Иңеллектә булу һәм авырлыклар тудырмау
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ عَبْدِ الرَّحْمَنِ بْنِ صَخْرٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ: سَمِعْتُ رَسُولَ اللَّهِ ﷺ يَقُولُ: مَا نَهَيْتُكُمْ عَنْهُ فَاجْتَنِبُوهُ ، وَمَا أَمَرْتُكُمْ بِهِ فَأْتُوا مِنْهُ مَا اسْتَطَعْتُمْ ، فَإِنَّمَا أَهْلَكَ الَّذِينَ مِنْ قَبْلِكُمْ كَثْرَةُ مَسَائِلِهِمْ وَاخْتِلافُهُمْ عَلَى أَنْبِيَائِهِمْ Әбү Һөрәйрә сөйләгән: «Мин Пәйгамбәрнең болай дигәнен ишеттем:«Мин сезгә тыйган нәрсәдән сакланыгыз. Мин боерган нәрсәнең булдыра алганын кылыгыз. Чөнки сезгә кадәр яшәүчеләрне күп сорау бирүләре һәм пәйгамбәрләре белән килешмәүләре һәлак итте». (Бохари; Мөслим) Яхшы һәм хәләл нәрсә генә кабул була
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ ﷺ: إِنَّ اللَّهَ طَيِّبٌ لا يَقْبَلُ إِلاَّ طَيِّبًا ، وَإِنَّ اللَّهَ أَمَرَ الْمُؤْمِنِينَ بِمَا أَمَرَ بِهِ الْمُرْسَلِينَ فَقَالَ تَعَالَى: } يَا أَيُّهَا الرُّسُلُ كُلُوا مِنَ الطَّيِّبَاتِ وَاعْمَلُوا صَالِحًا { وَقَالَ تَعَالَى: } يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُلُوا مِنْ طَيِّبَاتِ مَا رَزَقْنَاكُمْ { ثُمَّ ذَكَرَ الرَّجُلَ يُطِيلُ السَّفَرَ أَشْعَثَ أَغْبَرَ يَمُدُّ يَدَيْهِ إِلَى السَّمَاءِ يَا رَبُّ يَا رَبُّ ، وَمَطْعَمُهُ حَرَامٌ ، وَمَشْرَبُهُ حَرَامٌ ، وَمَلْبَسُهُ حَرَامٌ، وَغُذِّيَ بِالْحَرَامِ ، فَأَنَّى يُسْتَجَابُ لَهُ Әбү Һөрәйрә разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Аллаһының Илчесе әйтте: «Әй кешеләр, Аллаһ – Яхшы һәм Ул яхшыдан башканы кабул итми. Дөреслектә, Аллаһ мөэминнәргә пәйгамбәрләргә боерган нәрсәне боерган. Аллаһы Тәгалә әйткән: «Әй пәйгамбәрләр! Яхшыны ашагыз һәм изге гамәлләр кылыгыз».(Мөэминүн 51 аять.) Аллаһы Тәгалә, шулай ук, әйткән: «Әй иман китерүчеләр! Без сезгә биргән яхшыларны ашагыз...»(Бәкарә 186 аять.) Шуннан соң, Пәйгамбәр галәйһиссәләм тузанга баткан, тузгыган чәчле, озак вакыт сәфәрдә булган кешене искә алды. Ул кеше кулларын күккә таба күтәрә һәм: «Әй Раббым, әй Раббым!» – дип кабатлый. Әмма аның ашаганы – хәрам, эчкәне – хәрам, киеме – хәрам, ул хәрам белән тукландырылган. Аңа ничек итеп җавап бирелсен соң?» (Әхмәд; Мөслим; Тирмизи) Уртача булу һәм шикледән баш тарту عَنْ أَبِي مُحَمَّدٍ الْحَسَنِ بْنِ عَلِى بِن أَبِي طَالِبٍ ، سِبْطِ رَسُولِ اللَّهِ ﷺ وَرَيْحَانَتِهِ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُمَا ، قَالَ: حَفِظْتُ مِنْ رَسُولِ اللَّهِ ﷺ: دَعْ مَا يَرِيبُكَ إِلَى مَا لا يَرِيبُكَ Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең сөеклесе һәм оныгы Әбү Мөхәммәт Хәсән бине Гали бине Әбү Талип разыяллаһү ганһү әйткән: «Мин Аллаһының Илчесенең болай дигәнен ишеттем: «Үзеңдә шик уяткан нәрсәне ташла, шик уятмаганына мөрәҗәгать ит». (Әхмәд; Насаи; Тирмизи) №11. Файдалы нәрсәләр белән шөгыльләнү;
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ (عن النبي ﷺ) قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ ﷺ:مِنْ حُسْنِ إِسْلامِ الْمَرْءِ تَرْكُهُ مَا لا يَعْنِيهِ Әбү Һөрәйрә сөйләгән: «Аллаһының Илчесе әйтте: «Кешенең үзенә кагылмаган нәрсә белән шөгыльләнмәве аның Исламны дөрес тануын күрсәтә». (Ибн-Мәдҗә; Тирмизи)
|