Студопедия — Сабан туе
Студопедия Главная Случайная страница Обратная связь

Разделы: Автомобили Астрономия Биология География Дом и сад Другие языки Другое Информатика История Культура Литература Логика Математика Медицина Металлургия Механика Образование Охрана труда Педагогика Политика Право Психология Религия Риторика Социология Спорт Строительство Технология Туризм Физика Философия Финансы Химия Черчение Экология Экономика Электроника

Сабан туе






- Менә сезнең авылда сабан туе алдыннан нинди этаплар үткәрелә иде?

- Бүләк җыюлар бар иде инде.Бүләк җыйган вакытта,хәленнән килгәнчә, яшь киленнәр сөлгеләр бирәләр ие, чиккән яулыклар бирәләр ие. Алай карт-коры ашъяулыгы бирә иде инде.

- Менә шул сөлгеләрне, сабан туйга бүләкләрне кемнәр җыялар иде?Нинди формада?

- Алар яшьләр, гармун белән, җырлашып,зур итеп,биеп, бик күңелле итеп, урам буе йөриләр иде.Бик күңелле була иде элгәреге сабан туйлары.Аннары икенче көнне сабан туена ат белән барыла иде.Атны матур итеп бизәп, яшьләр гармун белән җырлап, җырлашып, матур итеп, сабан туена барыла иде Апаска.

- Ә менә иртәгә бәйрәм дигән көнне авыл картларынң зиратка бары намаз укулары булганмы?

- Ансын бер дә,җаным, җалганный алмыйм, чамалый алмыйм, белмим укыганнарын, укымаганнарын.

- Менә мәйданда нинди уеннар оештырыла иде?

- Мәйданда анда көрәш тә була, җыр-бию дә була,сәнгать ниләре дә була бик күңелле.Ат чабышы була, балалар уеннары....

- Нинди уеннар үткәрелә иде?

- Балалар уеннары...ни теге капчык сугышлары- бөтенесе, бөтен уеннар да була иде. Бик күңелле бик..аннары теге әйләнә торган...нәрсә соң әле ул?..

- Карусельмы?

- Карусель дип аталмый иде ул...Бездә бик матур була иде инде. Бик күңелле була иде инде. Ә кайткан чагында инде, тәмамлагач, көрәшләр беткәч, халык тарала башлагачтын, кайткан чагында гармуннар уйнап, кичке уенга чыгыла иде. Яшьләр бик матур, бик күңелле була иде.

- Менә сабан туйдан соң туганнарның, бер-берсенең йортына кереп, бәйрәм белән котлашып йөрүләре булганмы соң?

- Алары бар иде инде. Бәйрәм белән һәрбер йортка керсәң дә, бәйрәм белән, дип әйтелә иде.

- Ә яшьләрнең кичке уеннары нинди формада үтә иде? Шушы сабан туе урынында үтә идеме инде ул?

- Сабан туе ниендә дә, авыл ниендә үтә иде әнә. Таллыкта, шунда.Аннары соң прулкаларда. Клуб ачылса, клубка барыла иде инде. Бик күңелле, бик әйбәт була иде.

- Менә сабан туе өчен махсус ризыклар, эчемлекләр әзерләнә идеме?

- Сабан туе өчен, җаным, кем әйткәндәй, элгәре шул чуашларның әчегән кыярлары, кәбестәләре бар иде инде. Була иде инде сабан туенда. Ач карынга утырмый идек инде. Бик күңелле була иде инде.

 







Дата добавления: 2015-09-07; просмотров: 495. Нарушение авторских прав; Мы поможем в написании вашей работы!



Шрифт зодчего Шрифт зодчего состоит из прописных (заглавных), строчных букв и цифр...

Картограммы и картодиаграммы Картограммы и картодиаграммы применяются для изображения географической характеристики изучаемых явлений...

Практические расчеты на срез и смятие При изучении темы обратите внимание на основные расчетные предпосылки и условности расчета...

Функция спроса населения на данный товар Функция спроса населения на данный товар: Qd=7-Р. Функция предложения: Qs= -5+2Р,где...

Сосудистый шов (ручной Карреля, механический шов). Операции при ранениях крупных сосудов 1912 г., Каррель – впервые предложил методику сосудистого шва. Сосудистый шов применяется для восстановления магистрального кровотока при лечении...

Трамадол (Маброн, Плазадол, Трамал, Трамалин) Групповая принадлежность · Наркотический анальгетик со смешанным механизмом действия, агонист опиоидных рецепторов...

Мелоксикам (Мовалис) Групповая принадлежность · Нестероидное противовоспалительное средство, преимущественно селективный обратимый ингибитор циклооксигеназы (ЦОГ-2)...

Методика обучения письму и письменной речи на иностранном языке в средней школе. Различают письмо и письменную речь. Письмо – объект овладения графической и орфографической системами иностранного языка для фиксации языкового и речевого материала...

Классификация холодных блюд и закусок. Урок №2 Тема: Холодные блюда и закуски. Значение холодных блюд и закусок. Классификация холодных блюд и закусок. Кулинарная обработка продуктов...

ТЕРМОДИНАМИКА БИОЛОГИЧЕСКИХ СИСТЕМ. 1. Особенности термодинамического метода изучения биологических систем. Основные понятия термодинамики. Термодинамикой называется раздел физики...

Studopedia.info - Студопедия - 2014-2024 год . (0.01 сек.) русская версия | украинская версия