Студопедия — Эш программасының эчтәлеге.
Студопедия Главная Случайная страница Обратная связь

Разделы: Автомобили Астрономия Биология География Дом и сад Другие языки Другое Информатика История Культура Литература Логика Математика Медицина Металлургия Механика Образование Охрана труда Педагогика Политика Право Психология Религия Риторика Социология Спорт Строительство Технология Туризм Физика Философия Финансы Химия Черчение Экология Экономика Электроника

Эш программасының эчтәлеге.






Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче А,Б сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

(татар төркеме өчен)

 

Аңлатма язуы

 

Программа Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты” (Казан, 2008 нче ел), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус мәктәпләрендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (Казан, «Мәгариф», 2010 ел), 8 нче сыйныф өчен Асылгәрәева Р.Ә., Юсупов Р.А., Зиннуров М.К. тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2005), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

8 нче А,Б сыйныфларында программада 2 сәгать бирелгән, шуңа күрәкалендарь-тематик план 2 дәрес исәбеннән 70

сәгатькә төзелде.

 

 

Татар әдәбиятын укытуның төп максатлары:

- татар әдәбиятының бай тарихын, классик язучыларның иҗатларын һәм әсәрләрен өйрәнү;

- иң матур әсәрләргә таянып, рухи байлык дәрәҗәсен үстерү;

- укучыда кызыксыну ана теле белән кызыксыну хисен уяту, белем алуга омтылыш уяту, укучының иҗади сәләтен үстерү.

 

Бурычлар:

- текстны аңлап, сәнгатьле итеп, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү;

- татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру;

- күренекле язучылар, аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү;

- телебезгә, шәхескә ихтирам тәрбияләү.

 

Эш программасының эчтәлеге.

 

Төп темалар Сәг. Белем һәм күнекмәләр
  Татар халык авыз иҗаты.   Халык авыз иҗаты. Бәет. “Сак-Сок”, “Сөембикә” бәетләре.
  Галиәсгар Камал   Тормышы, иҗаты. “Беренче театр” комедиясе. Комедия жанры
  Татар театрының тарихы..   Татар тетры оешу.
  Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская.   Иҗаты. Тетрның үсүендә роле.
  Габдулла Кариев иҗаты.   Иҗаты. Тетрның үсүендә роле.
  Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры.   Академия тетры турында мәгълүмат бирү
  Г.Исхакый   Тормышы, иҗаты. “Сөннәтче бабай” повесте.
  Г.Бәширов   “Туган ягым-яшел бишек”. Повесть турында төшенчә. “Җидегән чишмә” җыры.
  Б.с.ү.. “Туган ягым”   Туган як турында сөйләшү.
  Васил Маликов     Скульптор иҗты.
  Кави Нәҗми   Тормышы һәм иҗаты. “Миңлебикә кодагыйның кайгысы”, “Хәят апа” әсәрләре.
  Б.с.ү. Сугыш елларында тылдагы хезмәт.   Тылдагы кешеләрнең батырлыгы.
  Солтан Габәши   Композитор турында белешмә.
  Муса Җәлил-тормышы һәм иҗаты   Тормышы, иҗаты. “Бер үгет”, “Имән”, “Катыйльгә”, “Җырларым”, “Тик булса иде ирек” шигырьләре
  Б.с.ү. М.Җәлил сүзләренә җырлар. Опера театры артистлары.   Опера җырчылары турындасөйләшү, җырларын тыңлау.
  Харис Якупов   Тормышы, иҗаты. “Хөкем алдыннан” картинасы.
  Габдрахман Әпсәләмов   Тромышы, иҗаты. “Ак чәчәкләр” әсәрен өйрәнү
  Нәби Дәүли   Тормышы, иҗаты “Яшәү юелән Үлем арасыда”
  Шамил Рәкыйпов   Тормышы, иҗаты. “Чәчәкләр сөйли белә”.
  Б.с.ү. “Син батырлыкны ничек аңлыйсың?”   Б.с.ү.
  Мәрьям Рахманкулова   музыка сәнгатен үстерүдәге роле.
  Галия Кайбицкая   татар опера нигез салуга керткән өлеше
  Атилла Расих   Тормышы, иҗаты. “Ишан оныгы” романы.
  Д.т.у. А.Расих “Ишан оныгы”   Д.т.у.
  Гариф Ахунов   Тормышы, иҗаты. “Идел кызы” романы.
  Д.т.у. Г. Ахунов “Идел кызы” романы.   Әсәрне өйрәнү
  Б.с.ү. “Яраткан әсәрем”.   Укылган китаплар буенча сөйләшү
  Шәүкәт Галиев   Тормышы, иҗаты. “Әткәйгә хат” поэмасы.
  Хәсән Сарьян     Иҗаты, “Әткәм һөнәре” повесте..”
  Б.с.ү. “Кем булырга, нинди булырга?”   Һөнәр сайлау турында сөйләшү.
  Милли бәйрәмнәр, йолалар, гореф-гадәтләр.   Татар халкының гореф-гадәтләре.
  Б.с.ү. “Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен”.   Кешеләрнең холык сыйфатлары, тәртипләре турында сөйләшү.
  Иншаның I вари­анты — «Ак чәчәк­ләр» әсәрендә ми­нем яраткан обра­зым. II вар.— «Ак чәчәкләр» табиблар тормышын сурәт­ләгән әсәр   Язма сөйләмне үстерү.
  Үткәннәрне кабатлау    
  Йомгаклау    

 

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

сүз сәнгатенең образлы табигате;

өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеге;

татар халык авыз иҗаты жанрларыннан бәеткә мисаллар китереп, аларга аңлатма бирә белү;

классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп факторлары;

өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләр;

әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;

әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;

әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;

укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясын ачыклау;

геройларга характеристика бирү;

сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;

әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;

автор позициясен ачыклау;

укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;

өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерне белдерү;

укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү;

укыган әсәрләргә бәяләмә (отзыв) язу;

татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;

аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, интернет чаралары һ.б. аша эзләү.

 

 

 







Дата добавления: 2015-09-04; просмотров: 557. Нарушение авторских прав; Мы поможем в написании вашей работы!



Важнейшие способы обработки и анализа рядов динамики Не во всех случаях эмпирические данные рядов динамики позволяют определить тенденцию изменения явления во времени...

ТЕОРЕТИЧЕСКАЯ МЕХАНИКА Статика является частью теоретической механики, изучающей условия, при ко­торых тело находится под действием заданной системы сил...

Теория усилителей. Схема Основная масса современных аналоговых и аналого-цифровых электронных устройств выполняется на специализированных микросхемах...

Логические цифровые микросхемы Более сложные элементы цифровой схемотехники (триггеры, мультиплексоры, декодеры и т.д.) не имеют...

Предпосылки, условия и движущие силы психического развития Предпосылки –это факторы. Факторы психического развития –это ведущие детерминанты развития чел. К ним относят: среду...

Анализ микросреды предприятия Анализ микросреды направлен на анализ состояния тех со­ставляющих внешней среды, с которыми предприятие нахо­дится в непосредственном взаимодействии...

Типы конфликтных личностей (Дж. Скотт) Дж. Г. Скотт опирается на типологию Р. М. Брансом, но дополняет её. Они убеждены в своей абсолютной правоте и хотят, чтобы...

Ученые, внесшие большой вклад в развитие науки биологии Краткая история развития биологии. Чарльз Дарвин (1809 -1882)- основной труд « О происхождении видов путем естественного отбора или Сохранение благоприятствующих пород в борьбе за жизнь»...

Этапы трансляции и их характеристика Трансляция (от лат. translatio — перевод) — процесс синтеза белка из аминокислот на матрице информационной (матричной) РНК (иРНК...

Условия, необходимые для появления жизни История жизни и история Земли неотделимы друг от друга, так как именно в процессах развития нашей планеты как космического тела закладывались определенные физические и химические условия, необходимые для появления и развития жизни...

Studopedia.info - Студопедия - 2014-2024 год . (0.014 сек.) русская версия | украинская версия