Студопедия — КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ
Студопедия Главная Случайная страница Обратная связь

Разделы: Автомобили Астрономия Биология География Дом и сад Другие языки Другое Информатика История Культура Литература Логика Математика Медицина Металлургия Механика Образование Охрана труда Педагогика Политика Право Психология Религия Риторика Социология Спорт Строительство Технология Туризм Физика Философия Финансы Химия Черчение Экология Экономика Электроника

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

Диплом – студент тормышындагы иң әһәмиятле эш.

Дипломның күләме компьютерда җыелган 40-100 бит булырга тиеш. Дипломның темасын студент мөстәкыйль рәвештә үзе билгели. Аны җитәкчедә раслата, шуннан соң гына диплом эшен яза башлый.

 

 

Кайбер вакытта чит телдәге китаплардан да файдаланалар. Тәрҗемә эше диплом язудан җиңелрәк түгел.

Әгәр студентларның башка эшләре кулъязма рәвешендә кабул ителсә, диплом компьютерда басылырга тиеш.

Диплом эшен язу өчен студентка бер ел бирелә. Барлык диплом эшләре дә яклау процедурасы аша уза. Яклау көне алдан билгеләнә. Диплом мәдрәсәнең укыту бүлегенә яклауга бер атна кала тапшырылырга тиеш.

Яклаганда күп вакытта дипломның тексты аңлашылмаса сораулар бирәләр. Яклау вакытында җитәкченең дә ярдәме кирәк, моның өчен алдан җитәкче белән аралашу зарур.

Диплом башта җитәкчегә каралама рәвешендә бирелергә тиеш.

Дипломны яклаганда студент кереш сүз белән чыгарга тиеш. Кереш сүздә түбәндәгеләр булырга тиеш:

а) теманы, аның актуальлеген (көнүзәк булуын) нигезләргә кирәк;

б) эшнең кыскача эчтәлеген сөйләп үтәргә кирәк.

Кереш сүзнең күләме 2 биттән артмаска тиеш. Сөйләгәндә аның ике-биш минуттан күп булмавы зарур.

Кереш сүз язма рәвештә әзерләнә.

 

 

Болар барысы да – үтәү мәҗбүри булган формаль таләпләр. Әгәр сез эчтәлектә берәр хата җибәрсәгез – сезне гафу итәргә мөмкиннәр. Ә академик хезмәткә кагылышы формаль законнарны үтәү мәҗбүри.

 

Академик эшләргә куелган таләпләр

 

Академик эшләргә куелган гомуми таләпләр

 

Барлык академик эшләр дә компьютерда 1,5 интервал аша җыела, бер биттә, буш урыннарны һәм тыныш билгеләрен дә кертеп, 1800 билге булырга тиеш.

Битнең сул ягыннан – 30 мм, уң ягыннан – 10 мм, астыннан һәм өстеннән 20шәр мм. буш урын (поля) калырга тиеш.

Эчтәлек, кереш өлеш, төп өлеш, йомгаклау, кулланылган әдәбият исемлеге, кушымта яңа биттән башлана.

Бүлек исеме белән аннан соң килгән текст арасында өч интервал кадәр буш урын калырга тиеш. Бүлек һәм параграф исемнәре арасында да шулкадәр үк урын калырга тиеш. Юл уртасында булган бүлек, параграф исемнәреннән соң нокта куелмый. Исемнәрнең асларына сызарга һәм юлдан юлга күчерергә ярамый.

Гыйбарәләрне (фразалар), юл башыннан 5 мм эчкә кереп, кызыл юлдан язарга кирәк.

Чит телдәге текст тулысы белән компьютерда җыелырга яки кулдан язылырга тиеш (бер үк вакытта компьютерда да җыю һәм кулдан язу рөхсәт ителми).

Битләргә тәртип буенча номерлар сугылырга тиеш. Битнең саны аста уң як почмакта куела. Битләр титул битеннән алып санала, тәртип саннары кереш өлешеннән алып куела.

 

 

Цитаталарны бирү кагыйдәләре

1. Текст куштырнаклар эченә алына һәм чыганакта бирелгәнчә, авторның язу үзенчәлекләрен исәпкә алып, тәкъдим ителә.

2. Цитата тулысынча бирелергә тиеш. Цитата итеп китерелә торган кисәкне кыскарту һәм мәгънәсен үзгәртү рөхсәт ителми. Сүзләр төшереп калдырылган очракта, алар урынына күп нокталар куела.

3. Һәрбер цитатаның чыганагы күрсәтелергә тиеш. Чыганакны библиография стандартларына булган таләпләргә туры китереп күрсәтергә кирәк.

 

Академик эшләрнең тәртибе

 

Барлык академик эшләрнең аңлатма язуы түбәндәгечә булырга тиеш:

ТИТУЛ БИТЕ

ЭЧТӘЛЕК

ТЕКСТ:

КЕРЕШ ӨЛЕШ

ТӨП ӨЛЕШ

ЙОМГАКЛАУ

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

 

ТИТУЛ БИТЕ

Титул битендә әлеге эш (диплом, курс эше яки реферат) белән җитәкчелек итүче укытучы эшләгән академия учреждениесе исеме; эшнең нинди предметтан һәм кайсы тема буенча язылуы; укытучының фамилиясе, исеме һәм атасының исеме; укучының фамилиясе, исеме һәм атасының исеме; төркем саны (курс, бүлек); шәһәр исеме; эшне башкару елы күрсәтелергә тиеш.

 

ЭЧТӘЛЕК

Эчтәлек бер биткә сыеп бетсә – яхшы.

Эчтәлек үрнәге:

ЭЧТӘЛЕК

Кереш өлеш......................................................................................................................................3

 

1 бүлек. Ислам рухы........................................................................................................................4

1.1 Иман...............................................................................................................................5

1.1.1 Пәйгамбәрләр.....................................................................................................6

2 бүлек. Кеше тормышында – дин..................................................................................................7

3 бүлек. Ислам буенча дөньяга караш............................................................................................8

4 бүлек. Камиллек: Ислам идеалы.................................................................................................25

5 бүлек. Урта юл..............................................................................................................................35

Йомгаклау........................................................................................................................................50

Кулланылган әдәбият исемлеге....................................................................................................52

 

ТЕКСТ

Текст түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:

а) эчтәлеккә туры килергә тиеш,

б) кереш өлештән, төп өлештән, йомгаклаудан торырга тиеш.

Кереш өлеш, төп өлешнең аерым бүлекләре, йомгаклау һәрвакыт яңа юлдан башлана.

КЕРЕШ ӨЛЕШ

Кереш өлеш тулы бер эшнең уннан бере (1/10) күләмендә булырга тиеш.

Кереш өлештә түбәндәге пунктлар чагылыш табарга тиеш:

а) эшнең темасын билгеләү;

б) ни өчен әлеге теманы сайлаганны нигезләп бирү;

в) әлеге темага караган әдәбиятка күзәтү ясау;

г) теманы ачып бирүнең чикләрен күрсәтү.

ТӨП ӨЛЕШ

Хезмәтнең теория өлешендә әлеге теманың төп нигезнамәләре күрсәтелә. Ул берничә бүлектән торырга мөмкин. Аерым бүлекләрнең исемнәре эшнең гомуми исеме белән туры килмәскә тиеш. Бүлекләр бер-берсе белән, мәгънә ягыннан

кискен аерылмыйча, эзлекле рәвештә тоташырга тиеш.

ЙОМГАКЛАУ

Ул тулы эшнең якынча егермедән бер өлешен (1/20) тәшкил итә.

 

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

Һәрбер китап түбәндәге үрнәк буенча язылырга тиеш:

- авторның фамилиясе һәм инициаллары (әгәр автор булса);

-китапның тулы исеме;

- авыш сызыктан соң (/) тәрҗемәче яки редактор турында мәгълүмат (әгәр бер

төркем авторлар булса);

-томнар саны турында мәгълүмат;

- сызыктан (-) соң китап басылып чыккан шәһәр исеме;

-ике ноктадан (:) соң нәшриятның исеме;

-өтердән (,) соң китапның басылып чыккан елы.

Үрнәк:

1. Ислаев Ф.Г. Идел буенда православие миссионерлары. – Казан: Татар китап нәшрияты, 1999, 250 бит.

2. Ши-Дзин. Җырлар китабы. / Тәрҗ. А.Штукина. – М.: Художественная литература, 1987, 100 бит.

3. Асад, Мухаммад. Ислам рухы турында. /Тәрҗ. А. Шаһидуллина. – Кельн: Исламская Научная Академия, 1984, 125 бит.

 




<== предыдущая лекция | следующая лекция ==>
Цитаталарны бирү кагыйдәләре | 

Дата добавления: 2015-08-30; просмотров: 1185. Нарушение авторских прав; Мы поможем в написании вашей работы!



Практические расчеты на срез и смятие При изучении темы обратите внимание на основные расчетные предпосылки и условности расчета...

Функция спроса населения на данный товар Функция спроса населения на данный товар: Qd=7-Р. Функция предложения: Qs= -5+2Р,где...

Аальтернативная стоимость. Кривая производственных возможностей В экономике Буридании есть 100 ед. труда с производительностью 4 м ткани или 2 кг мяса...

Вычисление основной дактилоскопической формулы Вычислением основной дактоформулы обычно занимается следователь. Для этого все десять пальцев разбиваются на пять пар...

Экспертная оценка как метод психологического исследования Экспертная оценка – диагностический метод измерения, с помощью которого качественные особенности психических явлений получают свое числовое выражение в форме количественных оценок...

В теории государства и права выделяют два пути возникновения государства: восточный и западный Восточный путь возникновения государства представляет собой плавный переход, перерастание первобытного общества в государство...

Закон Гука при растяжении и сжатии   Напряжения и деформации при растяжении и сжатии связаны между собой зависимостью, которая называется законом Гука, по имени установившего этот закон английского физика Роберта Гука в 1678 году...

Приложение Г: Особенности заполнение справки формы ву-45   После выполнения полного опробования тормозов, а так же после сокращенного, если предварительно на станции было произведено полное опробование тормозов состава от стационарной установки с автоматической регистрацией параметров или без...

Измерение следующих дефектов: ползун, выщербина, неравномерный прокат, равномерный прокат, кольцевая выработка, откол обода колеса, тонкий гребень, протёртость средней части оси Величину проката определяют с помощью вертикального движка 2 сухаря 3 шаблона 1 по кругу катания...

Неисправности автосцепки, с которыми запрещается постановка вагонов в поезд. Причины саморасцепов ЗАПРЕЩАЕТСЯ: постановка в поезда и следование в них вагонов, у которых автосцепное устройство имеет хотя бы одну из следующих неисправностей: - трещину в корпусе автосцепки, излом деталей механизма...

Studopedia.info - Студопедия - 2014-2024 год . (0.009 сек.) русская версия | украинская версия