Студопедия — Туй алды.
Студопедия Главная Случайная страница Обратная связь

Разделы: Автомобили Астрономия Биология География Дом и сад Другие языки Другое Информатика История Культура Литература Логика Математика Медицина Металлургия Механика Образование Охрана труда Педагогика Политика Право Психология Религия Риторика Социология Спорт Строительство Технология Туризм Физика Философия Финансы Химия Черчение Экология Экономика Электроника

Туй алды.






Сез яшәгән төбәктә элек өйләнешүнең нинди формалары булган:

1)яучы җибәреп (кодалап) кыз сорау;

2)кызның үз ирке белән (ата-ана ризалыгыннан башка) сөйгәне белән кушылуы;

3) кызны үз иркеннән башка урлап китү;

Хәзер ничек?

- Менә шушы сорауларга мин үземнең яшәгән төбәк дә,үземнең туган төбәгемдә дә менә хәзер килгәч,бу төбәктә дә- барысы да булды.Менә бер заман,бик борынгы заманнарда гадәттә туйга сорарга барулар,бирмәс дип уйлаулар нәтиҗәсендә килеп чыккан ул монысы. Менә Советлар иленә кадәр,власть булганга кадәр,анда ябышып чыгу,урлап алу булган.Бу инде гадәттә бай тормышлы кешеләрдә түгел, ярлы тормышлы.Аның менә бер тапкыр бирнәсез килеш алмаганнар,чөнки кызларга бирнә сорау бик зур булган.Шушындый тормышның сәбәпләре нәтиҗәсендә урлап яки ябышып чыгу булган.Ябышып чыгу ничек:кыз тели,теләп,егет тә тели,ә әниләренә шундый мәшәкать тудырмыйм дип,ябышып чыга. Ә инде урлап алу:егет бик нык тели,кыз теләми яки кыз да тели, әнкәләре теләмәгәч,бармыйм дип әйтә.Ул очракта урлап алу булган.Аннан бу ябышып чыгулар бик күбәйделәр аннары.Совет властенең,менә сугыш беткәннән соң, һәрберсе ябышып чыга.Бу берсе дә очсызга туры килмәде анысы.Туйдан да кыймәткә туры килде. Егет йортында өчәр сарык суялар иде.Икешәр айга хәтле котларга киләләр,килен котларга киләләр. Менә туйга күчерү бу очракта күпкә очсызрак. Ул барды 50,62 нче елларга хәтле.Бөтен ни буенча,Татарстанның бөтен территориясе буенча да шулайдыр.Ну менә ике ай котлау бары тик менә шушы Зөя буе авылларында гына икән: Әҗем,Әлмәндәр, Борнаш Зөянең бу ягындагы авылларда иде ул.2ай котлау бүтән җирдә юк иде ул.Менә, мәсәлән,бу болгаерда гына да 2 ай котламыйлар иде.Алып кайткан көнне котлыйлар,килен котлыйбыз,дип менә шундый бәйрәм ясау,оештырып,Килен ниткән өйне хәзер кайтты инде, дип борынгыда да шулай иде ул,сорап,килешеп алу.Үзенең булдырган күчтәнәчләре белән,булган кадәр күчтәнәчләр алып, егет әнкәсе сорарга бара.Ә әнкәсе,атасы, туганнары.Үзенең шул күчтәнәчләрен бирә.Шуннан соң никах көне билгеләнелә.Никах кыз ягында укытыла.Бу әйберләр...

- Ә менә кыз урлаганнан соң кире кайтса,ярамыймы инде?

- Егет урлаганнан соң,ярәшелгән санала. Алар инде..Элек, мәсәлән, анда обязательно кызны урлыйлар икән,укучы мулланы алып кайтканнар үзләре белән,никах укытканнар.Аның инде хәләле саналган. Ә никахта шундый ние бар,кыз ризалыгынна башка йоклау юк. Кыз үзләре барыбер никах укытсалар да,йокламаган булгач,никах булса да, риза булмаган. Димәк, теге урлаучы кеше дә андый ук совестьсыз булмаган,аңа тимәгән.Ә менә дөньяның бит бөтен кешесе дә бар,бөтене дә.Алар ул барыбер ирдән кайткан дип, саналган өчен, аны бүтән кеше алырга нитмичә,кыз булып калырга,картаерга да мөмкин булган аңа.Чөнки ул ирдән кайткан һәм ул кыз булып та картаерга мөмкин.Ә инде ул кабаттан барып,талак сорарга тиеш булган.Инде кыз аның белән йокламагач,талак сорамаган. Егет талак әйтмәсә,ул һаман аның хатыны санала инде никах укылган булгачтын. Ә инде менә мондый очракларда булган:әнисе бара,үтенеп сорый:”Минем кызыма талак бир!-ди- тормышка менә чыга алмый”.Әнисе сораганга,шулхәтле үтенеп сораганга инде,талак бирмәсә дә, бу очракта әнисенең менә шул үтенгәне санала Аллаһы Тәгалә каршында..Ул инде икенче кешегә никах белән бирә ала,чөнки әнкә яки ата кеше аңардан сорап барган,талакны кылмаган гына,кыз алынгае бу.

- Кемнең кызын сорау хәл ителгәч,егет ягы яучы итеп нинди сыйфатларга ия кешене җибәргән(хатын-кызнымы,ир-кешенеме?)

- Гадәттә хатын –кызны җибәргәннәр.Теге,яучы иттереп.

- Яучы нинди киемдә булган?Ничек киенгән?

- Менә билге ясаганнар шулай,ул билге инде борынгыдан шулай итеп калган:элек бөтен хатын –кызлар да озын балтырлы ыштаннан бит инде,шуңа ыштанның бер балагын чыгарып,берсен кертеп,оегына кертеп кия торган булган яки читегенә. Шуңа күрә ул билгеле булып торган бу кодаларга килгән,яучыларга килгән икән дип.

- Хәзерге вакытта..?

- Хәзерге вакытта яучы җибәреп тормыйлар,теләп әниләр үзләре уздыралар ул сорауны.

- Яучылар өчен нинди көнне бару уңышлы санала?

- Яучылар өчен бары тик көннәрнең барсы да уңышлы.Сишәмбе көнне ярамый да, шимбә көнне ярамый?

- Ник?

- Сишәмбе көн кошлар да оя ясамый торган көн Аллаһы Тәгалә шулай яраткан. Ә инде шимбә көн яһүдләрнең изге көннәре,аларның бәйрәме булырга мөмкин.

- Менә яучы гына әйтергә мөмкин булган нинди шигъри текстлар бар?

- Менә яучы гына әйтә торган..хәтердә юк..бар инде алар.

- Менә ярәшүгә килгәндә.Бүгенге көндә туй йоласының яучылау һәм ярәшү этаплары кушылып китмәгәнме?

- Ул бу менә бүгенге көндә танышулар бар,күбрәк үзегез дә беләсез.Әнә, яучы инде ул,теге интернет,яучы инде ул. Менә шундый,аның белән анда таныштык иде, диләр.Шунда сөйләштек иде,дип әйтүләр бар. Шуннан соң гына кызны сорарга барулар.Ә бүтән ние, мәсәлән, ата-ана соравы яучыларның соравы белән чагышмый. Яучы килә бары тик егетнең исеменнән генә.Ата-ана бара бөтенләе белән үз нәселләре белән шушы егеткә,улларына тормышка алырга дип әйтеп.

- Кыз ярәшергә кемнәр килә?Атнаның нинди көнендә киләләр?Әйтеп киттегез инде сез сишәмбе,шимбә генә ярамый дип.

- Әйе,ул көннәрдә генә ярамый,калган көннәрдә ярый.

- Әти –әнисе белән киләме,туганнарымы?

- Кызны сораргамы?

- Әйе,менә хәзерге вакытта?.

- Әйе, обязательно әти-әнисе белән.И шунда чын сөйләшү була. Ни көне,никах көне,никах көне сөйләшкәннән соң, никах укылганнан соң, инде менә хәзер бит туйны да аннары гына ясыйлар. Барыбер никахтан соң кыз егет белән кайтып китәргә тиеш,чөнки алар ир белән хатын дип белдерелә.

- Безнең якта андый әйбер юк бит ул..

- Ээ,алар менә һаман кала никахтан соң да,өйдә кала.

- Чөнки туй вакыты белән никах арасы бит зур.үз өеннән китмәгән була бит инде.

- Әйе, ә болай тиешлеге шулай.Шуңа күрә никах белән туй,ансы да бар,менә, мәсәлән, безнең Рафаэль абыеңнар.Син ул семьяның кайсын беләсең икән?... Яруллиннар...Әниеңнәр белә инде аларны...Менә алар сразу никахлаштылар, сразу туй ясадылар көнендә. Алай итү бик күп.Аннан соң менә безнең Камилнең Нижнекамскида чыкты шул көнне никах,шул көнне туй.Аны шулай итәргә кирәк,ашыкмаска кирәк никахына.Туй көнендә бик әйбәтләп кенә нит син, шуннан сине менә шунда сине никахтан соң, шунда алып китсеннәр.

- Ярәшергә килүчеләр үзләре белән күчтәнәчләр алып киләләрме?Нәрсәләр алып килергә тиеш?

- Иң элек иң хәләлне генә алып киләләр.Хәзер,замана чыгардылар да,аныд янына хәрәмне куялар.Әлеге дә баягы бу хәрәмне кую ук яшьләргә бәхет китерми.Хәзер менә мин үзем болай сораганны тәкъдим итәм: пар чәкчәк алып барсаң, я пар каз,өч төрле иттереп әйбер алып барсаң,өчесе дә хәләдән булсын. Аракы әйберсен алып бару- иң хәерсезе. Ул синең никахыңны да атып бәрә,туеңны да атып бәрә. Карарга килүче дә,нигә,никахка килүче дә аракы алып килергә тиеш түгел, туйга килүче дә.

- Кыз йортына кергән вакытта әйтелә торган махсус сүзләр бармы?

- Бу йортка бәракәт бирсен-иң әйбәт сүз.

- Бу көнне булачак кода-кодагыйлар туй көне, калым, бирнә турында сөйләшәләрме?

- Ыыы,менә хәзер бирнәләр никахта сорала торган нәрсә бар 3 мең сумнан башлап, югарысы ярый.3 мең сумнан түбән ярамый.Егет кызга никах балдагыннан башка бүләк бирергә тиеш. Бу инде

- Сорарга килгәндәме?

- Бу инде никахта сораганда, шунда егет бирергә тиеш.Бирмәсә, ну бирәм дип әйтергә тиеш. Менә өч меңнән башлап югары га кадәр. Ә элек тә шулай иде,хәзер дә шулай бу йола.Менә инде, мәсәлән, элек ул алай итереп куелган,бу никах ние.Ни өчен бәя куелган,аерылган очракта,талак булган очракта, бу 3 мең сумны бернинди очракта да ир кеше алып кала алмый. Ул аны никах бүләге итеп бирде.

- Ярәшү көнендә кыз ягыннан кеше күп буламы?

- Кыз ягыннан кеше күбрәк була ярәшү көнендә,ир ягыннан сораучылар әзрзк баргач мәслихәт,чөнки ир ягы ясарга тиеш туйны.Ул үзенең туйга чакыра, ә бит туйга ир ягыннан кеше рөхсәт белән генә чакыра ала кыз ягы. Атап туйлар,уртак ике туй булырга тиеш түгел. Туй ир кешенең ние, ә никах хатын – кызның эше. Ә инде күрсәтеп бетерәсең килә икән туганына, менә без бер никахта булдык Казанда.60 лап туганын җыйган иде никахка,чөнки ул аны теге ир кеше я 60 кешене ияртеп бара алмый дип атала.

- Аннан соң хә туйлар бергә үткәрелә дә, баласы да, әнкәсе дә бер туйда утыра алмый бит инде.Шуның өчен никахка туганнарын дәшә.

- Әйе,менә бетте китте була шулай ул. Шушылай әйбәт,иң әйбәте. Кыз ягында чын олы никах, бу никах туе дип атала инде исеме дә. Ә инде теге туйны ничек ясыйсы килә, ир кеше.

- Менә бездә “кул сугу” дигән әйбер бармы ул?Шундый әйбер ишеткәнегез бармы?

- Ыыы,йола ул.

- Ни өчен болай дип атала ул?

- Менә болай дип әйтү,кул сорауны күчергәннәр кул сугуга. Кул сорарга килде әле...Менә кызыңның кулын сорарга килдем әле,дип әйткән сүздән.

- Менә ярәшелгән кыз яки аның әнисе кияү ягына ипи белән тоз Һәм ак төстәге (аклашу сүзе шуннан калган)сөлге,тастымал яки ашъяулык биреп җибәрмиме?

- Ярый, күркәм гадәтләргә керә.

- Егет ягында, туганнарны җыеп,шушы бүләкне күрсәтү, “сөлге котлату” гадәте сакланып калмаганмы?

- Егет ягында килен килгәч,килен котлату тиешле,киленне күрсәтү.Аны хәзер бик күп туйлар мәшәкать булды диләр дә, күрсәтмиләр.Төп киленне күрсәтү,аны таныштыру,мәсәлән,чит авылдан ди,күршеләрең белән таныштыру мәслихәт һәм тиешле дә.Ә аны эшләмиләр хәзер.Туй олы булды диләр дә,никах олы булды диләр дә, килен күрсәтү почти что юк. Ә менә мәсәлән элек теге урланган чагында да килен күрсәтү бар иде,ябышып чыкса да бар иде килен күрсәтү.

- Ярәшелгән кыз һәм егет үзләрен ничек тотарга,нәрсәләрдә тыелырга тиеш?аларны туганнары саклыймы?

- Аларның янында бу ярәштергән туганнары элекке вакытта,чөнки дошманнар булып төрле әйберләр беркетергә, мәсәлән, берәр җиренә инә кебек әйберләр кадарга мөмкин.Элеккеге вакытта шуңа саклаганнар,ә хәзер инде андый саклаулар юк.Ул әйберләр юк.Ә моны барыбер ярәшкән кызны сакларга тиешле.Кем булса да, әтисе-әнисеме,ир туганымы сакларга тиеш,чөнки ярәшелгән килеш ул никах укылмаган.ярәшелгән, ул инде бүтән бер ир кеше белән дә менә ул бит күрешергә тиеш түгел.Чөөнки ярәшелгән аннары ул иренә баргач,никахтан соң,ире рөхсәт бирсә күрешә кул биреп,ире ирөхсәт бирмәсә,үз абыйсы белән,ярый үз энеләре белән.Ә болай ярәшелгән кыз, менә шундый әйберләрдән туганнары аны сакларга тиеш.

- Туй үзе.Никах. Нәрсә ул “никах”?Аның нинди мәҗбүри шартлары бар?Никах нәрсә дигәнне аңлата?

- Никах бер-береңә егет белән кыз арасында Аллаһы Тәгалә тарафыннан беркетелә торган,аларны ир белән хатын дип саный торган бер мәслихәт җөмлә..Ә никахның үзе килеп чыккан Адәм галәйһиссәлам заманыннан.Никахсыз кеше берничек тә ир белән хатын була алмыйНикахны кыска гына догасы шушы кыз ир белән хатын дип атала алмыйлар һәм алар бергә яшәгән очракта да, зина кылу дип санала аларның бергә яшәүләре.

- Гражданский брак инде хәзерге?

- Менә ул зина кылу.Алар гражданский брак белән яшәсен,алар никах укытсыннар.Ә хәзер алар кайчандыр туй билгелиләр дә,шунда ук никах укыталар.Ә боларның күпме зина кылган.Ул гражданский гына ничек юып бетерә алалар.

- Никах ярәшүдән соң күпме вакыт узгач укыла?

- Ярәшкәннән соң күпме вакытта аларның байлыгы,мөлкәте куша.Берәр ел торырга да мөмкин.Ә син саклап торырга тиеш кызны шушы әйбәтлегендә сакларга тиеш.Син күпме аны шулай килеш саклыйсың икән,ул вакытта бит инде сирн аны дискотекага да җибәрмисең,бүтән егетләр белән дә очраштырмыйсың,чөнки ул ярәшкән,шуңа.Арасы санап куелмаган,ә саклау мәсьәләсе ничек була инде.

- Кем ягында үткәрелә?

- Ярәшүме?Ә никах? Кыз ягында.Төп никах кыз ягында.Кыз ягында булмаса, мәсәлән, шушы көнне туй да,никах та икән.менә монда инде мәслихәт ир ягында,чөнки никахтан соң туйны башлыйсың.

- Ничә кеше булырга тиеш никахта?Кемнәр?Туганнары гынамы?

- Туганнары гына,ә теге никахның үзендә бары тик хатын-кызның үз ягыннан свидетель,ир кеше ягыннан свидетель.Бер кунаксыз да мөмкин.Менә, мәсәлән, монда мәчеткә узгынчылар кереп укыта.анда ике свидетель,әти –әнисе – бетте.Бусы бит аның никах дип атала.Никах туе дип әйтелсә, мәҗлес белән була.

- Кайсы көндә үткәрелә инде?

- Иң әйбәте-җомга көн.Никахның көне ул,көннәрнең иң мәслихәте.чөнки Аллаһы Тәгалә ул көндә күп әйберләрне гафу итә.

- Никах ничә сәгать дәвам итә?

- Нәкъ никах үзе генә ул ярты сәгатьлек эш,үзе генә.Аның ярты сәгатьлек булырга тиеш вәгазе.Менә сиңа бер-берегезгә....

- Мулла нинди сүзләр сөйли?

- Менә, мәсәлән, ирнең бурычларын, хатынның ничек бурычлары,балага карата бурычлары,өйдәге алып бару бурычлары.

- Бүленәмени бурычлары?

- Әйе,әйе.!әрбер нинең үзенең яшәештә ир кешенең үзенә,хатын-кызның үзенә,балаларга карата,нигә карата.Ә барыбер хатын –кызны кимсетү йөзеннән бу йортта никахта белдерелергә тиеш.Йортның хуҗасы бер була,ике булмый. Ул була ир кеше.

- Егет белә кызның ризалыгын кемнәр сорый?

- Ризык белән никахта икесен дә имам сорый.

- Егет белә кыз никах табынында утыралармы?

- Утыралар.Хәзрәт янында никах укучының янында утыралар.

- Никах укылган вакытта капкаларны биклиләрме?

- Гадәттә йөрмәү хәерле,шуңа күрә капка бикләү хәерле.Никах укылганда кеше кереп-чыгып йөрмәскә тиеш.

- Никах суы дигән әйбер бармы?

- Минем ишеткәнем юк.

- Никах көнне кыз белән егетнең әти –әнисе бүләкләр бирәләрме?

- Бирәләр.

- Кемгә бирәләр?

- Кызның әти-әнисе егетнең әти –әнисенә бирә.Егет кызга бирә, әйттек бит инде.

- Яшьләрнең никахлашуы турында шаһәдатнамә биреләме?

- Бирелә.

- Кайчан бирелә башлады?

- Бу әйбер бирелә башлады менә аны бөтен имамнар тапшырмый гына.Нәкъ перестройка да бу таныклык барлыкка килде.Бу мәчет тарафыннан бирелә.Мәчеттә учеты булырга тиеш.Алар инде аның теге кайсы берсе әле кереп бетмәгән, кайсы берсе рәтләнеп бетмәгән,журналын алып бармый.Ә ул шушы көн белән мәчет ләр рөхсәт бирелгән көн белән бу таныклык ясалаынды.Бүген дә шулай ук.

- Никахтан соң егет кыз ягында кунарга каламы?

- Гадәттә алып китәргә тиеш.Инде раз ул анда калган икән, кала икән,бу калган очракта болар инде шуннан соң барыбер бергә яшиләр.Үзең дә канәгать,кыз китми икән,димәк,алар туйга хәтле берләшмәскә тиеш.Калгач бит ул берләшәләр.Ир белән хатын дип саналсалар да, алар ике йортта яшәгәч, шул килеш яшәргә тиеш.Үзләренең икесе дә зөфафлы килеш.

- Яшьләргә урынны кем җәя?Ничек итеп җәяләр? Бу кешегә бүләк бирәләрме?

- Менә борынгыдан ук калган гадәт,минем җәйгәнем бар.Син борнашта укыдыңмы?

- Юк,Апастан мин.

- Апаста укыдың син,әниең Борнашта укыды.Әлфия исемле,Кафил исемле иде ние,шуларга җәйдем ие.Аларның 3 уллары бар хәзер.

- Урынны җәеп, гадәттә бу йола урын җәйгәннән соң,ал бөтен әйберсен алдан хәзерләү бар,ал төстә. Гел алдан гына. Һәм инде бу урында ир бала аунату борынгылардан,чөнки беренче ир кеше үзе ир бала теләгән,шул очракта бу урын йоклаганнан соң инде аннары ир бала туган.

- Менә бүләк бирүгә килгәндә....

- Обязательно бүләк бирелә.Бүләк нәрсә инде ул?Сабын. Элек кызлар җәйсә-пудра биргәннәр.

- Никахның икенче көнендә мунча якмыйлармы?Менә кияү мунчасы дигән?

- Әгәр дә әлеге дә баягы алып кителгән очракта, әгәр дә кыз туйга кадәр нитми икән,ул аларның эле бергә яшәүләре ясалма була.Менә үзең дә,үзләре башта бергә яшиләр дә, аннары кабат туй көнне алырга баралар.

- Шул ук киткән өйдән кайтасың була ич инде.....

- Әйе, менә дөрес түгел.Үзе күренеш дөрес түгел,шуңа күрә алай эшләү ни..Лучше син инде никах туе ясамыйсың икән,никахны укыт.Менә чыга торган йортыңа,ир йортында,шуннан соң туй башлансын..Лучше..сине шушы никахка кадәр теге,сатулашып алсыннар.Ә егет йортында булсын ниең, ул очракта.

- Кияү мунчасын кем яга?Нинди сүзләр белән чакыра?

- Эй..кияү мунчасын..

- Мунчаны сакларга кирәкме?Нидән саклыйлар?Кем саклый?

- Мунчага гадәттә кереп бөтенләе белән теге ташларга борыч салулар булган,аннары соң ташка бөтенләе белән салкынайганчы су тутыру булган.Шуңа күрә ташка салкын су салалар,салалар да мунча булмый бит инде аннары..юына торган.Аннары шундый ни дә булган,менә яшьләрне мунчага кертеп җибәрәләр дә,тагы да яшьләр шулай ниткәннәр.Самовар куеп,чын кайнатып, коймак пешереп, “әйдәгез,чыгыгыз,чәй өлгерде”, дип.Алар әле кергән генә була мунчага,болар шулай самоварлар белән,чәйләр белән,ниләр белән,чакыра торган гадәт ләр дә булган.

- Менә кияү комагы дигән булганмы?

- Менә,менә ул яши.Кияү коймагына олы самоварлар белән шундый,аның күренешләре.Әле безнең заманда да алай эшләүләр бар иде.Күңелле күренеш ул бик тә.Тегеләр кереп кенә киткән,чишенмәгән дә,әле берсеннән берсе оялып кына тора, ә болар уже самовар күтәреп, чашка күтәреп,барган.

 

Туй.

- Туй никахтан соң ничә көн үткәч була?

- Менә никах белән туй арасы озак булмавы хәерле,чөнки берсеннән-берсе тору вакыты.Ә инде тормыш булмый икән,нишләтәсең инде.Шулай гайрәтең җитми икән..

- Туй ничә көн дәвам итә?

- Туй бер көндә бетәргә тиеш.

- Элек өч көнгә сузыла иде бит..Яш ьләр туе,картлар туе...

- Әйе,менә шулай өчкә сузалар иде шул.Менә әлеге дә баягы шул мөмкин кадәр исраф итмәскә кирәк,чөнки яшьләр туе җыю,ул әлеге дә баягы хәрәм утыртыла.яше,карты бергә,бертөрле туйны күрсен.Алып бару шуның хәтле оста булсын,яшьләргә гел менә шул тәрбия бирсен.3 мәртәбә, 4 мәртәбә шуннан да кереп калган инде авыз ачтырганда да.Башта олылардан авыз ачтыралар да,шунда теге кич белән шул табынга яшьләрне җыялар.Син олылардан ишетсен ул,чакыралар икән,шунда чакыр.

- Менә туй чыгымнарын егет ягы гына күтәрәме,әллә ике якка бүләләрме?

- Бу килешү.Менә ярәшкәндә килешүдә.Әгәр дә егет ягы,мин үзем туй ясыйм дисә,булды.Анда инде үзеннән үзе кыз ягы никах туе ясый булып чыга. Ә инде туебыз уртак булсын дип әйтсә,менә никах туен ясамый инде.

- Хәзер менә туйны икегә бүлеп үткәрәләр:60 кеше бу яктан,60 кеше бу яктан.

- Менә уртак итеп үткәрәләр,ә тегесе мәслихәтрәк.Туй мүҗлесенә шулхәтле җыйганчы,никах кыз ягында булып,теге кызыл туй ир ягында булгач, бик әйбәт.

- Шаһитләр итеп кемне билгелиләр?

- Туган тиешле менә,таныклыкка..

- Өйләнмәгән,кияүгә чыкмаганмы?

- Юк, юк,анда, мәсәлән, ирләр ир кешеләр никахта.Ирләр берәү булса шаһит,хатын-кыз икәү.Менә,мәсәлән,син кияүгә чыгасың,синең яктан кул куючы ир кеше булса,бер генә кеше.

- Кәләшкә киенергә кем булыша?

- Дуслары инде.Кыз туганнары.

- Ни өчен туйга кадәр аны кияү егет күрергә тиеш түгел дип санала?

- Ни өчен....ул сокланырга тиеш.Менә киенгәннән соң күргәннән соң бит инде бетә соклану.Ә аның соклануы бө тен уенда,фикерендә, кәлебендә ябышып калырга тиеш. Бары шундый. Бер күргән –бер гомер, дигән мәкаль дә менә шуннан килеп чыккан. Бер генә күрсен, ә ул ике күрү була киенгәндә дә күрсә.

- Туй күлмәген сатып алырга кирәкме яки башка кешедән алып торырга да ярыймы?

- Туй күлмәген ярый. Обязательно аның хәтле акча тотып.Ул гел куллана торган әйбер түгел.

- Менә баш киеме ни өчен үзеңнеке булырга тиеш?

- Баш киеме бит инде бөтен әйбердән дә чыга.Безнең менә маңгай чәчебез күрсәтү мәслихәт тиеш түгел хатын –кыз инде кияүгә чыгучы.Ә теге менә болай итеп салган ул.Б у әйбер инде баш киемендә менә фән белән аңлатканда ул нигә керә торган,куып чыгара торган.

- Балдакларны кем сатып ала?

- Егет кеше инде.

- Элек балдаклар алышу булганмы?

- Элек-электән егетләр балдак бирү булган, алай кыйммәтләп түгел күркәм гадәтләрдән.

- Нәрсәне аңлата соң ул?

- Бу инде үзенең ике бер төрле балдак белән үзләнеренең берсен-берсе җеп белән бәйләүләрен аңлата.Берсенә- берсе дөрестән дә яшәргә бертөрле булырга тиеш.

- Туй күлмәген дә егет алырга тиешме?

- Андый әйбер юк.Мондый әйбер юк.Ә инде болай тормыштан чыкканда,ни өчен егет алырга тиеш?Туй күлмәген бит егет күрмәскә тиеш бит.Димәк, син үлчәп алырга тиеш бит.Кигәч бит ул,соклану өчен үзе алган күлмәккә кабат соклана алмый. Ә аны хәзер егеткә, егеткә иттереп куялар. Менә һәрбер нәрсәне шулай уйлап барырга кирәк.

- Уйлап фикер йөртергә инде, әйеме?

- Әйе. Менә ни өчен син,тегесе ялган кылану була бит инде. Егеткә, егет алып биргән күлмәкне кигәндә күрсәтмәү – бу ялган була бит инде. Бу бер әйбергә дә сыймый. Синең үзең алган,үлчәп алган, мәсәлән теге кыз дустын алып кисә дә, ник син аның белән киңәшләшәсең?! Син үзеңә сылу булып күренергә тырышырга тиешсең.

- Туй машиналарына юлны ябалармы? Нәрсә сорыйлар?

- Менә ябу бар.Ул элек тә булган,атны бүлгәннәр яки кайвакытта шундый нилекләрен атларга сакчылар да куйганнар туй атлары янында, чөнки аның йөгәнен кичүләр булган. Шуңа күрә ул йола шул килеш калган. Ул йоланы, ул йола да дөрес итеп үткәрергә кирәк.Мәсәлән, туктатканнар икән, тагын аракы китерәләр дә бирәләр. Бер машина аракы төйиләр. Бу миңа хәерсез булсын, чәнчелсен, дип әйткән сүз була. Менә дөп- дөресен генә әйткәндә.Чәнчелеп китсеннәр болар. Эчсеннәр дә бөтенләй җүләрләнсеннәр,чәнчелеп китсеннәр. Бир инде син яки андый барлыгың бар икән, берәр сумлык акча,учлап бир күп булса. Инде бик бай икәнсең, аракы йөз сум икән, йөз сумлап бир,акчалата. Ни өчен син аракы бирәсең анда,машинага аракы куя.

- Ул үзе сатып алсын, ә син акча гына бир.

- Әйе, менә дөп –дөрес. Туйның аның бөтен әйберсен бик озаклап,менә бу сорауларны бик дөрес итеп ниткәннәр. Ни өчен аны кеше уйламаска тиеш?!Иң беренче уйларга тиеш харамыннан бигрәк,аракы ул – җүләрләндерүче. Шушы синең шушы аракыңны эчәр дә ул, хәзер барып көпчәгеңне тишәр исергәч. Син чәлпәрәмә килерсең.

- Менә егет килгән вакытта гына ябалармы, әллә кызны алып киткәндә генәме?

- Кызны алып киткәндә.

- Менә бу нәрсәне аңлата инде?

- Бер әйберне дә аңлатмый. Бе төрле аның бернинди кагыйдәсе юк.Ә аны гадәттә кызны алып киткәндә бик,нәрсәдән чыгып ябыла ул очракта.Тегендә әле кыз киенеп бетә, иркенлек кирәк, барганда аның бик үк гөнаһ түгел. Ә кызны алып кайтканда теге ндә икенчесе көтеп тора дип, фәлән җиргә барып җитәсе, шушында туктап вакытны уздырмас өчен, мәҗлестә тизрәк котылырга теләү өчен шулай итәләр.

- Менә кыз ягында төрле ярмалар, конфетлар, акчалар сибәләрме?

- Сибү бар, чөнки ярмалар сибү, ярманың үзен түгел инде бодай яки тишелә торган әйберләр. Тишелеп яшеллек бирә дигән ни белән риваять белән. Конфетлар бит нде төрледән, баллы булсын дип.

- Кәләш йортында кияү егетен ничек каршы алалар? Нинди каршылыклар коралар?

- Менә ул каршылыклар тоже хәзер рустан күчерелгән гадәт. Безнең динебезгә каршы ул. Чөнки без наоборот килүче кешегә юлны ачып торырга тиешбез кызны алырга килгәндә. Ә инде аның зирәклеген белү өчен урын –җирен аңа сатып бирергә. Менә бу егетнең зирәклегенә,аннан үзен эзләп табу.Бу аның зирәклеген дә,өйгә кергәч.Ә ишектә,ни саен...

- “Ишек бавы” җырларын җырлыйлармы?

- Җырлау ярый.

- Ишек бавы бер алтын...

- Әйе,безнең апа мең алтын. Анда ярый. Бу яшерүгә керә, ә менә теге баскычтан тотынып, менгәнче – бу да юл ябыклыгына керә. Менә аның бер әйбәт йоласы бар.Анда аяк рәсеме дә ясап куялар, шул ук вакытта ул шушы аяк рәсеменнән тиз генә менеп китәргә тиеш.Менә кагыйдә. Ә теге аны,аяктан һәр аяк эзе саен туктата.Бу бит киртә.Тормышына киртә кору.Ә тегесе аның,өйдәгесе эзләп табу.Нине дә сатып алу, чөнки урын –җир уртак җир менә җырларда да бар: өйләнгәч җиңеләя,икеңә бер юрган җитә. Менә шушы әйберне, бер юрган астына керүне аңлата.Моны сатып алырга ярый егеткә. Аннары кызны кадерле әйберне эзләп табарга тиеш ул аны.Алай –болай югалса. Ә тегесе аның менә бер үк әйберне ике төрле эшлиләр туйның ниендә.Барысын да акыл белән эшләргә кирәк,барысын да. Юлны ач. Менә кайбер алып баручылар,ни тамадалар, туганнарны ике якка тезеп бастыралар, алдан кертеп утыртмыйлар, ә егетләрне аларның аларның арасыннан кыз белән егетне үткәрәләр. Менә нинди әйбәт. Бу бик әйбәт.

- Таныштыру буламы инде бу?

- Юк, бу эле таныштыру түгел.Менә туйга килгән халык,берсе дә утырмаган,егет утырмыйча, ә тамада менә сез шушыннан керә башлыйсыз ди. Менә шушылар коридордан, ачык юлдан керәләр.Ә менә бу да шуңа бәйләнгән, узе аягыннан аякка басып менсенне куйган,үзе шуның аяк саен кискән. Киртә ясау ярамый.

- Кызның бирнә сандыгын ясыйлармы,сатып алалармы? Кияү егете өйгә кергәндә ул кайда торырга тиеш? Сандыкны саклыйлармы?

- Сандыкның өстендә шулай бер кеше утырып тору ни инде ул,борынгылар да утырганнар, чөнки сандык төбе –сары алтын, минем апа мең алтын,дип әйтеп кыз балаларны яки кечкенә энеләрен утыртып куйганнар инде.Элек, ну бу барыбер кыз аны хәзерләгән, бу- кыйммәтле әйбер.Шуның өчен сатып алырга ярый. Менә бусы да киртә түгел. Бу менә бөтен әйберне чын уйларга кирәк инде. Киртә түгел нәрсә: урын- җир сатып алу, кызны эзләү-алар киртә түгел. Менә бу баскыч саен нитү,мендерүләр- киртәгечләр.

- Сандыкның бәясе аның аның почмаклары санына бәйле буламы?Андый әйбер бармы?

- Мондый әйберне белмим.Алай..,менә ул бала гына утырырга может, бала ул пәке генә сорарга может,ә бит ул да сатып –алу була. Ә инде олырагы булса, миңа йөз сум акча бир, дип әйтер.Ул аның сатучысы шушы сандык өстендә утыручы була инде. Аның, ә үзе сорый икән, аның бернинди гөнаһысы юк.Чаты саен йөз сум акча бир.Аның гаебе юк.

- Бирнә ничә яшьтән әзерләнә башлый, кем әзерли?

- 13яшьтән. Әниләре әзерли башлый.

- Менә ничә мендәр, юрган,матрас булырга тиеш?

- Мендәр инде пар булырга тиеш, алып барырга тиеш. Үзенең башын куяр өчен, хәләленең башын куяр өчен, ике мендәр хәзерли инде.

- Кәләш кияүнең туганнарыннан кемнәргә бүләк әзерләргә тиеш?

- Кияүнең туганнарыннан әтисе- әнисенә,бертуган туганына гына,бер карында туучыларга гына. Ул хәзе күчерделәр инде бар икән карт дәү әни, дәү әти, аларга тоже кирәк.

- Бергә торсалар мы яки аерым торсалардамы?

- Аерым торсалар да. Дәү әни, дәү әти, әби,бабай дип әйтелә инде,алар әһәмияткә ия кешеләр. Ә инде теге менә җизнәсенә,менә әллә кеменә, алай бу инде очсызга китү, әйбәт түгел,күркәм түгел. Ихластан булган бүләк карындаш т уганына гына бирелергә тиеш. Ә бит карындаш булмаган туган түгел бит инде ул аның җизнәләре.

- Кәләш туган йортыннан чыккан вакытта берәр төрле тыюлар, сынамышлар бармы(артка борылып карарга ярамый..)?

- Юк, борылып карарга ярамагач хәерле инде ул,ә болай йола буларак кына.Алай Аллаһы Тәгалә “ И раббым бу йортларга хәләлең белән булачак балаларың белән һәрвакыт килеп йөрергә насыйп ит”, диләр.Ул йорт минем нигезем булып,үземнең соңгы көнемә кадәр,онытмый торган нигезем булып калса иде. Шундый иң яхшы теләктә, чөнки ул синең туган нигезең.

- Хәзерге вакытта кәләш кияү йортын киендерергә тиешме?

- Хәзерге вакытта киендермиләр, ә гадәттә истәлек итеп, кияү йортында тормыйлар да бит инде алар,чыгып китәләр. Бер әйбер калдыру мәслихәт.

Күңелле түгел менә шушыларны элеп калдыр инде син.Аңардан гына бөлмәссең дә, үзеңә чыкканыңа.Менә ниндидер үзеннән-үзе ямьсез ул. Менә кешедән әйтә алмыйм, үземнең сеңлемнең,инде хәзер оныклары 4 яшендә.”Сез безнең йортта торачак түгел,- дип – бер әйбер дә элмәссең инде ярар”, диде. Сеңел шулай әйтте. Менң үзләренң йорты бар,квартир бар иде инде безнең,әле дә булса берни элгәне юк киленнең.

- Ярыймы?

- Үзләре элсен,Айрат алсын да, элсен, ди. Үзләренең кызларына инде өч яшь. Менә матур түгел дигәнне әйүем инде минем. Күңелле түгел. Дөрес, сеңел үз теләге белән элдермәде,икенче өйдә яшәячәксез, дип. Үзенең өенә, алар сразу шушы өйдә яши башладылар.Сеңел җиткерү белән элеп куйган иде, пәрдә теге кара ни. Юк. Менә үзеңә карап.Ул тиеш дип әйтеп әйтү дөрес түгел, күңелсез ул.

- Йола үтәү бит инде ул...

- Йола үтәү. Мин инде әйттем иде:” Менә,Элвира, син, балам, менә кухнясына әниеңнекенә дә эл, сеңлем ягы булып түгел, үзем яратам мин нине барыбер,шундый иттереп.Элеп калдыр кухнясына,кухня тәрәзәсе кечкенә генә,шәһәрләрдә теге мондый гына тәрәзәлә кухнялар бит. Менә боларның да шундый гына. Шуңа күрә бик матур бер әйбер элеп калдыр,әниең шулай иттереп Эльвираныкы дип әйтер дип, әйткән идем дә, ул аны кайткан юк,күптән инде туена гына кайткан идем. Анысын сораганым юк сеңелдән.Апа беләсеңме безнең Эльвираның челтәр элгәне юк, өйләре челтәрсез тора, шундый күңелсез, ди.

- Жалюзи элгәндер?.

- Жалюзи гына куйган инде.

- Бернинди матурлыгы юк шуның, өйнең яме юк шундый.

- Ул үзе бизәми ничектер. Айрат алмый дип әйтә, ди.

- Хатын – кыз эше бит инде ул...

- Мәйтәм булмаса, үзеңнен өең бит инде, өч ел тордылар бит инде. Минем дә, әйдә, Айрат, челтәр алыйк дип, барасым килми инде, ди.Ник теге вакытта син дә әйтмәгәнсең икән, ди.Ник элмәгәнбез икән, ди.Пока өй өлгергәч. Өч бүлмәле квартир, тәрәзәсе шактый була бит инде. Менә шундый әйберләр.

- Кәләшне кияү йортында ничек каршы алалар? Нәрсә каптыралар? Икесенә дәме?

- Икесенә дә. Гадәттә мендәргә гомер буе, бу мең еллардан бирле ниткән ак мендәргә бастыру мәслихәт. Ә монда инде кәләш басу булырга тиеш. Үзе ген әбасып, бүтән кеше басмаслык итеп тизрәк үзенә алып, кыстырырга тиеш. Аны эшли алмыйлар, узалар да китәләр мендәоләреннән. Уздырмаска кирәк. Синең эзеңне ник







Дата добавления: 2015-09-07; просмотров: 3684. Нарушение авторских прав; Мы поможем в написании вашей работы!



Шрифт зодчего Шрифт зодчего состоит из прописных (заглавных), строчных букв и цифр...

Картограммы и картодиаграммы Картограммы и картодиаграммы применяются для изображения географической характеристики изучаемых явлений...

Практические расчеты на срез и смятие При изучении темы обратите внимание на основные расчетные предпосылки и условности расчета...

Функция спроса населения на данный товар Функция спроса населения на данный товар: Qd=7-Р. Функция предложения: Qs= -5+2Р,где...

Сущность, виды и функции маркетинга персонала Перснал-маркетинг является новым понятием. В мировой практике маркетинга и управления персоналом он выделился в отдельное направление лишь в начале 90-х гг.XX века...

Разработка товарной и ценовой стратегии фирмы на российском рынке хлебопродуктов В начале 1994 г. английская фирма МОНО совместно с бельгийской ПЮРАТОС приняла решение о начале совместного проекта на российском рынке. Эти фирмы ведут деятельность в сопредельных сферах производства хлебопродуктов. МОНО – крупнейший в Великобритании...

ОПРЕДЕЛЕНИЕ ЦЕНТРА ТЯЖЕСТИ ПЛОСКОЙ ФИГУРЫ Сила, с которой тело притягивается к Земле, называется силой тяжести...

Понятие и структура педагогической техники Педагогическая техника представляет собой важнейший инструмент педагогической технологии, поскольку обеспечивает учителю и воспитателю возможность добиться гармонии между содержанием профессиональной деятельности и ее внешним проявлением...

Репродуктивное здоровье, как составляющая часть здоровья человека и общества   Репродуктивное здоровье – это состояние полного физического, умственного и социального благополучия при отсутствии заболеваний репродуктивной системы на всех этапах жизни человека...

Случайной величины Плотностью распределения вероятностей непрерывной случайной величины Х называют функцию f(x) – первую производную от функции распределения F(x): Понятие плотность распределения вероятностей случайной величины Х для дискретной величины неприменима...

Studopedia.info - Студопедия - 2014-2024 год . (0.035 сек.) русская версия | украинская версия