это все элементы, из которых она состоит. Multisim оперирует с двумя категориями...

Композиция из абстрактных геометрических фигур Данная композиция состоит из линий, штриховки, абстрактных геометрических форм...

Важнейшие способы обработки и анализа рядов динамики Не во всех случаях эмпирические данные рядов динамики позволяют определить тенденцию изменения явления во времени...

Меры безопасности при обращении с оружием и боеприпасами 64. Получение (сдача) оружия и боеприпасов для проведения стрельб осуществляется в установленном порядке[1]. 65. Безопасность при проведении стрельб обеспечивается...

Весы настольные циферблатные Весы настольные циферблатные РН-10Ц13 (рис.3.1) выпускаются с наибольшими пределами взвешивания 2...

Хронометражно-табличная методика определения суточного расхода энергии студента Цель: познакомиться с хронометражно-табличным методом опреде­ления суточного расхода энергии...

Задержки и неисправности пистолета Макарова 1.Что может произойти при стрельбе из пистолета, если загрязнятся пазы на рамке...

Вопрос. Отличие деятельности человека от поведения животных главные отличия деятельности человека от активности животных сводятся к следующему: 1...

Расчет концентрации титрованных растворов с помощью поправочного коэффициента При выполнении серийных анализов ГОСТ или ведомственная инструкция обычно предусматривают применение раствора заданной концентрации или заданного титра...

Studopedia.info - Студопедия - 2014-2024 год . (0.01 сек.) русская версия | украинская версия