Студопедия — Рафаэль Нурудинович Безертинов 10 страница
Студопедия Главная Случайная страница Обратная связь

Разделы: Автомобили Астрономия Биология География Дом и сад Другие языки Другое Информатика История Культура Литература Логика Математика Медицина Металлургия Механика Образование Охрана труда Педагогика Политика Право Психология Религия Риторика Социология Спорт Строительство Технология Туризм Физика Философия Финансы Химия Черчение Экология Экономика Электроника

Рафаэль Нурудинович Безертинов 10 страница






 

Корый яңгыр яумагач.

 

Бакчалардан ни кирәк,

 

Алма пешеп тормагач,

 

Яңгыр яу, яу, яу!

 

Игеннәр дә күп булсын,

 

Сыерлар да тук булсың

 

Безгә катык, сөт булсын,

 

Яңгыр яу, яу, яу!

 

Ашлык уңсын ызанда,

 

Ботка пешсен казанда;

 

Алтын кашык базарда,

 

Көмеш кашык болытта.

 

Нык яварга онытма!

 

Яңгыр яу, яу, яу,

 

Иләктән, чиләктән,

 

Пәрәмәчтән, коймактан,

 

Арыштан, бодайдан,

 

Без сорыйбыз Ходайдан.

 

Бир, Тәңре бир, Тәңре.

 

Биргәнеңне кире алма.

 

Яңгыр яу, яу, яу,

 

Сыерларда сөт булсын,

 

Хайваннар да тук булсын.

 

Игеннәрнең башлары

 

Чума чире йөрмәсен!

 

Яңгыркаем, яу, яу, яу!

 

Иген-ашлык күп булсын,

 

Башаклары тук булсын,

 

Кибән-эскерт зур булсын!

 

Яңгыркаем яу, яу, яу!

 

Кара сарык суярмын,

 

Ботын сиңа куярмын:

 

Сөтле сыер абзарда,

 

Бар да булыр яуганда,

 

Яңгыркаем яу, яу, яу!

 

Яшен һәм күк күкрәү келәве

 

Күк буйлатып Бөркет килә,

 

Кара болыт өркеп килә...

 

Бөркет-бөркет, кил-кил,

 

Яңгыр алып кил!...

 

Эш (өмә) башлаганда

 

Башлыйк теләкне

 

Күтәрик беләкне,

 

Кояш, күрү бул!

 

* * *

 

Башлыйк эшне,

 

Җыйыйк көчне,

 

Кояш күрүче бул!

 

* * *

 

Аягың җиңел булсын,

 

Фәрештә сеңел булсын!

 

Юлга чыгар алдыннан әйтелә

 

Уң аяктан атлап чыкканда әйтәләр:

 

Юлдашым Күңел хан булсын,

 

Кулбашыма фәрештәләр кунсын!

 

Зур эшкә керешкәндә

 

Үсү белән ил йорт бир,

 

үкенү белән ярлык бир,

 

изге эшне этә бир,

 

ашымызга ярлык бир.

 

* * *

 

Уй теләгемне, көч-котымны чит як алмасын,

 

башлаган эшем ярты юлда калмасын,

 

йөрәгемне ярук-ялкын ялмасын!

 

Үз-үзенә саулык-исәнлек теләү

 

И Тәңрем! Тәнемне саулыкта тот!

 

И Тәңрем! Колакларымны саулыкта тот!

 

И Тәңрем! Күзләремне саулыкта тот!

 

И Тәңрем! Кул-аякларымны саулыкта тот!

 

И Тәңрем! Йөрәк-бавырымны саулыкта тот!

 

И Тәңрем! Эчке әгъзаларымны саулыкта тот!

 

И Тәңрем! Ыдук абаларга үзеңә сыендыр!

 

И Тәңрем! Син минем бердәнбер! Сакла мине!

 

 

Балага теләк

 

Үс-үс, үс итә,

 

Балам үсеп тә җитә.

 

Аюдай олпат бул,

 

Бүредәй батыр бул,

 

Арысландай егәрле,

 

Боландай матур бул!

 

Төлкедәй зирәк бул,

 

Барына кирәк бул!

 

Җыландай җылгыр бул,

 

Куяндай күзле бул!

 

барчакта бер сүзле бул!

 

Сандугачтай телле бул,

 

Сагынырдай илле бул!

 

Үс-үс, зу-у-ур булып үс!

 

Баланы үс-үс иттерү

 

(Бала коендырганда да әйтелә)

 

Үс-үс, үс итә,

 

Балам үсеп тә җитә.

 

Булчыл, булчыл, булчыл бул,

 

Бүдәнәдәй тулчык бул!

 

Үр куяныдай күзле бул,

 

Адәм тапмас сүзле бул!

 

Минем кулым түгел, Әйшә-Батман кулы,

 

Коенганың Идел суы

 

Йөрер юлын атаң юлы,

 

Торыр җирең бабаң җире,

 

Сайрар телең анаң теле,

 

Карышма да тибешмә,

 

Яңа кердән инешкә,

 

Киерелгәндә киртә буе,

 

Сузылганда солы буе,

 

Үс-үс!

 

Баланы мунча керткәндә әйтелә

 

Атаң кискән утын түгел,

 

Анаң яккан мунча түгел,

 

Аюдай ага бул,

 

Бүредәй бөгә бул.

 

Аю баласы,

 

Бүре баласы,

 

Мунча ташы,

 

Бүрәнә башы,

 

Картны күрсәң, “бабай” диген!

 

Карчык курсәң,”әби” диген!

 

Яшьне күрсән, “абзый” диген, “Җиңги” диген!

 

Тәмле-татлы телле бул!

 

Минем кулым түгел,

 

Әйшә-Батманың кулы,

 

Минем телем түгел,

 

Идел кичкән инәкәләр теле.

 

Табын артына утыргач

 

әйтелә торган теләкләр.

 

Азыгың баш булсын,

 

Җаныңа аш булсын!

 

* * *

 

Сихәткә булсын,

 

Тәнеңә кунсын!

 

Яңа киемне алкышлау

 

“Җылы (эссе) тәнеңдә тузсын!”

 

Яңа күлмәк кигәндә әйтелә

 

— Эссе (җылы) тәнеңдә тузсын!

 

— Тәнеңә җылы (сихәт) бирсен!

 

— Тәнең күркәмләнсен, җаның иркәләнсен!

 

Бәла-казага, югалтуга дучар булгач

 

— Йәрдәмле каза булсын!

 

— Бере китсен, уны кайтсын!

 

Начар хәбәргә җавап

 

Авызыңнан җил алсын,

 

Илтеп куеныңа салсын!

 

 

Өй салганда

 

Ярдәмле нигез булсын,

 

Кот-шатлык белән тулсын!

 

* * *

 

Ярдәмле нигез булсын,

 

Котыгыз тигез булсын!

 

Өйнең бар почмагына

 

Ак фәрештәләр кунсын!

 

Киләчәккә теләк

 

— Алдыңа ак көн тусын!

 

— Бар көнеңдә — ак кояш!

 

— Кояшың атсын, яшәү котың артсын!

 

— Көннәрең якты булсын,

 

— Кот-шатлык белән тулсын!

 

— Йолдыз санынча көн яшә.

 

Эш өстендәге кешегә

 

— Тәңре (Ходай) ярдәм бирсен!

 

— Кайтару:”Үзеңне монда бирсен!”

 

— Эштә (эшеңдәге) уңлык — җаныңа саулык!

 

 

Яңа ашлык көткәндә

 

— Игенгә котлок, җанга саулык!

 

— Тәңре сулышын өрсен, мул итеп уңышын бирсен!

 

 

Эш беткәч әйтелә

 

— Кулны куйган — эш беткән!

 

— Тәңре булышты — өй салышты!

 

— Тәңре әҗерен бирде — безнең күңелне күрде.

 

 

Дөресне раслаганда

 

— Йөзем ак, сүзем күк!

 

— Аклыкны чакырам, пакьлекне чакырам — күңелем күк.

 

Яки:

 

— Аклыкны чакырам, күклекне чакырам — күңелем ак!

 

Кимчелекне әйткәндә

 

— Күңелеңә авыр алма.

 

— Күңелеңә авыр килмәсен!

 

— Күңелеңә авыр китермә!

 

Бөтенлеккә

 

— Күңелең түгәрәк булсын!

 

— Күңелең бөтен булсын!

 

Күңел теләкләре

 

— Күңелеңә хуш килсен!

 

— Күңелең кара сыер сөте кебек ап-ак булсын!

 

— Күңел кояшы сүнмәсен!

 

— Күңел йолдызың сүнмәсен!

 

— Йөрәгеңә май булып ятсын!

 

— Йөзең ак булгыры, күңелең пакь булгыры!

 

Җан теләкләр

 

Күкәй эчендә сары бул!

 

Күк Тәңренең яры бул!

 

* * *

 

Йөзең ак булсын!

 

Сүзең күк булсын!

 

* * *

 

Күңел күгең яктырсын,

 

Җан сагында күк торсын!

 

Ярдәм иткән кешегә теләк

 

— Ярук төшкере, кулыңа чәчәк үскере!

 

— Ярдәмең Тәңредән әйләнеп кайтсын!

 

— Бездән кайтмаса, Тәңредән (Ходайдан) кайтсын!

 

Кичерү сорау

 

— Бездән язык, сездән Ярлык (багышлау, бүләк-

 

санак).

 

Башлау теләге

 

— Бездән кот, Тәңредән (Ходайдан) канат!

 

Үсмерләргә теләк

 

— Айдан ару бул, судан сылу бул!

 

— Айдан йөз (бит) иңсен, кояштан көч иңсен!

 

Юлга озатканда

 

— Ай йөр, аман йөр!

 

— Ай йөре дә сау йөре!

 

Өйләнешкән яшьләрнең котын арбау

 

Кыңгыраулар чаң кага

 

Урамнарда чаң кала;

 

Ике яшьнең котлыгына

 

Бөтен дөнья таң кала.

 

Атларыбыз, атларыбыз,

 

Канатлы чаптырабыз;

 

Безнең дә бер булыр икән

 

Киленле чакларыбыз.

 

Әй, ай батсын, ай батсын,

 

Кызарып таңлар атсын.

 

Тулган айдай яшь киленне

 

Туганнарыгыз яратсын!

 

Яшь киленне арбау

 

Исән генә килдеңме, балам?

 

Ак күңелдән сиңа арбау салам:

 

Төкле аягың белән, талмас кулың,

 

Таймас табаның белән кил!

 

Юраганың юш булсын,

 

Курыкканың буш булсын,

 

Яңгышагың юл булсын,

 

Эшең, көнең уң булсын,

 

Ашың, суың мул булсын;

 

Йөзең айдай,

 

Сүзең балдай,

 

Күңелең майдай булсын;

 

Арысландай алты батырың,

 

Җиләктәй җиде матурың тусын,

 

Батырларың мал тапсын,

 

Матурларың мал тапсын,

 

Алтының алтындай игелеген,

 

Җиденең җефәктәй изгелеген күреп картай!

 

Киленне китмәсен дип арбау

 

Казаның өреле булсын,

 

Китмәскә килерең булсын,

 

Чүмергәнең май булсын,

 

Ашаганың бал булсын;

 

Гаиләң ишле, бай булсын,

 

Абзарың тулы мал булсын,

 

Куңелең кинә тотмасын,

 

Авызын серкә йотмасын,

 

Сыер-танаң мөңгердәп

 

Күз ачтырсың киленем;

 

Өлгерем бул, киленем,

 

Арбавым шушы минем...

 

Кияүне арбау

 

Тәңре буын өзелмәсен күрә,

 

Хуш киләсең, берек!

 

Кызыбызнын иле-көне — синдә,

 

Хуш киләсең, берек!

 

Матур тормыш, тигез кот сезгә,

 

Хуш киләсең, берек!

 

Берек! Берек! Берек!

 

Яшь киленгә әйтелә торган теләк:

 

“Алгы итәгеңне бала бассын,

 

арткы итәгеңне байлык бассын!”

 

Яңа өйне арбау

 

Күк Тәңре исеме белән,

 

Ак Кояш исеме белән,

 

Көмеш Ай исеме белән,

 

Җир — Су исеме белән,

 

Ияләрне чакырам,

 

Ак тәкәгә утырам

 

(Күк Биягә утырам),

 

Тәңре йөзенә багып,

 

Бер чүгәлим, бер торам...

 

Кулларны күккә чөеп,

 

Сулламагыз, уңлагыз,

 

Шушы яңа нигезгә

 

Арбау әйтәм — тыңлагыз;

 

Өй иясе, танып кал,

 

Авызыңа бал-май ал,

 

Игелекләрең белән

 

Мәңгелеккә сөеп кал,

 

Матур шушы өйдә кал.

 

Түбәсенә туклык бир,

 

Нигезенә ныклык бир,

 

Хуҗаларга байлык бир,

 

Явызларга коллык бир.

 

Учагыңда ут янсын,

 

Табасына май тамсын,

 

Тимергә игелек булсын,

 

Изге кирәмәт булсын,

 

Утка сугым суелсын,

 

Абаларга куелсын,

 

Өрәкләр һәм Йерекләр

 

Тынычлыкка туенсын!

 

Елга бер Умай ашы,

 

Ул ич Тәңре кояшы,

 

Табынларга бай булсын,

 

Өй балага күмелсен!

 

Бәбәйгә сиртмә кирәк,

 

Бабайга таяк кирәк,

 

Кызларга яулык кирәк,

 

Егеткә аяк кирәк,

 

Ирләргә йөрәк кирәк!

 

Бичура ярдәм итсен,

 

Албасты чыгып китсең,

 

Йортның дүрт почмагында

 

Тимерче күрмәс көтсен,

 

Дүртесенә дүрт тимер,

 

Шулар байлыкка күмер...

 

Чулпан бабай мал бирсен,

 

Зәңге бабай юл бирсен,

 

Умай-ана углы бирсен,

 

Кызыр-Батман кул бирсен!

 

Авырулар кермәсен,

 

Кара күзләр күрмәсен,

 

Чит-ят илнең, камчылар

 

Йортка якын йөрмәсен!

 

Өйгә каргау кермәсен!

 

Тфү! Тфү! Тфү!

 

Читят эткә ярдәм шул!

 

Авыз-борыны тулсын!

 

Козгын бодын азмасын,

 

Кара кайгы язмасын,

 

“Кара үлем” савыты

 

Мәңгелеккә тулмасын!

 

Күк иясе — Тәңребез

 

Котлау-ырыс юлласын!

 

Тәңре исеме белән,

 

Кояш исеме белән,

 

Җир-Су җисеме белән:

 

Матурлык,— сезгә,

 

Батырлык,— сезгә,

 

Бар җанга ил бирсен,

 

Балага тел бирсен,

 

Изгегә чәчкә бирсен,

 

Явызга көл бирсен,

 

Мәңге яшәгез!

 

Артсын кешегез,

 

Булсын ишегез!

 

Иренә сыгыт

 

1. Актык мизгелләреңне торасың,

 

2. Җиткән ат кебек чыгып китәргә...

 

3. Каян килде сиңа бу үлем?

 

4. Сары җапырак кебек саргайдың,

 

5. Кара тупырак кебек карамыктың, закунгынам!

 

6. Кичәдән бирле тен җаныңда торабыз

 

7. Авызың(н)ы ачып бер сүз дә дәшмисең,

 

8. Күзең(н)е күтәреп бер дә карамыйсың,

 

9. Мине ташлап китәргә торасың,

 

10. Ник мине дә алмыйсың үзең белән.. Эһе, һе, һе..

 

11. Ничек торырмын соң мин синсез?

 

12. Уң канатың белән каксаң (каксам?)

 

13. Сул канатың астына алдың..

 

14. Кайан инде синең кебек манатым (канатым) булыр?

 

15. Кайан көтәрмен инде мин сине?

 

16. Үрге җулдан көтсәм дә

 

17. Cин килмәссең,

 

18. Түбәнге урамнан көтсәм дә

 

19. Син булмассың,

 

20. Кайан тыңларым инде инде

 

21. Син булмассың, синең сүзең(н)е?

 

22. Керәдер идең дә

 

23. Үдә сең ме, аҗагы?— диеп дәшәдер идең.

 

24. Инде кемнә(р) булыр мәңа синең кебек?

 

25. Ничек сүлим инде синең сүзеңне?

 

26. Ничек җырлыйм инде синең җырыңны?

 

27. Иртә торсам да

 

28. Чушы җырны җырларга калдырдың.

 

29. Кич җатсам да

 

30. Чушы сүзне сүләргә калдырдың,

 

31. Почмактан почмакка

 

32. Җөрергә калдырдың, эһе-һе-һем..

 

33. Эстиптәге әрем кебек

 

34. Селкенергә калдырдың.

 

35. Судагы агач кебек

 

36. Тирбәлергә калдырдың, җарымгынам!

 

37. Бакчага чыксам

 

38. Төрле (о)чар кошлар сайрыдыр (төрле агачлар шаулыйдыр)

 

39. Кайсы коштан тыңлармын

 

40. Синең телеңне?

 

41. Кайсы агачтан карармын

 

42. Синең буйың(н)ы?

 

43. Урманга барсам (Төрле агачлар шаулар)

 

44. (Ә) син(ң) агачың корыган булыр..

 

(бу корыган агач аның агачы дип карармын, ай, җарымгынам!)

 

45. Кырга чыксам

 

46. Төрле үлән чәчәк атар,

 

47. Ә синең чәчәгең корып кипкән булыр..

 

48. Бу кипкән чәчәк

 

49. Аның чәчәге, дип карармын ай, җарымгынам!

 

50. Актык чыгыуың

 

51. Кала кебек йортыңны,

 

52. Йакты ызба(ң)ны караңгы калдырып..

 

53. Кайтмас җиргә (о)затабыз ай: җарымгынам!

 

54. Инде кемне көтәрмен

 

55. Сине көткән кебек?

 

56. Ызбага керсәм дә син булмассың..

 

57. Каралдыга чыксам да син булмассың..

 

58. Актык баруың

 

59. Тар җулны киң итеп, җарымгынам!

 

60. Җакты койаш астында

 

61. Ничек илтеп куйарбыз сине

 

62. Караңгы җир куйынана,

 

63. Ничек түзәрсең

 

64. Караңгы җир астыңда. Эһе-һе-һе...

 

65. Аҗаң, тәтәң

 

66. Җылыда булса, каршы чыксын

 

67. Имтәкле бәбекәләрең

 

68. Каршы алырга, эһе-һе-һе...

 

69. Имгәкле бәбекәгезне

 

70. Җир астында куйарга китерәбез..

 

71. Ничек Түзәрсең җир куйынында,

 

72. Караңгы җир астында?

 

73. Агач майы җандырыр идем

 

74. Баш очында

 

75. Гүреңә җактылыгы сузылыр булса,

 

76. Баш очыңа күмер калдырыр идем

 

77. Сәңа (кирәге) була торган булса,

 

78. Алай жарый торган булса иде җарымгынам!

 

79. Ничек калдырып киттим инде

 

80. Сине(ң) үзеңне генә

 

81. Җир куйын(ы)на?

 

82. Ал мине дә җаныңа, җарымгынам!

 

83. Ник шулай

 

84. Җарый торган булмаган

 

Ай, җарымгынам!

 

85. Бары шуны гына сорыйм син(н)ән:

 

86. Куркытма, өркетмә син безне,

 

87. Җокла иңде тыныч йокыңны,

 

Ай, җарымгынам!

 

Ай, ай, ай, эһе-һе-һем...

 

Үлгән кеше артыннан әйтеп калу

 

— Авыр туфрагы җиңел булсын!

 

— Тәңре үз катына алсын!







Дата добавления: 2015-09-07; просмотров: 413. Нарушение авторских прав; Мы поможем в написании вашей работы!



Обзор компонентов Multisim Компоненты – это основа любой схемы, это все элементы, из которых она состоит. Multisim оперирует с двумя категориями...

Композиция из абстрактных геометрических фигур Данная композиция состоит из линий, штриховки, абстрактных геометрических форм...

Важнейшие способы обработки и анализа рядов динамики Не во всех случаях эмпирические данные рядов динамики позволяют определить тенденцию изменения явления во времени...

ТЕОРЕТИЧЕСКАЯ МЕХАНИКА Статика является частью теоретической механики, изучающей условия, при ко­торых тело находится под действием заданной системы сил...

Субъективные признаки контрабанды огнестрельного оружия или его основных частей   Переходя к рассмотрению субъективной стороны контрабанды, остановимся на теоретическом понятии субъективной стороны состава преступления...

ЛЕЧЕБНО-ПРОФИЛАКТИЧЕСКОЙ ПОМОЩИ НАСЕЛЕНИЮ В УСЛОВИЯХ ОМС 001. Основными путями развития поликлинической помощи взрослому населению в новых экономических условиях являются все...

МЕТОДИКА ИЗУЧЕНИЯ МОРФЕМНОГО СОСТАВА СЛОВА В НАЧАЛЬНЫХ КЛАССАХ В практике речевого общения широко известен следующий факт: как взрослые...

Виды нарушений опорно-двигательного аппарата у детей В общеупотребительном значении нарушение опорно-двигательного аппарата (ОДА) идентифицируется с нарушениями двигательных функций и определенными органическими поражениями (дефектами)...

Особенности массовой коммуникации Развитие средств связи и информации привело к возникновению явления массовой коммуникации...

Тема: Изучение приспособленности организмов к среде обитания Цель:выяснить механизм образования приспособлений к среде обитания и их относительный характер, сделать вывод о том, что приспособленность – результат действия естественного отбора...

Studopedia.info - Студопедия - 2014-2024 год . (0.009 сек.) русская версия | украинская версия