[24] Минутка математики. 60%-60%х60%=24%
Татарстан Республикасы Гимны
2013 елның 21 февралендә Татарстан парламенты депутатлары республиканың сүзле гимнын кабул итте. Татарстан гимны ике телдә язылган. Татар телендәгесе 33, рус телендәгесе 39 сүздән тора. Гимн сүзләренең һәр ике телдәгесе дә 8-әр юлга сыйдырылган. Гимн башта татар телендә, аннан соң рус телендә башкарыла. Гимнның ике телдәгесендә дә соңгы ике юл ике тапкыр кабатлана.
Татарстан гимнының сүзләрен Рамазан Байтимеров шигыре нигезендә татарча язган. Гимнның сүзләренә нигез итеп Рамазан Байтимеров тарафыннан 70нче елларда язылган “Туган ягым” шигыренең тексты алынды. Заманында нәкъ менә әлеге сүзләр Рөстәм Яхинны нәтиҗәдә республика гимнына әверелгән музыканы язуга илһамландырган булган. Рус телендәге гимн исә Филипп Пираев тәрҗемәсендә яңгырый.
2010 елның 27 май көнне Казанда ТАССРның 90 еллыгына багышланган тантаналы утырышта дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында якын арада Татарстан гимнына сүзләр язу бәйгесе игълан ителәчәген әйтте. Бу бәйге 2012 елда игълан ителде. Бәйгедә 182 автор катнашты. Моның сәбәбе Рамазан Байтимеровның кызы Кушелкова Гөлшат авторлык хокуклары бозыла дип каршы төшүе булды. 2013 елның 21 февралендә Татарстан парламенты депутатлары кабул иткән текст Рамазан Байтимеровның оригиналь текст чыганагыннан аерыла һәм аны Рамазан Байтимеровныкы дип раслап булмый.