Студопедия — Рәфилә Салихова
Студопедия Главная Случайная страница Обратная связь

Разделы: Автомобили Астрономия Биология География Дом и сад Другие языки Другое Информатика История Культура Литература Логика Математика Медицина Металлургия Механика Образование Охрана труда Педагогика Политика Право Психология Религия Риторика Социология Спорт Строительство Технология Туризм Физика Философия Финансы Химия Черчение Экология Экономика Электроника

Рәфилә Салихова

Гаилә елы.

АЛТЫН ТУЙДА АЛТЫН ТЕЛӘКЛӘР.

Азагына якынлашып килүче Гаилә елы уңаеннан районыбызда гаилә эчендәге тынычлык, бәхетле тигез тормышны пропагандалаучы күп төрле чаралар үтте. Бу елда аеруча нык игътибарны күп еллар бергә гомер итүчеләр җәлеп итә. Районда 50 ел һәм аннан да күбрәк бергә гомер итүче 69 пар исәпләнә. Гаилә елын төгәлләп, озак еллар бергә гомер итүчеләр хөрмәтенә район мәдәният йортында бәйрәм оештырылу көтелә. Ә мондый бәйрәмнең иң беренчесе Олы Мәтәскә авылы җирлегендә инде үтте.

Халык телендә 50 ел иңгә-иң куеп яшәгән парларга алтын туйларын билгеләп үтәләр диләр. 8 ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортына барлык авыл халкы белән алтын туйларын билгеләп үтү максатыннан, 2008 - Гаилә елында гомер итә башлауларына 50 ел тулган парлар җыйналды.

Авыл җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләре, аеруча мәдәният йорты директоры Гөлнур Гыймранова тырышлыгы белән әзерләнгән "Котлы булсын алтын туегыз" исемле әдәби-музыкаль кичәдә Олы Мәтәскә авылында яшәүче 6 пар катнашты. Алар: Әминә һәм Галим Әхмәтшиннар, Тәнзилә һәм Гәбделгазиз Салиховлар, Асия һәм Шәрифулла Сафиуллиннар, Миннегөл һәм Хаҗинур Хуҗиәхмәтовлар, Нәгыймә һәм Гайфетдин Газизовлар, Фәүзия һәм Хаҗинур Минзариповлар.

Бәйрәм тантанасы башланып китүгә алтын туйларын билгеләп үтүче бу алты пар сәхнә түренә чакырылды. Түгәрәк өстәл артында җанлы әңгәмә сыман оештырылган бу кичәгә ерак араларны якын итеп катнашучыларның барлык балалары, оныклары, туганнары да кайткан иде. Мәдәният йортындагы бу бәйрәм чын мәгънәсендә гаилә бәйрәменә әйләнде. Парларның ничек кавышулары, тормыш итүләре турындагы әңгәмәләр туганнары һәм үзешчән сәнгать вәкилләре әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Октябрь аенда тормыш итә башлауларына 50 ел тулган Миннегөл апа һәм Хаҗинур абый Хуҗиәхмәтовлар-ның Казанда яшәүче кызлары Чулпан әзерләгән уеннар залда утыручы тамашачыларны да, катнашучыларны да җанландырып торды.

Өч сәгатьтән артык барган тамашаны бар халык тын да алмыйча карап утырды. Тамашачыларның кайбер мизгелләрдә күзләрендә яшь бөртекләре дә күренде. Кемнәрдер якты дөнья белән иртәрәк хушлашкан тормыш иптәшләрен, кемнәрдер тигезлеген югалткан әти-әнил-әрен, әби-бабайларын искә алганда күз яшьләрен тыеп тора алмады. Тик шунысын әйтергә кирәк, 50 ел иңгә-иң булып яшәүче бу парларны күреп сокланмый мөмкин түгел иде. Тормышта иң кадерле, кыйммәтле әйберләрне алтын белән бәялиләр. Алтын туйларын билгеләп үтүчеләр өчен дә бу иң кадерле, тормышларындагы алтын көннәренең берсе булды. Бәйрәмдә катнашып үзенең күңелгә үтеп керердәй моңсу, шул ук вакытта шаян шигырьләре белән дә күпләрнең мәхәббәтен яулаган авылның абруйлы кешесе Миннегөл Хуҗиәхм-әтова да яшьтәшләренең сүзләрен җөпләп, 50 ел бергә гомер итү дәверендә мондый рәхәт көннең булганы юк иде, бик зур рәхмәт, диде.

Алтын туйга алтын бүләк кирәк диләр, ә өлкәннәр өчен алтыннан да кадерле бүләк ул - ихлас күңел, изге теләк һәм якын кешеләрнең күңел җылысын тою. Истәлекле бүләкләр, чәчәкләр тапшырганнан соң Олы Мәтәскә авылы җирлеге башлыгы Миннәхмәт Вәлиуллин: "Әле сез тормышның алтын урталыгында гына, безне сөендереп озын-озак яшәргә язсын",-диде. Чәй табыны артында дәвам иткән бәйрәм тантанасы катнашучы гаиләләрнең йортларында төгәлләнде. Бу көнне авылда 6 йортта чын мәгънәсендә алтын туйлар гөрләде.

Әйтәсе килгән сүзем шул, өлкәннәребез һәрдаим безнең тарафтан игътибарга мохтаҗ, аларның күңелләрен булдыру өчен бер җылы сүз дә җитә, шул турыда һич-кайчан онытмасак иде.

 

Рәфилә Салихова

 




<== предыдущая лекция | следующая лекция ==>
 | ТЕОРИИ ЗАВИСИМОСТЕЙ ОТ АЛКОГОЛЯ, ТАБАКА И НАРКОТИКОВ

Дата добавления: 2015-09-07; просмотров: 382. Нарушение авторских прав; Мы поможем в написании вашей работы!



Обзор компонентов Multisim Компоненты – это основа любой схемы, это все элементы, из которых она состоит. Multisim оперирует с двумя категориями...

Композиция из абстрактных геометрических фигур Данная композиция состоит из линий, штриховки, абстрактных геометрических форм...

Важнейшие способы обработки и анализа рядов динамики Не во всех случаях эмпирические данные рядов динамики позволяют определить тенденцию изменения явления во времени...

ТЕОРЕТИЧЕСКАЯ МЕХАНИКА Статика является частью теоретической механики, изучающей условия, при ко­торых тело находится под действием заданной системы сил...

Подкожное введение сывороток по методу Безредки. С целью предупреждения развития анафилактического шока и других аллергических реак­ций при введении иммунных сывороток используют метод Безредки для определения реакции больного на введение сыворотки...

Принципы и методы управления в таможенных органах Под принципами управления понимаются идеи, правила, основные положения и нормы поведения, которыми руководствуются общие, частные и организационно-технологические принципы...

ПРОФЕССИОНАЛЬНОЕ САМОВОСПИТАНИЕ И САМООБРАЗОВАНИЕ ПЕДАГОГА Воспитывать сегодня подрастающее поколение на со­временном уровне требований общества нельзя без по­стоянного обновления и обогащения своего профессио­нального педагогического потенциала...

Растягивание костей и хрящей. Данные способы применимы в случае закрытых зон роста. Врачи-хирурги выяснили...

ФАКТОРЫ, ВЛИЯЮЩИЕ НА ИЗНОС ДЕТАЛЕЙ, И МЕТОДЫ СНИЖЕНИИ СКОРОСТИ ИЗНАШИВАНИЯ Кроме названных причин разрушений и износов, знание которых можно использовать в системе технического обслуживания и ремонта машин для повышения их долговечности, немаловажное значение имеют знания о причинах разрушения деталей в результате старения...

Различие эмпиризма и рационализма Родоначальником эмпиризма стал английский философ Ф. Бэкон. Основной тезис эмпиризма гласит: в разуме нет ничего такого...

Studopedia.info - Студопедия - 2014-2024 год . (0.011 сек.) русская версия | украинская версия