Студопедия — Кабатлау- 3сәг.
Студопедия Главная Случайная страница Обратная связь

Разделы: Автомобили Астрономия Биология География Дом и сад Другие языки Другое Информатика История Культура Литература Логика Математика Медицина Металлургия Механика Образование Охрана труда Педагогика Политика Право Психология Религия Риторика Социология Спорт Строительство Технология Туризм Физика Философия Финансы Химия Черчение Экология Экономика Электроника

Кабатлау- 3сәг.






Кабатлау.Исемнәрнең сан, килеш, тартым белән төрләнеше.Килешләрне билгеләү тәртибе.

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.Зат алмашлык-ларының ки-лешләр белән төрләнеше һәм дөрес язылышы.

Җыйнак һәм җәенке гади җөмлә.Җыйнак һәм җәенке гади җөмләләрне төзи белү.

 

Укыту- тематик планлаштыру

Темалар Сәгать саны
  Авазлар һәм хәрефләр. Иҗек.-– 3 сәг.    
  Сүз төзелеше. – 5 сәг.    
  Сүз. Сүз төркемнәре - 4 сәг.    
  Исем – 12 сәг.  
  Фигыль – 15 сәг.    
  Сыйфат – 10 сәг.  
  Алмашлык – 8 сәг.    
  Кисәкчә - 4 сәг.  
  Бәйлек - 4 сәг.  
  Рәвеш-3 сәг.  
  Теркәгеч -1сәг.  
  Сан-2 сәг.  
  Җөмлә - 12 сәг.  
  Сүзтезмә- 4сәг.  
  Текст. Бәйләнешле сөйләм. – 15сәг.    
  Кабатлау- 3  

Укучыларның белем һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  • татар графикасы үзенчәлекләрен белү;
  • сүзнең мәгънәле кисәкләрен аера белү;
  • өйрәнелгән сүз төркемнәрен бер-берсеннән аера һәм аларның үзенчәлекләрен аңлата алу;
  • сүзтезмә һәм җөмләләрне бер-берсеннән аеру, җөмләләрнең коммуникатив төрләрен билгели белү;
  • җөмләнең баш кисәкләрен, иярчен кисәкләреннән аергычны билгеләү;
  • авазларга, сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә, сүз төркемнәренә һәм җөмләләргә өйрәнгән күләмдә кыскача характеристика бирә белү;
  • сүзләрнең әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләрен аңлау;
  • авазларны, сүзләрне, сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне дөрес итеп әйтергә өйрәнү;
  • өйрәнелгән җөмлә төрләрен тиешле интонация белән әйтә белү;
  • өйләнелгән сүз төркемнәреннән исем һәм фигыльләрне дөрес итеп төрләндерү күнекмәләренә ия булу;
  • 35-40 сүздән торган, 9-11 җөмләле текстны дөрес итеп күчереп язу;
  • өйрәнелгән орфографикһәм пунктуацион кагыйдәләргә 12-16 сүздән торган сүзлек диктанты, 45-50 сүздән торган контроль диктант язу;
  • төрле төрдәге диктант, изложение, сочинениеләр язу;
  • тормыш-көнкүрешкә бәйле диалог һәм монологлардан файдалану;
  • аваз, сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне дөрес әйтү нормаларын саклау;
  • укучыларның сүз байлыгын укуга һәм тормыш-көнкүрешкә бәйле сүзләрхисабына арттыру;
  • төрле типтагы сүзлекләр белән эшли белү;
  • өйрәнелгән орфографикһәм пунктуацион кагыйдәләрне катлаулы булмаган язма сөйләмдә дөрес куллану;
  • көндәлек аралашуга бәйле рәвештә татарча сөйләм этикеиы формаларын дөрес куллану.

Укучылар белергә тиеш:

*кушма һәм парлы сүз; тамыр һәм ясалма сүзләр;

* өйрәнелгән сүз төркемнәрен һәм аларның билгеләрен: исем, сыйфат, фигыль, зат алмашлыклары,кисәкчә, бәйлек;

* Җөмләнең баш кисәкләре; ия һәм хәбәр; җөмләнең иярчен кисәкләре;

* Җөмлә кисәкләренең тиңдәшләнеп килүе.

Укучылар башкара алырга тиеш:

* Үтелгән орфограммаларны (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парсыз тартыклар, нечкәлек һәм аеру, калынлык һәм аеру билгеләре, кушма һәм парлы сүзләр, тамырда авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) таба һәм аларның язылышын кагыйдәләргә нигезләнеп аңлата белү;

* Үтелгән орфограммалар кергән 75-80 сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп язу; текстларны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу;тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен дөрес кую;

* дөнья, болыт тибындагы сүзләргә фонетик анализ ясау;

* Сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү (тамыр һәм кушымчаларны аеру; кушымчаларның төрен билгеләү; тамыр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү);

* Сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру (исемнең санын, килешен, фигыльнең затын, заманын): исемнәрнең сан, килеш кушымчасын билгеләү, сыйфатның дәрәҗәләрен аеру, фигыльнең зат-санын. Заманын күрсәтү;

* Тиңдәш кисәкле җөмләгә синтаксик анализ ясау, тиңдәш кисәкле җөмләләрне сөйләмдә куллану;

* Текстның темасын, төп фикерен билгеләү;

* темага һәм төп фикергә таянып, текстка исем кую;

* текстның планын төзү;

* хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү һәм сөйләмдә куллану;

* тасвирлау һәм фикер йөртү элементлары кергән 90-95 сүзле изложение язу; текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү;

* шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән),хикәяләү характерындагы сочинение язу;

* телдән фикер йөртү характерындагы җавап төзеп әйтү.

Белем һәм күнекмәләрне практик эшчәнлектә, көндәлек тормышта куллану:

-көнкүрештә, уку эшчәнлегендә кирәкле сүзлек запасын баетуда;

-аваз, сүз, сүзтезмә, җөмлә әйтелешендәге төп кагыйдәләрне саклаганда;

-мөстәкыйль язма эшләрдә орфографик һәм пунктуацион кагыйдәләрне саклаганда;

-аралашуда, диалогик һәм монологик сөйләм корганда.







Дата добавления: 2015-09-07; просмотров: 359. Нарушение авторских прав; Мы поможем в написании вашей работы!



Практические расчеты на срез и смятие При изучении темы обратите внимание на основные расчетные предпосылки и условности расчета...

Функция спроса населения на данный товар Функция спроса населения на данный товар: Qd=7-Р. Функция предложения: Qs= -5+2Р,где...

Аальтернативная стоимость. Кривая производственных возможностей В экономике Буридании есть 100 ед. труда с производительностью 4 м ткани или 2 кг мяса...

Вычисление основной дактилоскопической формулы Вычислением основной дактоформулы обычно занимается следователь. Для этого все десять пальцев разбиваются на пять пар...

ПРОФЕССИОНАЛЬНОЕ САМОВОСПИТАНИЕ И САМООБРАЗОВАНИЕ ПЕДАГОГА Воспитывать сегодня подрастающее поколение на со­временном уровне требований общества нельзя без по­стоянного обновления и обогащения своего профессио­нального педагогического потенциала...

Эффективность управления. Общие понятия о сущности и критериях эффективности. Эффективность управления – это экономическая категория, отражающая вклад управленческой деятельности в конечный результат работы организации...

Мотивационная сфера личности, ее структура. Потребности и мотивы. Потребности и мотивы, их роль в организации деятельности...

Роль органов чувств в ориентировке слепых Процесс ориентации протекает на основе совместной, интегративной деятельности сохранных анализаторов, каждый из которых при определенных объективных условиях может выступать как ведущий...

Лечебно-охранительный режим, его элементы и значение.   Терапевтическое воздействие на пациента подразумевает не только использование всех видов лечения, но и применение лечебно-охранительного режима – соблюдение условий поведения, способствующих выздоровлению...

Тема: Кинематика поступательного и вращательного движения. 1. Твердое тело начинает вращаться вокруг оси Z с угловой скоростью, проекция которой изменяется со временем 1. Твердое тело начинает вращаться вокруг оси Z с угловой скоростью...

Studopedia.info - Студопедия - 2014-2024 год . (0.008 сек.) русская версия | украинская версия