Студопедія
рос | укр

Головна сторінка Випадкова сторінка


КАТЕГОРІЇ:

АвтомобіліБіологіяБудівництвоВідпочинок і туризмГеографіяДім і садЕкологіяЕкономікаЕлектронікаІноземні мовиІнформатикаІншеІсторіяКультураЛітератураМатематикаМедицинаМеталлургіяМеханікаОсвітаОхорона праціПедагогікаПолітикаПравоПсихологіяРелігіяСоціологіяСпортФізикаФілософіяФінансиХімія






Біобезпека пренатальної діагностики


Дата добавления: 2015-09-15; просмотров: 512



Тыңлау. Тыңлый белүнең уңышлы аралашуга шарт, кара-каршы сөйләшүгә нигез булганын үзләштерү. Ишетелгәнне тәңгәл кабул итү һәм аңлау. Тыңлаганда игътибарны тупларга, аны кирәклегә юнәлдерергә, әйтелгән буенча сораулар бирергә өйрәнү. Ишетелгән тексттан әһәмиятле информацияне аерып ала белергә, аның төп фикерен билгеләргә һәм сораулар буенча эчтәлеген сөйләргә күнегү.

Сөйләү. Тел берәмлекләрен аралашуның максатына килештереп, бурычларын уңышлы хәл итәрлек итеп сайлап алу.

Кара-каршы сөйләшү формасын гамәлдә үзләштерү. Сөйләшүне башлап җибәрү, аны дәвам иттерү, тәмамлау, әңгәмәдәшнең игътибарын җәлеп итү һ.б. шундый осталыкларга ия булу. Белем бирү бурычларына туры китереп, бәйләнешле тезмә сөйләм күнекмәләренә ия булу (сыйфатлама, хикәяләү, фикерләү тибындагы текстлар). Мәктәптә һәм гаиләдә аралашу этикасына бәйле нормаларны үзләштерү (исәнләшү, саубуллашу, гафу үтенү, рәхмәт әйтү, үтенеч белән мөрәҗәгать итү). Сөйләмдә орфоэпия таләпләрен үтәү һәм дөрес интонация саклау.

Уку. Уку техникасын үзләштерү – язма сөйләм берәмлекләрен бик тиз күреп, аларны эчке яки тышкы авазлы сөйләмгә күчерү. Уку текстының эчтәлеген аңларлык тизлектә уку, моның өчен лексик берәмлекләрне һәм аларның формаларын мәгънәләре белән тиңләштерә белү. Төп һәм өстәмә информацияне аеру, аларга нигезләнеп, гади нәтиҗәләр чыгару. Информацияне аңлата һәм гомумиләштерә алу. Укыганның эчтәлегенә, тел үзенчәлекләренә, төзелешенә бәя бирү.

 

Тематик план (әдәби уку)

№ п/п Тема Планлаштырыла торган предметлы нәтиҗәләр Укучыларның мөмкин булган эшчәнлек төрләре Планлаштырыла торган нәтиҗәләр (УУГ) Бирем, җиһазлау
“Туган тел” дәреслеген башлау.Әкият, хикәяләр уку. Шәхси үсеш өчен китап укуның мөһимлеген аңлау; китапны сак тоту кагыйдәләрен формалаштыру.Әкият, хикәяләрне дөрес укырга өйрәнү. Китапны (дәреслекне) тасвирлау, структурасын, рәсемнәрне анализлау. Шәхескә кагылышлы УУГ: - ышаныч, игътибарлылык; - иҗади күзаллауны үстерү өчен нигез; Регулятив УУГ: - үтәлә торган биремнәрнең максатын һәм мәгънәсен аңлау; - үз гамәлләреңә контроль ясау; Танып-белү УУГ: - дәреслек белән эшләү, анда эчтәлек (исемлек) һәм билге, тамгалар ярдәмендә ориентлашу; - логик гамәлләр башкару; - танып-белү максатын аерып алу һәм формалаштыру; Коммуникатив УУГ: - аралашуга һәм төркемле эшкә кызыксыну белдерү; - әңгәмәшләреңнең фикерен хөрмәт итү; - коллектив эшчәнлек процессында катнашучылар гамәлләрен күзәтү; - коммуникатив уен һәм уку ситуациясенә керү. Татар халык авыз иҗаты турында фикер алышу
2-3 Туган телем- татар теле Телнең матурлыгын, сафлыгын, илаһи көчкә ия булуын аңлату. Йөгерек уку культурасын үстерү Тексттан мәгълүмат эзләү, башка телләр белән чагыштыру, диалогта катнашу Мәкальләр, шигырьләр
Кыш килде Әсәрләр аша табигать - анага мәхәббәт тәрбияләү. Аңлап уку культурасын үстерү Текска карата эмоциональ хисләр белдерү, фикер йөртү Картиналар, шигырьләр,сынамышлар
5-6 Гаилә Сәнгатьле, аңлап уку культурасын үстерү Әсәр буенча фикер алышу, кирәкле мәгълүмат эзләү.Гаилә традициясен, үз гаиләңнең яшәү рәвешен аңышу Картиналар, фотоальбом,шигырьләр, мәкальләр
7-8 Әдәпле бул, сәләтле бул Тормышта әдәплелек бик мөһим нәрсә икәнлекне аңлау, мәкаль, әйтем аша фикерләү сәләтен үстерү Рәсемнәр буенча сөйләм төзү, исемләү; үтәлә торган биремнәрнең максатын һәм мәгънәсен аңлау Әдәплелек дәресләре китабы, мәкальләр, шигырьләр
Иң кирәкле нәрсә- эш Төп фикерне тотып ала белү культурасын формалаштыру. Сәнгатьле уку осталыгын камилләштерү Уку тизлеген эчтәлеккә бәйле рәвештә сайлау, сәнгатьле уку. Әсәрнең төп фикерен аңлау, үтәргә тырышу Шигырьләр, мәкальләр, табышмаклар, рәсемнәр, текстлар
И, сабыйлар, эшләгез сез Уку күнекмәләрен үстерү. Шәхси үсеш өчен эшнең мөһимлеген аңлау,эчтәлекне аңлы рәвештә кабул итү, бәяләү Шигырьләр, табышмаклар, рәсемнәр, мәкальләр
11-12 Үсемлекләр һәм тереклек дөньясы Укучы сөйләменең төгәллеген, тулылыгын, нәфис булуын үстерү. Җавапта төрле типтагы җөмләләр куллануга ирешү Әсәрнең төп фикерен аңлау, үтәргә тырышу. Үсемлекләр тормышында кирәкле шартлар турындагы нәтиҗәләрне формулировкалау. Бүлмә үсемлекләрен тәрбияләү, йомгаклау сорауларына җавап бирү, үзенең уңышларын бәяләү Папкалар, рәсемнәр, табышмаклар
Яз килә, яз килә Язгы табигатькә соклану хисе тәрбияләү. Сөйләм әдәбенә өйрәтү Әсәрләр аша кичерешләрне аңлату, ел фасылларын дөрес санау, яраткан ел фасылын атау, ни өчен яратуын аңлату Рәсемнәр, картиналар, табышмаклар, шигырьләр
Ямьле җәй җитте Җәйге табигатькә мәхәббәт тәрбияләү Укылган әсәргә карата үз фикерләрен, мөнәсәбәтләрен әйтү. Табигатьтәге сезонлы үзгәрешләрне күзәтү Рәсемнәр, картиналар, табышмаклар, текстлар, мәкальләр
Халык авыз иҗаты Халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү, дөрес уку күнекмәләрен үстерү Әсәрнең төп фикерен аңлау; җырлар, табышмаклар, мәкальләр табу Табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, такмазалар, әкиятләр
Күренекле татар язучылары Өйрәнгән әсәрләрнең тематикасын, төп фикерен аңлау максатыннан белем күнекмәләрне гомумиләштерү Яраткан язучысын атау, аның турында белгәннәрен сөйләү Портрет, язмалар
Еллык йомгак Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту Дәрестәге уңышларын бәяләү  

 

Все мы немножко хоббиты...


<== предыдущая лекция | следующая лекция ==>
Морально-етична оцінка різноманітних методів переривання вагітності | Біоетичні проблеми неонатології і педіатричної практики
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | <== 7 ==> | 8 |
Studopedia.info - Студопедия - 2014-2024 год . (0.204 сек.) російська версія | українська версія

Генерация страницы за: 0.204 сек.
Поможем в написании
> Курсовые, контрольные, дипломные и другие работы со скидкой до 25%
3 569 лучших специалисов, готовы оказать помощь 24/7