Нчы сыйныф укучыларына ДЙА эшендә изложение язу алгоритмы
1.
Текстның темасын ачыклагыз, ягъни текстта сүзнең кем яки нәрсә турында булуын билгеләгез. Моны билгеләүдә сезгә текстның исеме, анда күп тапкыр кабатлана торган төп сүзләр, геройларның эш-гамәлләре, автор сүзләре ярдәм итә ала. 2. Тексттан төп фикерне, идеяне табыгыз. Ул һәрвакыт тема белән бәйле була. “Автор нәрсә әйтергә тели? Безне нәрсәгә өнди?” – дигән сорауларга җавап табу тексттның төп фикерен, идеясен билгеләүгә китерә. 3. Текстның стилен һәм сөйләм тибын ачыклагыз. Әлеге гамәл текстны җыйнакландырганда кирәк булачак. Җыйнакландырылган тектта да автор стиле сакланырга тиеш. (Мәсәлән, әдәби текстта башлам, вакыйгалар үстерелеше,
19
кульминация һәм чишелеш бирелә; тасвирлама текст сөйләм предметы һәм аңа хас төп сыйфатларны аерып күрсәтү белән аерылып тора; фикерләмә текстта гомуми тезислар, аргументлар, дәлилләр һәм нәтиҗә бирелә). 4. Те кстның микротемаларын ачыклагыз һәм язма өчен план төзегез. Микротемалар, гадәттә, абзацлар саны белән тәңгәл килә. Алар тулы бер текстның кечкенә өлешләрен тәшкил итәләр һәм бер-берсе белән бәйле булалар. Һәр микротеманы ачыклый торган сүзләр җыелмасын туплагыз. Һәр кызыл юлның төп фикерен ачыклагыз. Артык һәм кабатлана торган сүзләрне төшереп калдырып, һәр абзацны аерым-аерым формалаштырыгыз. Текстны тулы килеш укып карагыз. Кызыл юллар арасындагы бәйләнеш булуына, артык сүзләр булмауга игътибар итегез.
|