Студопедия — Билет №16. 1. Татарстанның башкаласы турында сөйлә
Студопедия Главная Случайная страница Обратная связь

Разделы: Автомобили Астрономия Биология География Дом и сад Другие языки Другое Информатика История Культура Литература Логика Математика Медицина Металлургия Механика Образование Охрана труда Педагогика Политика Право Психология Религия Риторика Социология Спорт Строительство Технология Туризм Физика Философия Финансы Химия Черчение Экология Экономика Электроника

Билет №16. 1. Татарстанның башкаласы турында сөйлә






1. Татарстанның башкаласы турында сөйлә;.

Казан - Татарстан Республикасының башкаласы. Ул Иделнең сул ярында урнашкан. Аның мәйданы - 300 квадрат км га якын. Шәһәрдә 1 млн 200 гә якын кеше яши.

Казан - тарихи һәм архитектура һәйкәлләренә бай шәһәр. Башкаланың иң матур урыны - Казан Кремле. Шәһәрнең тарихы шушыннын башланган. Кремль Казансу буенда урнашкан. Ул биек таш стена белән әйләндерелгән. Казан ханлыгы чорында /Кремльдә Хан сарае, биш таш мәчет һәм башка биналар булган. Хан сарае урынында хәзер Президент резиденциясе урнашкан. Кремльнең иң борынгы һәм истәлекле урыны - Сөембикә манарасы. Ул 58 метр биеклектә, җиде катлы. Бу манара - Казанның изге символы: Казан кунаклары Кремльгә ак таштан салынган Спас манарасының капкасы аша керәләр.

Казан - мәдәни үзәк. Монда күпсанлы музейлар, күргәзмә һәм концерт заллары бар. Шәһәрдә 6 театр эшли: М.Җәлил исемендәге '1 Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, В.Качалов исемендәге Зур рус драма 1 театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Яшь тамашачы театры, Татар дәүләт Курчак театры.

 

Казан - фән үзәге. Биредә Татарстан Фәннәр академиясе, күпсанлы югары уку йортлары урнашкан. Шуңа күрә дә Казанны студентлар шәһәре дип йөртәләр. Федераль университет, техник һәм технологик, энергетик һәм медицина университеты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм башка югары уку йортларында 70 меңнән артык студент белем ала. /

Элек-электән Казан промышленность үзәге булып тора. Шәһәрдә күпсанлы завод-фабрикалар самолетлар, вертолетлар, медицина җиһазлары, мех һәм тегү әйберләре һ.б. җитештерә.

Казан - борынгы тарихи шәһәр. 2005 елда Татарстан башкаласының меңьеллыгы Россия күләмендә бәйрәм ителде. Меңьеллык уңаеннан шәһәребез бик үзгәрде: яңа биналар төзелде, искеләре төзекләндерелде. Кремльдә искиткеч матур Кол Шәриф мәчете торгызылды. Казанда берсеннән-берсе матур биналар, яңа мәйданнар һәм һәйкәлләр барлыкка килде: Казан Ратушасы, Боз сарае, Меңьеллык паркы, халыкара ат спорты комплексы һ.б.

Бүгенге көндә Казан Универсиадага әзерләнә. 2013 елда бездә бөтендөнья студентлар олимпия уеннары уздырылачак

Тема буенча сораулар:

• Татарстан Республикасының башкаласы кайда урнашкан?

• Шәһәрнең мәйданы нинди, анда күпме кеше яши?

• Казан Кремле турында нәрсәләр беләсең?

• Казанда нинди музейлар бар?

• Башкалабызда нинди театрлар эшли?

• Казанны ни өчен студентлар шәһәре дип йөртәләр?

• Меңьеллык уңаеннан Казанда нинди биналар төзелде/торгызылды?

• Бүгенге көндә Казан нәрсәгә әзерләнә?

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә;.

Бүләк

Илшат мәктәптә рәсем ясау белән танылды. Дуслары да көн саен диярлек, аңа рәсем ясатырга керәләр. Ялындырмый малай, тиз генә ясап бирә.

Илшат бүлмәсендә әтисе ясап биргән барлык җиһазларга да күз ташлап алды да сөенеп елмайды. Улына рәсем ясарга җайлы булсын дип тырышкан әтисе. Менә аның кечкенә өстәле. Нинди генә буяулар юк монда! Җаның ниндиен тели, шундыйны сайла. Өч көн элек кенә Илшат янына дусты Радик кергән иде. — Берсекөнгә минем абыйның туган көне, сине дә чакырырга кушты. Кич белән үткәрәбез. Кил, яме! Бик матур рәсем ясап алып кил!

Илшат чакыруны кабул итте, килергә сүз бирде. Рәсем дә матур булды. Радикның абыйсы шатланыр инде, бүләккә сокланыр.

Бер атнадан Илшатның әтисенең дә туган көне җитә. Шуннан озак та түгел әнисенеке. Илшатлар гаиләсендә туган көннәрне һәр ел матур итеп үткәрәләр. Бәйрәм табыны әзерлиләр, теләкләр әйтәләр. Илшат та әтисе белән әнисенә, кибеттән сатып алып, матур әйберләр бүләк итә. Әлбәттә инде, акчаны я әтисе, я әнисе бирә. Ләкин алар моңа әллә ни сөенмиләр кебек. Рәхмәт әйтәләр дә тыйнак кына елмаеп куялар. Бүген Илшат, уйлана торгач, әлеге тыйнак рәхмәтнең серенә төшенде. Радикның абыйсына бүләк итәргә дип ясалган рәсемне күргәч, әнисенең аңа сокланып караганын искә төшерде. Бәлки әнисенең шушы рәсемне бүләккә алачак егет урынында буласы килгәндер? Илшатка шулай тоелды.

Әйе, моннан соң әтисе белән әнисенә дә үз кулы белән эшләнгән бүләк бирәчәк ул. Иң кадерле кешеләре өчен бөтен күңел җылысын, мәхәббәтен салып ясаячак ул бу рәсемнәрне.

(Г.Лотфуллинадан)

3. Фигыльләрне татарча язып бетер.

моет ю ___

помогает мыть ю______

моется (сам) ю______

моется (кем-то или чем-то) ю______

заставляет мыть ю______

 







Дата добавления: 2015-06-15; просмотров: 445. Нарушение авторских прав; Мы поможем в написании вашей работы!



Обзор компонентов Multisim Компоненты – это основа любой схемы, это все элементы, из которых она состоит. Multisim оперирует с двумя категориями...

Композиция из абстрактных геометрических фигур Данная композиция состоит из линий, штриховки, абстрактных геометрических форм...

Важнейшие способы обработки и анализа рядов динамики Не во всех случаях эмпирические данные рядов динамики позволяют определить тенденцию изменения явления во времени...

ТЕОРЕТИЧЕСКАЯ МЕХАНИКА Статика является частью теоретической механики, изучающей условия, при ко­торых тело находится под действием заданной системы сил...

Методы прогнозирования национальной экономики, их особенности, классификация В настоящее время по оценке специалистов насчитывается свыше 150 различных методов прогнозирования, но на практике, в качестве основных используется около 20 методов...

Методы анализа финансово-хозяйственной деятельности предприятия   Содержанием анализа финансово-хозяйственной деятельности предприятия является глубокое и всестороннее изучение экономической информации о функционировании анализируемого субъекта хозяйствования с целью принятия оптимальных управленческих...

Образование соседних чисел Фрагмент: Программная задача: показать образование числа 4 и числа 3 друг из друга...

МЕТОДИКА ИЗУЧЕНИЯ МОРФЕМНОГО СОСТАВА СЛОВА В НАЧАЛЬНЫХ КЛАССАХ В практике речевого общения широко известен следующий факт: как взрослые...

СИНТАКСИЧЕСКАЯ РАБОТА В СИСТЕМЕ РАЗВИТИЯ РЕЧИ УЧАЩИХСЯ В языке различаются уровни — уровень слова (лексический), уровень словосочетания и предложения (синтаксический) и уровень Словосочетание в этом смысле может рассматриваться как переходное звено от лексического уровня к синтаксическому...

Плейотропное действие генов. Примеры. Плейотропное действие генов - это зависимость нескольких признаков от одного гена, то есть множественное действие одного гена...

Studopedia.info - Студопедия - 2014-2024 год . (0.009 сек.) русская версия | украинская версия