Студопедия — Яңгыр боткасы яки яңгыр ашы
Студопедия Главная Случайная страница Обратная связь

Разделы: Автомобили Астрономия Биология География Дом и сад Другие языки Другое Информатика История Культура Литература Логика Математика Медицина Металлургия Механика Образование Охрана труда Педагогика Политика Право Психология Религия Риторика Социология Спорт Строительство Технология Туризм Физика Философия Финансы Химия Черчение Экология Экономика Электроника

Яңгыр боткасы яки яңгыр ашы






- Ә менә хәзер яңгыр боткасы яки яңгыр ашына килгәндә, кайчан һәм нинди максат белән үткәрелә иде ул?

- Менә яңгыр яумаса, кызым, яңгыр боткасы ясыйлар иде инде. Яшьләр әүвәл әнә ризыкларны җыеп, пешереп үзләре, ашап шунда чыгалар иде. Яңгыр боткасы ясап.

- Бөтен авылдан җыела иде инде әйбер?

- Ыыы,бөтен авылдан җыялар иде инде. Кемнең кем булуына карамыйлар иде ул вакытта. Ул вакытта бертөрле сүз дә юк иде. Хәзер сибеп карале менә..

- Менәнинди дә булса, махсус сүзләрне хәтерләмисезме?Яңгыр теләп әйтелә торган сүзләр булгандыр инде ул?

- Эй белмим,белмим анысын,башым эшләми, кызым.

-Ә менә аштан, боткадан калган сөякләрне ни өчен ташларга ярамый? Кая куясы?

- Гөнаһысы була диләр инде.Аны җиргә дә күмәргә диләр, только ташламаска, эткә бирмәскә диләр..Шул...

- Менә әлеге йоланың файдасы тигәнме?

- Тигән инде,тимичә түгел. Менә әйтеп торам бит, чичи буена гына барып кайтсаң да, шул теләк кабул була дип.Шул хатыннар кайтып җиткәнче, яңгыр ява башлый иде. Булгандыр инде, булмаса, андый әйбер булмас иде.

- Менә хәзер үткәреләме соң ул йола?Үткәрелгәне бармы? Менә былтыр бик кызу иде, яңгыр булмады...

- Юк, ул елны үткәрмәделәр шул.

- Моны оештырып торучы кеше юкмы инде?

- Оештыручы юк. Яшьләр булса, хәзер дуылдатып аталар. Хәзер ярамый кешегә...

- Ыыы,рәхмәт..

Татарстан Республикасы

Апас районы, Апас авылы,

18 август 2011 ел.

Информант: Гыйниятова Лена

Әгъләметдин кызы, 1937, Әлмәндәр.

 

Трек № 11 Татарстан Республикасы

Апас районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Бикчәнтәева Р. Р.

 

 

Уенлыклар

- Менә яшь чагында сез нинди түгәрәк уеннары уйный идегез?

- Яшь чагында без “ Зәлидә” әйтә торган идек, “Чума үрдәк, чума казлар “ уйный идек.Менә бит ул “ Наза “ ны да әйтә идек, Менә күз бәйләшләренә кадәр уйный идек бит, җаным, без.

- Менә бу уеннар кайда үткәрелә иде һәм кайсы вакытта?

- Бу уеннар, җаныкам, урамда, Зәлидәне түгәрәккә әйләнеп,уртага егет белән кыз чыгып, такмак әйтеп,әйләнә идек инде.

- Аннан соң менә “ Наза “ уены “ ул безнең төбәктә генә очрый икән.Менә “ Наза “ уены белән таныштырып китсәгез иде. Уен тәртибен.

- Бу “ Наза” менә шул тоже инде басалар тезелешеп тә инде.Аллы- артлы егет белән кыз.

Наза, наза,

Наза наласаларда

Йөрәгемә файда була,

Гармун уйнасалар да.-

дип, шул егет белән кыз, бергә тотынып әйләнеп, урынга басалар иде инде.

- Ә менә гармунчыга атап әйтелә торган такмаклар бар идеме?Истә калмаганмы андыйлары?

- Менә ансын әйтә алмыйм.Хәтерләмим, җаныкам. Башым эшләп бетерми.

- Менә Зәлидә уены турында тулырак итеп сөйләгез әле..

- Зәлидәне ничек әйтим...Зәлидә ул урамда һәр көнне,һәр кичне уйнала торган уен иде ул. Зәлидәгә чыгабыз дип киченнән үк хәстәрләнә идек.Бөтен яшьләр җә әнә таллык буенда, җә прулкыда үтә иде.Клуб ачылган дәвердә, клубта уйный идек. Бик күңелле, түгәрәкләнеп, әйләнеп, җыр беткәчтен, кыз белән егет әйләнеп, бик матур гына була иде, бик матур үтә иде ул вакытта. Бик күңелле була иде ул вакытта.

- Ул вакытта клублар эшли идеме соң әле?

- Бар иде, бар.Безнең заманда бар, бар.Безгә булды, җаным.клубларда булды,әйбәт булды.Ул завклуб менә Хәят тәтәң,сезнең Апасныкы, завклуб булып торды.Менә ул вакытта бик күңелле булды. Концертлар, театрлар була иде. Бик күңелле була иде. Аннары Гөлкәбирә апа, тормышка чыкканчы бик күңелле итеп һәр вакытта ачып куя иде, театрлар куя идек. Ул Гөлкәбирә апа заманында ук театрларга нитә идек, җыела идек. Аннары апа нигәч, апа белән.Апа безнең һәрвакыт театр куеп йөрде. Апа белән дә гел йөри идек театрда.

- Кичке уенга ничә яшьтән чыга башлыйлар иде?

- Кичке уеннарга укыган вакытларда алай клубка да кертмиләр иде. Безне шул әтиләр, әти инде мәрхүм җан,алып кереп,э скәмия астына гына яшерә иде.Хәзерге кебек клубларга йөртмәделәр укыганда. Ә җидене бетергәч,чыктык.Клубка да, Зәлидәгә дә чыктык. Бик күңелле була иде безнең заманда.

- Хатирәләрегезне яңартканыгыз өчен рәхмәт сезгә!

 

Татарстан Республикасы

Апас районы, Апас авылы,

18 август 2011 ел.

Информант: Гыйниятова Лена

Әгъләметдин кызы, 1937, Әлмәндәр.

 

Трек № 12 Татарстан Республикасы

Апас районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Бикчәнтәева Р. Р.

 

Бәетләр һәм мөнәҗәтләр

- Бүгенге сөйләшүебез бәетләр һәм мөнәҗәтләр турында булыр.Шәһидә апа, сез бәетләр, мөнәҗәтләр белән кызыксынасызмы? Аларны җыю эше белән шөгыльләнәсезме?

- Бәетләр, мөнәҗәтләр индеалар хәзер дин һаман да күтәрелә, һаман да алга бара. Табыннарга, ашларга барабыз. Шулай ашларга йөрибез. Ашларга йөргән чагында олырак кешеләрдән ишетәбез инде мөнәҗәтләр, аларны бик тиз генә хәтергә калдырып булмый,тизрәк теркәп куябыз. Шуларны үзебез дә әйтергә тырышабыз.

- Менә хәзерге вакытта мөнәҗәтләр һәм бәетләр ниндидер вакыйгага булса да багышлап чыгарыламы ул? Нәрсәдән чыгарыла?

- Мөнәҗәтләре ни вакыйгага түгел.Ул Аллаһы Тәгаләдән үзеңә ярдәм сораган шикелле. Дә була инде ул. Аллаһы Тәгаләгә табынган шикелле дә була ул. Алланың берлегенә ышанган шикелле дә була инде ул. Анысы шулай..Ә бәетләр алар нинди дә булса вакыйгага туры килә. Кайсысы инде бик каты кайгы-хәсрәттән,кайсысы бик якын туганын югалта, баласын югалта. Менә шундый вакыйгага бәйле рәвештә бәетләр чыгаралар инде.Күбесенең бәетләрен чыгарганда,туганнары чыгарган була инде,туганнары була. Йөрәк әрнүенә,сагышына чыдый алмый чыгарылган була.

- Менә алар басылып чыгамы матбугатта?Яисә авылда гына тараламы?

- Матбугатта басылып чыга ул.Матбугатта чыкмаса ул,вылда таралып бетә алмый.

- Менә ниндидер фаҗигале вакыйга булганна соң озак тормый чыга инде ул әйеме?

- Менә район гәҗитендә басылып чыккан бәетләре җыеп куйдым, җыя бардым. Ул һәрбер бәет инде чыга матбугатта. Менә “ Ядкәр бәете “ дигәне, аның Карамасар дигән Апас районының Карамасар дигән авылы егете иде ул.

- Сез үзегез таныш идегез инде?

- Таныш идек шул..Без яшь чагында инде ул. Ул Апаста баянчы булып домкультурада эшләде.Ризаетдин дигән бер кешеләрдә квартирда торды.Ул Ризаетдин дигәне концертны алып баручы иде. Шул Ризаетдин абыең ул Ядкәрдән олырак иде.Балта белән шуны үзенең өендә чабып үтергән. 19 яшендә шул егет, менә чабып үтерде шуны. Нәрсә өчен икәнен, сәбәбен алай...

- Кулга алындымы соң? Расландымы аның гаебе?

- Кулга алынды. Утырды төрмәдә.Төрмәдә утырганнан соң, ул Апаска кайтып күренмәде.

- Шул бәет белән таныштырып китегез инде..

- Шуны укыйммы бөтенесен?

- Әйе, әйе.

- Үлеме кызганыч,үлеме яшьлек хәл

Түзә алмадым,еладым.

Ядкәр исемле бәхетсез егет

Сиңа бәет чыгардым.

Ата-ана ничек түзә?!

Мин түзмәдем йөрәккә,

Риза ахмак шул яшь җанны

Үтердең ни кирәккә?!

Кулына үткен балта алып,

Китереп сукты башыма,

Әткәй –әнкәй туганнарым,

Бар да килде каршыма.

Башыма балта белән сукканда,

Атылып чыкты каннарым.

Әткәй-әнкәй сезне күрми,

Шунда ук чыкты җаннарым.

Хыялым да гына калды

Менү биек үрләргә

19 яшьтә ничек китеп

Керим салкын гүрләргә.

Апасымның урамнарын

Аз гына буйламадым.

Риза абый үтерер дип

Һич кенә уйламадым.

Тормышка мин гашыйк идем,

Үләсемне белмәдем.

Харис абый,нигә син дә

Минем белән кермәдең?!

Бу Харис абый дигәннәре, үзләренең Карамасар авылы кешесе булган инде.Моңардан 3-4 көн алда гына үлгән булган.

 

Минем белән кермәдең?!

Әткәй –әнкәй еламагыз,

Ходай бирсен сабырлык.

Нинди начарлык эшләдем

Балта белән чабарлык.

Әнкәй тора баш очымда,

Туганнарым янымда.

Риза абый үтерер дип,

Уйламадым һич кенә.

Әни бәгырем,елама,

Күзләреңне бетермә,

Риза абый, мин яшь әле,

Зинхар өчен үтермә.

Карамасар тавыннан

Менәр микән атларың

Әнкәй,бәгырем,көтмә инде,

Кайтмас синең Ядкәрең.

Әнкәй ашың пешкәндер,изелгәндер

Газиз балам кайтмый диеп,

Үзәгең өзелгәндер.

Әнкәй ашың пешеп чыккач,

Балаларың җыелыр.

Алар булып,мин булмагач,

Канлы яшең коелыр.

Рәшәткәләр куйдырыгыз

Каберем өсләренә

Әнкәй бәгырем,риза булса

Имезгән сөтләренә.

Миннән калган җырларымны

Дускайларым,җырлагыз.

Гомерегез озын булсын.

Минем кебек булмагыз.

Менә шундый бәет.

- Бу ничәнче елгы булган вакыйга инде?

- Бу инде без мәктәптә укыган чакта булган иде инде.... Аннан тагын менә икенчесе, үзебезнең күрше Әнәле авылы кызы иде инде ул, Чаллыда яшиләр иде.1997 нче елның 5нче декабрендә Чаллыдан туйга кайтканда,бәрелеп үлде бу кыз, Зөһрә исемле кыз.Аңарга инде үзенең әнисе чыгарган бу бәетне.

 

Кызыбыз туды, зур шатлык,

Исемен куйдык – Зөһрә.

Хәзер аны бер күрергә

Үзәгебез өзелә.

Зөһрә кызым, бәгырькәем,

Күзгә күренеп,тиз үстең.

Әллә инде шуңа күрә

Бу дөньядан тиз киттең?

Син кайта, дип, алтын алмам,

Казлар куйдым мин пичкә.

Тик үле гәүдәң кайтыр, дип

Уйламадым мин һич тә.

“ Кызым, бәгырем, Зөһрә! “диеп

Әтиең елап ята

Хәсрәткә түзә алмагач

Чыгып утыннар вата.

Зөһрә, бәгырем, хәсрәтең

Йөрәгемне көйдерә.

Синнән калган туганнарың

“ Апа! “ диеп тилмерә.

Ачы хәсрәтләргә салып

Ник киттең соң,багалмам?

Үзеңнең дә тилмерешеп

Калды бит ике балаң!

Тумачи әниең елый,

Шәһит киткән җан, диеп.

Мин елыйм ходайдан сорап,

“Зөһрә янына ал! “ диеп

Үскән чакта үстегез сез

Бишегез бергә тәгәрәп

Җәннәтләргә керсәк иде

Барыбыз бергә, бергәләп.

Син кайтасың, дип, бәгырем,

Кабартмалар пешердем

Үлгәнлегеңне ишеткәч,

Кулларымнан төшердем

Ашларыңны уздырырга

Туганнарың җыелды.

Алар булып, син булмагач,

Күземнән яшь коелды.

Бакчалардан карап торам

Зират ягына таба.

Зөһрә, бәгырем, син юк, диеп

Күземнән яшьләр ага.

Эшләмичә тора алмадың

Кунакка килгәндә дә

Бу хәсрәтләр онытылмас

Гүрләргә кергәндә дә.

Кая барсаң да ашыктың,

Күп булган шул эшләрең.

Синең ачы хәсрәтеңнән

Тора-бара нишләрмен?!

Безнең өчен бигрәк авыр

Кызарып таңнар ату.

Сагынабыз сине, кызым,

Мөмкин түгел аңлату!

Менә бәетләр чынлап та якыныңны югалткан чагында туа торган әйбер инде ул,бик авыр якыннарны югалтырга.

- Менә мөнәҗәтләргә килгәндә..

- Мөнәҗәтләр инде алар кешедән кешегә күчә инде.Олы кешеләрдән ишеткәнне җырлыйбыз инде.

- Менә сездә нинди мөнәҗәтләр саклана?

- Менә шулай колакка кергәннәрне язып куям инде.Үзем атап чыгарган мөнәҗәтләр юк инде.

- Кемнең мөнәҗәтләре?

- Әниемнеке,менә әниемнең мөнәҗәтләре болары бу. Бөтенесен әйтеп чыгыйммы инде?

- Җырлап күрсәтегез инде.

 

Тубый агач яфрагыннан

Идрис Нәби хөллә кисә.

70 төрле хөллә кисә

Яфракларда даем үсә.

Атамның былбылы идем

Анамның бер гөле идем

Киттем мәңгелек җирләргә

Рәхим кыл я рәсулулла.

Эх дусларым, беләсезме

Күктә Гайсә пәйгамбәр бар

Үзебез- мөэмин,динебез – ислам

Шөкер ана кылырлык бар.

Өстәлләрдә төрле ләззәт

Боларны хәзерләүчегә

Ходай кылсын инде рәхмәт.

Төрле –төрле тәгам җыйдык

Бу хуҗаның түрләрендә

Нурлар булып балкып торсын

Кыямәт көн гүрләрендә.

- Хәзер үземнең тәтәемнең бер –ике бар истә калган.

 

Әйтик мөнәҗәт

Ходайны берләп

Иблис йөрмәсен

Безне җәберләп.

Әйтик мөнәҗәт

Калебләр уянсын.

Иман нурына

Йөзебез буялсын.

Газиз туганым,

Бел син кадеремне

Кочып еларсың

Беркөн каберемне.

- Менә монысы шундый...Хәзер,тагын

 

Әй раббым, диде муса

Миңа җәннәт булыр микән?

Сиңа җәннәт булыр, Муса,

Атаң-анаң разый булса.

Әй раббым, диде Муса

Миңа җәннәт булыр микән?

Сиңа җәннәт булыр, Муса,

Күршеләрең разый булса.

Әй раббым, диде Муса

Миңа җәннәт булыр микән?

Сиңа җәннәт булыр, Муса,

Кыз кардәшең риза булса.

Әй раббым, диде Муса

Миңа җәннәт булыр микән?

Сиңа җәннәт булыр, Муса,

Кылган изгелегең булса.

 

- Хә тагын берсе монда. Сабыр төбе-сары алтын, диләр бит инде..Сабыр итәргә кушкан дин.

 

Сабырлык сагышның башы

Сабырлыктыр күңел хушы

Сабырлыктыр иман нуры

Сабырлык бирсен Тәгалә Аллам.

Сабырлар җәннәткә керер

Аллаһның рәхмәтен күрер

Сабырсызлар җәһәннәмдә

Сабыр бирсен Тәгалә Аллам.

Түзә алмый йөрәк сыза

Күзләрдән яшьләр коела

Сабыр кирәк барчабызга

Сабырларны Аллаһ сөя.

Сабыр итик, сабыр итик,

Сабыр итми нихәл итик.

Сабырлыкның әҗерләрен

Бер Ходайдан өмет итик.

Сабыр иткән бәндәләрне

Шаһитлардан санаганнар

Сабырлыкның савапларын

Китаплардан караганнар.

Изге гамәлләр кылмасак,

Җанга дәва таба алмабыз.

Тик соңыннан үкенербез,

Кайтып тәүбә кыла алмабыз.

Үлем дигән ачы дару

Берүә дә татымый калмый

Үлем угы туры кадый

Берәү дә котыла алмый.

Илаһи хәсрәтем авыр

Көеп яна йөрәк бәгырь

Нихәл итим икән сабыр

Сабырлык бир Тәгалә Аллам.

-Җитәме? Тагын укыйммы?

Бер мөнәҗәт укыйм сезгә,

Кардәшләрем, тыңлагыз.

Алла хакы, Алла бөек,

Берүк шуны аңлагыз.

Йокыгыздан торган чакта,

“Бисмилла” әйтеп торыгыз.

Шул чагында гел уңышлы

Булыр гомер юлыгыз.

Иңебездә фәрештәләр

Саклап йөрсен һәммәбезне.

Алла үзе яраткан бит

Җирне, суны, күгебезне.

Бер Ходаем ярлыкасын

Балаларны, үзебезне.

Изгелекләр кирәк булыр

Сират күперен кичкән чакта.

Бер тереклекне яраткан

Бер Ходаем, газиз Аллам.

Иманлы булып яшәгән

Әти-әнием,әби-бабам.

Кул күтәреп дога кылыйк,

Вафат булган туганнарга.

Ислам динен өйрәтик без

Үзебезнең балаларга

Белеп яшик, кардәшләрем,

Дөньялыкның кадерләрен.

Иман белән яктыртыйк без

Мәрхүмнәрнең каберләрен.

Җир йөзендә бар табигать

Килә Алла тарафыннан.

Бер Ходаем, үзең сакла

Явызлардан,ялгышлардан.

“Бисмилла” әйтеп эш башласак,

Уңай булыр бар эшебез.

Намаз укып дога кылыйк,

Озын булыр гомеребез.

Саклый күрсен һәммәбезне

Тзүфыйк фәрештәләре.

Өебезне бизәп торсын

Коръән, аять сүрәләре.

Ходай безгә бәхет бирсен,

Илләребез тыныч булсын.

Һәр көнебез, тормышыбыз

Иман белән тулып торсын.

- Җитеп торамы?

- Әйе.Сездә теркәлгән, әниегез әйткән мөнәҗәтләр, сезнең тарафтан саклана дигән сүз инде.

- Сакларга инде, саклыйсы килә.Хәзер бигрәк тә кулга аласы иде инде аларны.

- Олыгая барган саен кадерлерәк була бара инде сезгә...

- Эй шулай,җаным, шулай. Динне тотып бик башкара алмасак та инде, барыбер тырышабыз инде югалтмаска, сакларга.

- Рәхмәт сезгә!

 

 

Татарстан Республикасы

Апас районы, Апас авылы,

18 август 2011 ел.

Информант: Гыйльфанова Шәһидә

Миясәр кызы, 1954, Дүртиле.

 

 

Трек № 13, 14 15 Татарстан Республикасы

16,17 Апас районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Бикчәнтәева Р. Р.

 

Әкиятләр

 

- Исәнмесез! Бүгенге минем информантым – Рәшит абый. Рәшит абый, үзегез белән кыскача таныштырып китсәгез иде.

- Мин үзем Апас районы, Кызыл Тау авылында туган, 1939 елның февраль аенда.Шул Кызыл Тауда 7 классны бетердем. Шуны бетергәннән соң, Школа механизациягә барып, трактористка укыдым. Менә шуны бетергәннән соң, колхозда эшләдем тракторда. Колхозда эшләгәндә, армиягә алдылар. Армиягә 1958 нче елны алдылар, 62 дә,4 ел служить итәргә туры килде.Армиядә комсомольская путевка Норильск Гуманитарный комбинатка киттем. Анда эшләдем. 1965 нче елга хәтле.Аннан үзебезнең районга кайттым. Шонгаты мәктәбендә укытучы булып эшләдем.Шул чагында 10ны бетердем заочно килеш һәм институтка укырга кердем.Укып бетергәч сразу, директор иттереп Күккүз мәктәбенә куйдылар. Аннан райком бик көчләп торып, СПТУ директоры итеп куйды.СПТУ директоры булып эшләдем 20 ел Апаста. Вот... менә шул эшләгән чагында инде Әнәледә, бүтән авылларда да күп булырга туры килде.Шуның ише әкиятләр,шуның ише әйберләр күп иде.

- Шуны сорамакчы идем: менә безнең төбәктә яшәп килгән әкиятләр белән танышмы? Кемнәр тарафыннан сез алар белән таныштыгыз?

- Нууу кемнәр тарафыннан...Мин кечкенәдән үк әкиятләр яраттым. Әти белән, эй әтием булмады минем. Әбиемнәр, әниемнәр..кечкенәдән үк сөйлиләр иде. Аннары укый белә башлагач, үзем ярата идем китап укырга. Әнкәй мәрхүм, әле ул чагында керосин лампалар иде.Бик күп бетерәсең,дия иде.Укыганга бик каты. Әкиятләрне бик яратып укый идем мин. Аларны тыңларга яратам. Әле хәзер дә яратам мин аларны укырга. Вот... Менә бу Әнәле авылында,Апаска бик якыг булганга күрә, ул авылга часто бара идем. Анда колхоз председателе булып Рифкат абый эшли иде. Менә шул чагында картлар,шулай чөйләп җибәрәләр иде. “ Алтын кош “ әкиятен тыңладым.Бу әкият бик ошады миңа.

- Сез аны хәтерлисезме? Сөйләп китә аласызмы?

- Ну монда кызык кына ниләре бар иде.Кәкере-бәкереләре кирәкмидер инде аның.

Менә анда булган бер патша. Ул патшаның булган бик матур алмагачлары. Аның яраткан алмагачы да булган анда. Вот һәркөнне патша бу алмагач агачларын кйн саен чыгып карый торган булган.Менә көннәрнең бер көне берзаман һәркөнне бер алма югала башлаган. Патша аптырап калган.Хәзер бу төнгә каравылчы итеп яллаган ялчы кешене.Ул ялчы кеше төне буе торган,но иртә белән бик йокысы килгәч, йокыга киткән. Патша килгән тагын,алма юк.Бу ялчыны бик каты әрләп,аны куып чыгарган. Икенче көнгә тагын икенче ялчы яллаган. Икенче көнне бу ялчы төне буе саклаган, ну иртә белән тагын йокыга киткән. Тагын патша монысын да куган әрләп. Шуннан өченче көнне тагын яллаган. Менә өчесе дә бертөрле булса да, барыбер кызык ул. Ну бусы да йоклап киткән. Тагын алма югалган. Патша бакчага чыккан да, төне буе үзе каравыллаган. Хәзер төне буе торган, йокысы килә башлаган. Бу үзен ничек тә тотып, йокламаган бу.Шул чагында ниндидер бер кош килеп моның алмагачына кунган. Аның кунуы була, бу кошны патша тотып ала.Тотын алгач хәйран кала, шундый матуур теге кош була ул. Өенә алып кереп, аны алтын читлеккә ябалар. Ул алтын кош була үзе дә, алтын читлеккә дә ябыла. Хәзер патша бик..патшалар бит инде алар бер-берсе белән очрашалар, сөйләшәләр.Ул тирә-ягындагы бөтен патшаларга үзендә шундый кош барлыгын әйтә. Ну беркөнне патшалар әйткәннәр “ ул кошыңны күрсәт безгә дә”. Бик күп итеп патшалар килгән. Табынга мутырганнар,чәй эчәргә,ашарга. Болар чәй эчкән вакытта,Арыслан дигән егете була патшаның. Ул бик шук була инде.Менә Арыслан бөтен җирләрне карап чыкканнан соң,алтын кошлы комнатага килеп керә. Керә дә, кош монда телгә килә. “ коткар мине”, ди кош. Арыслан минем ключым юк бит,ди.Каян табыйм,ди. Менә әтиеңнең бүлмәсенә кер,кесәсендә ул,ди. Шуннан алып, ди,ач мине,ди. Минем ачып чыгар,мин сиңа аннан кирәк булырмын әле,ди. Арыслан күп уйлап тормый, керә дә, кесәсеннән ачкычын ала да, кошны алып китә.Кошны җибәргән чагында, син миңа үзеңә кирәк чагында “ Алтын кош “ дип кенә әйт,ди. Мин килеп җитәрмен, ди. Хәзер монда патша кошны күрсәтергәкерә комнатага.Комнатада кош юк,уже чыгарганнар.Монда бүтән патшалар да бик ачуланышканнар.Нәрсәгә генә килдек дип. Патшаның бик каты ачуы килгән. Бөтен ялчыларны, бөтенесен сүгеп, әрләп, хатынын да әрләп. Хатынын даже куып чыгарган өеннән. Хәзер Арыслан өенә кайтып керә урамда уйнап. Әнисе елап тора.Вәт әнисенә сөйләп бирә инде. Аны мин җибәрдем, ди Арыслан курыкмыйча. Хәзер әтисенә кереп әйтә шулай курыкмыйча. Теге патшалар янында, патшалар китеп бетмәгән була әле. Мин җибәрдем, ди. Патшаның бик ачуы килә. Нишләтергә хәзер моны?! Арысланны? Башын кисәргә кирәк, ди берсе.Бу баладан рәтле кеше чыкмый, ди,бу чагыннан ук шулай булгач. Ну алар җыелып сөйләшәләр дә, бу Арысланны куарга булалар. Бу патшалыктан. Бу патшалыктан куалар.Ну бу Арысланның бүтән патшалыкта да дус малайлары була. Шул бүтән патшалыкка барган чагында, шул патша малае белән очрашалар да, шунда куна да, аннары бергә чыгып китәләр. Воот, чыгып китәләр дә болар, баралар,баралар,бик озак баралар.Монда хәзер теге патша малае әйтә, беребез вәзир,беребез патша булыйк,ди. Икебез дә патша малае булып булмый монда, ди.Кемдер бер командоватьитәргә кирәк,ди. Нишлибез, ди.Давай син бул патша,ди Арыслан.Юк,алай булмый инде,ди. Менә болай иттерәбез, ди. Елга буена киләләр дә, бер таяк ала,таякны мин елгага тондыра,ди. Кем алдан кереп, таякны ала, ди, шул патша малае була,ди. Ну хәзер,тякны алып тондырырга җыена, тондыра болай, алга чыгып баса таякка якынаеп. Үзенең ягына тондыра и Арыслан сразу күреп ала инде, но әйтми. Арысланга барыбер. Теге егетнең кем икәнен шундук белә.Хәзер болар, теге патша малае патша малае булып кала, тегесе вәзир малае була. Болар икесе дә атка атланып бер патшалыкта барган чагында, патша сарае яныннан узган чагында. Бу патшаның кызлары була. Бу кызлар боларны күреп алаларда, болар бит инде чибәрләр була. Бик каты боларның матурлыгына хәйран калып, әтиләре янына чабалар.Әти туктат әле ул егетләрне дип.Патша куп уйлап тормый. Тегеләрне туктатып, кертә сарайга. Сарайда болар сөйләшкәннән соң,менә ди патша әйтә.Минем кызларга сез бик ошаган,ди. Менә болай иттерәбез,ди. Патша малаена мин олы кызымны бирәм, ди. Вәзир малаена уртанчы кызны бирәм, ди. Ну атасы әйткәч все, егетләр дә риза була. Но патша малаена, мондагы патша шундый матур сарайга урнаштыра аларны.Воот. Киявен дә и олы кызын да. Ә уртанчы кызын и Арысланга урнаштыра шунда бер кечерәк кенә ишегалдындагы өйгә. Яшәгәндә патша төрле эшләр куша. Олы кызының кияве бик эш яратмый торган була. Кушкан эшләрен башкара алмый.Ә Арыслан инде бөтен эшне җиренә җиткереп, эшли торган булган. Патша беренче моңа карап-карап тора да,бу егет беренче ошый, но моны күрә бит индепатша малае.Ул хәзер көнләшә. Туктале, бер әйбер уйлап чыгарырга кирәк, ди. Нәрсә уйлап чыгарырга.

-Менә,-ди, бабай, -ди, -әле син ул киявең бик һөнәрләре бар,-ди.Ул барысын күрсәтми, әйтми генә, -ди.

-Нинди һөнәрләре бар?,ди.

-Менә ул 100 баш атыңны,-ди. –аларга алтын тояклар,көмеш йонлы иттереп алып кайта ала,-ди. Менә шуны бир, катырак әйтеп бир, йә тыңламас,-ди.

Патша икенче көнне дәшә Арысланны. Вәт син шундый –шундый ниләрне эшли аласың икән,ди.Миңа шуны эшлә,ди. Әгәр эшли алмасаң, ди. Мин синең башыңны кистерәм,ди. Хәзер егет китә инде кайгырып та, 100 баш атны патшаның көтүеннән сайлап алалар. И алы чыгып китә бу. Бара-бара,бик озак барып, зур аланга чыгып, туктый.И исенә төшә теге кош әйткәне, алтын кош әйткәне.Әйтеп җибәрә алтын кош дип, и шунда алтын клш барлыкка да килә. Алтын кош нәрсә булды, дип сорый. Менә миңа шундый-шундый эш бирделәр,патша,ди. Әгәр эшләмәсәң,башың кисәм,дип әйтә,ди. Воот.. Ярар,ди.Эшләрбез, ди. Алтын кош кеше кыяфәтенә керә. И атларны менә болай гына тотып һавага тондыра. Воот..и һавда алар кала атлар. Алып кайтып китә.Воот..Бу алтын кошның сеңлесе була. Алып кайта, әйбәтләп сыйланалар. Ашыйлар, эчәләр. Воот. Егет 3-4 көн үтә.Хә атларны алып кайтырга кирәк бит инде. Баралар теге аланга да,вич һавадан сөйрәп төшерә тегеләрне. Туплау итеп. И сеңлесенә әйтә: “ Нәрсә бирәбез соң ни бу, бездән күчтәнәч итеп?” –ди. Ул бик акыллы була, әйбәт. “Белмим инде, әтиләрдән калган ашъяулыкны бирсәк кенә”,- ди.Ярар, ашъяулыкны биреп җибәрәләр. Ашъяулык мондый простой гына түгел,ди,аны ачкач нәрсә телисең,ризык була, ди. Ярар,кайталар болар. Атларны алып кайта әкрен генә. Монда инде халык хәйран кала. Карыйлар, атлар алтын тояклылар. Матурлар шундый. Ачалар патшаның дворын. Моны эшләгәннән соң,олы кызының кияве патшага тагын китә,ачуы килә. Хәзер уйлап йөри бу. Әле аның тагын әллә нинди һөнәрләре бар, ди. Монда менә,ди сыерларның мөгезен алтын мөгезләр,ди,коерыклары пружина кебек коерык ясый ала ул,ди. Воот. 100 сыерны шулай,ди ясап кайта ала ул,ди. Патша тагын дәшә моны.Менә синең тагын шундый һөнәрең бар икән, ди. Менә сине шуны эшләргә бар,ди. 100 сыерны сайлап ал да, ди.Миңа алып кайт,ди. Бу төшеп китә дә, 100 сыерны сайлап ала. Хә аланга барганнан соң,кош тагын кыз рәвешенә керә.Менә шул 100 сыерның мөгезе алтын булырга,койрыклары пруңина кебек булырга тиеш,ди. Ярар,ди. Өскә тондыра да, сыерлар бөтенесе һавада эленеп кала. Кайтып китәләр яңадан. Кайтып тагын бер атнадан артык ял итә дә, аннан тагы сыерлар янына килеп һавадан төшерә дә, алтын мөгезле, пружина койрыклы.Воот...куып кайтып китә.Но куып кайтып киткәндә, тагын сеңлесенә әйтә алтын кош: “ Моңа тагын нинди әйбер бирәбез соң инде?”-ди. Ул теге музыка коралы....оныттым инде, шундый музыка коралы бирәләр моңа. Аның 12 теге ние була.Кыл түгел ул, андый әйбер беркая да..Теге егт кайта.Бөтен халык урамга чыга,хәйран кала.Мөгезләре алтын сыерларны күреп..Тагын ачуы килә тегенең.Булмый бу, ди. Хәзер тагын патшага керә. Ул бит әле бөтен һөнәрен күрсәтмәде,ди. Аның тагын һөнәре бар,ди. Менә кәҗәләрнең җоннарын көмештән, копыталарын алтыннан ясый ала ул, ди. Бу хәзер тагын дәштерә моны патша. Менә минем көтүдән ал 100 кәҗәне,ди, алып кайт миңа, ди. Ярар,ди егет хә. Алып китә тагын шунда.Барып тагын әйтә алтын кошка. Ярар,ди. Кәҗәләрне һавага тондыра. 3 айга якын ял иттерә.Озак ял иттерә. Тегене хәзер үлгәндер инде дип тә уйлыйлар. Хатыны аны ярата торган була. Патшаның уртанчы кызы. Бик моңсулана. Менә берзаман, ял иткәннән соң, кәҗәләрне тартып төшерә дә һавадан.Алтын тояклы,көмеш җонлы кәҗәләр.Воот. Алып кайтырга чыга, но алып кайтканчы,тагын моңарга нинди күчтәнәч бирергә икән дип уйлыйлар. Аңарга бирә ул өч бөртек чәч.Шул бабаларныкы ди инде ул. Шул өч бөртек чәч простой булмый. Менә шуның бер бөртеген яндырсаң, анда барлыкка килә акбүз ат. Аңа кылычлары асылынган. Әгәр ни булса, менә шундый акбүз ат,ди. Таак алып кайтып китә, берзамани кайтып киткән чагында, анда бик каты патша кайгыга төшә.Моның кызларын ян-як патша уллары өмет итеп йөргән була.Хәзер кызларны боларга бирде бит инде ул. Патшага хәзер сугыш белән киләләр өч яктан, өч патша. Ул бит инде өч патшага да каршы тора алмый бит инде. Бу аптырап кала хәзер. Олы киявен дә ала инде сугышка.Арысланга сарайда ат бар, шуны ал,ди,синең дә файдаң тияр,ди. Егет кереп чыга, бияне ала. Капкадан чыгуга бияне суеп тондыра.Аны вич турап, кошларга бирә. Хәзер теге бонны яндыра да, акбүз аты килеп чыга моның. Акбүз атка атланып, яуга китә бу. Бара бу. Иң беренче вәзирләрне,кияүне иочырып төшерә атла.рыннан.Аннан соң дошманның денен сүтә. Аларны вич юкка чыгара,таптап китә. Ну бу хәзер аты белән кайта да китә. Кайтып китә, и шәһәр турына җиткәч,атын җибәрә.Кешеләр күрмәсеннәр өчен. Кайта. Тегеләр дә аннары кайта. Хәйран калып сөйли, акбүз аттагы кеше турында.Дошманнын иманын, теге нитеп китте,ди. Белмиләр инде.Воот...хәзер икенче көнне тагын шундый ук хәл. Икенче дошманга каршы чыгалар.Бу тегеләр киткәннән соң, тагын атны суя да, кошларга бирә дә,тагын икенчесен яндыра.Ат килеп чыга.Шулай ук беренче барып очыра вәзирләрне,и дошаннарны теге вич тетә. Менә хәзер кайталар,атны яңадан җибәрә шулай. И кайтып, хатыны белән бик матур, тәмләп ашап ашъяулыктан.Теге музыканы җибәреп ял итеп утыралар.Хәзер тегеләр кайта.Патша инде бик шатлана җиңгәч.Воот.Менә өченчесе хәзер.Монда өченчесе белән тагын.Бу теге өченчесе яндыра.Кошларга суеп биреп, теге дөяне.Китә бу яңадан шул.Тегеләр монда барып кияүләрне, вәзирләрне тураклап ташлый да, яңадан тегеләр белән ду китерә.Кайтып китә бу.аның аты бит инде шундый ни,кайта. Кайткач, бәйләп куя бу хәзер.күрсәтер өчен.Кем икәнен белдертер өчен. Хәзер шул бәйләп куя да, хатынына әйтә. Мине ди,беркем дә уятмасын, ди. Ял итәм, ардым, ди. Монда патша кайта, карый-карый, теге ат тора. Бу инде хәйран кала инде. Бу киявен ярата торган була,эшчән була ул. Вот.. монда инде патша хәзер җәберләп моны кертмәгән өчен. И моны халык монда патша итеп сайлый. Хәзер дә бик матур ите яшәп,шул кыз белән әйбәт итеп яшиләр.

- Менә шуны сорамакчы идем менә бүгенге көндә әкиятләр сөйлиләрме балаларга һәм ниндиләрен сөйлиләр?

Сөйлиләр.Менә, например итеп, мин әле үземнән чыгарып та сөйлим әле үзебезнең оныкларга. Аларга “ Әтәч патша” ны да чыгарып сөйлибез.Нуу ак бүреләр,алар бар бит инде шуныңча халык әкиятләре. Менә балалар бик яратып тыңлый. Менә әле елап утырган чагында,бер әкият сөйли башласаң,елауларыннан туктыйлар.Воот,менә шулһәтле тыңлап торалар инде алар аны.Ну әкиятне сөйли белергә кирәк конечно,кызык итеп, кызыктырып.Кайчагында аны аларга ошарлык иттереп кызыгайтып та җибәрәсең инде.Бертөрле генә сөйләмисең.Сөйләп башкарабыз инде.Воот..

- Тагын таныш, сез сөйли алган әкиятләр бармы?

-Менә җәнлекләр белән мин үземнең оныкларга сөйләргә яратам. Алар җәнлекләрне яраталар бит инде. Вот.

- Шуны сорамакчы идем тагын әкияткә кереп киткәнче, тылсымлы әкиятләрне кызыграк тыңлыйлармы яисә хайваннар турында күбрәк тыңлыйлармы?

-Менә аның зурраклары тылсымны конечно нитәләр, ә кечерәкләре җәнлекләр турында яраталар. Менә мин җәнлекләрне сөйләгән чагында, кечерәкләр уже, менә алар бит инде бүренең дә нәрсә икәнен белә, аюның да нәрсә икәнен белә, куянның да нәрсә икәнен белә алар инде. Чөнки аларга кызык булырга тиеш. Менә бу аучы һәм җәнлекләрне мин әле күптән түгел генә сөйләдем иде. Шундый, шундый йотлыгып тыңлап торды. Әле ул беренче класста гына укый. Менә аларга кызык инде ул. Монда аучы егетебез инде ул һаман этендә дә, нидә дә үлә. Аның бер сеңлесе кала. Бик көчле мужик була ул. Менә урманга барганнан соң, беренче, аучы бит инде ул, алып кайта зур аю. Зур аюны бөтен кеше алып кайта алмый. Бу, үзе бик көчле булганга күрә, алып кайта. Аннары бернихәтледән бүре алып кайта үзенә. Аннары куян алып кайта, куян. Менә бу хайваннарны ул бик озак еллар ашата, эчертә, карый аларны. Үзенә ияләштерә аларны, ияләштерә. Хәзер ияләштереп бетергәннән соң, болар җыела да сеңлесен утыртып, арба белән, арба артына аю белән бүрене бә







Дата добавления: 2015-09-07; просмотров: 1662. Нарушение авторских прав; Мы поможем в написании вашей работы!



Кардиналистский и ординалистский подходы Кардиналистский (количественный подход) к анализу полезности основан на представлении о возможности измерения различных благ в условных единицах полезности...

Обзор компонентов Multisim Компоненты – это основа любой схемы, это все элементы, из которых она состоит. Multisim оперирует с двумя категориями...

Композиция из абстрактных геометрических фигур Данная композиция состоит из линий, штриховки, абстрактных геометрических форм...

Важнейшие способы обработки и анализа рядов динамики Не во всех случаях эмпирические данные рядов динамики позволяют определить тенденцию изменения явления во времени...

Тактика действий нарядов полиции по предупреждению и пресечению правонарушений при проведении массовых мероприятий К особенностям проведения массовых мероприятий и факторам, влияющим на охрану общественного порядка и обеспечение общественной безопасности, можно отнести значительное количество субъектов, принимающих участие в их подготовке и проведении...

Тактические действия нарядов полиции по предупреждению и пресечению групповых нарушений общественного порядка и массовых беспорядков В целях предупреждения разрастания групповых нарушений общественного порядка (далееГНОП) в массовые беспорядки подразделения (наряды) полиции осуществляют следующие мероприятия...

Механизм действия гормонов а) Цитозольный механизм действия гормонов. По цитозольному механизму действуют гормоны 1 группы...

Методика исследования периферических лимфатических узлов. Исследование периферических лимфатических узлов производится с помощью осмотра и пальпации...

Роль органов чувств в ориентировке слепых Процесс ориентации протекает на основе совместной, интегративной деятельности сохранных анализаторов, каждый из которых при определенных объективных условиях может выступать как ведущий...

Лечебно-охранительный режим, его элементы и значение.   Терапевтическое воздействие на пациента подразумевает не только использование всех видов лечения, но и применение лечебно-охранительного режима – соблюдение условий поведения, способствующих выздоровлению...

Studopedia.info - Студопедия - 2014-2024 год . (0.04 сек.) русская версия | украинская версия