Эш программасының эчтәлеге.Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче А,Б сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан эш программасы (татар төркеме өчен)
Аңлатма язуы
Программа Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты” (Казан, 2008 нче ел), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус мәктәпләрендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (Казан, «Мәгариф», 2010 ел), 8 нче сыйныф өчен Асылгәрәева Р.Ә., Юсупов Р.А., Зиннуров М.К. тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2005), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде. 8 нче А,Б сыйныфларында программада 2 сәгать бирелгән, шуңа күрәкалендарь-тематик план 2 дәрес исәбеннән 70 сәгатькә төзелде.
Татар әдәбиятын укытуның төп максатлары: - татар әдәбиятының бай тарихын, классик язучыларның иҗатларын һәм әсәрләрен өйрәнү; - иң матур әсәрләргә таянып, рухи байлык дәрәҗәсен үстерү; - укучыда кызыксыну ана теле белән кызыксыну хисен уяту, белем алуга омтылыш уяту, укучының иҗади сәләтен үстерү.
Бурычлар: - текстны аңлап, сәнгатьле итеп, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү; - татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру; - күренекле язучылар, аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү; - телебезгә, шәхескә ихтирам тәрбияләү.
Эш программасының эчтәлеге.
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр: сүз сәнгатенең образлы табигате; өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеге; татар халык авыз иҗаты жанрларыннан бәеткә мисаллар китереп, аларга аңлатма бирә белү; классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп факторлары; өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләр; әдәби текстны кабул итү һәм анализлау; әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү; әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау; укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясын ачыклау; геройларга характеристика бирү; сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу; әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру; автор позициясен ачыклау; укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү; әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку; кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану; өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерне белдерү; укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү; укыган әсәрләргә бәяләмә (отзыв) язу; татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү; эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү; аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, интернет чаралары һ.б. аша эзләү.
|