Рәфилә Салихова
Гаилә елы. АЛТЫН ТУЙДА АЛТЫН ТЕЛӘКЛӘР. Азагына якынлашып килүче Гаилә елы уңаеннан районыбызда гаилә эчендәге тынычлык, бәхетле тигез тормышны пропагандалаучы күп төрле чаралар үтте. Бу елда аеруча нык игътибарны күп еллар бергә гомер итүчеләр җәлеп итә. Районда 50 ел һәм аннан да күбрәк бергә гомер итүче 69 пар исәпләнә. Гаилә елын төгәлләп, озак еллар бергә гомер итүчеләр хөрмәтенә район мәдәният йортында бәйрәм оештырылу көтелә. Ә мондый бәйрәмнең иң беренчесе Олы Мәтәскә авылы җирлегендә инде үтте. Халык телендә 50 ел иңгә-иң куеп яшәгән парларга алтын туйларын билгеләп үтәләр диләр. 8 ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортына барлык авыл халкы белән алтын туйларын билгеләп үтү максатыннан, 2008 - Гаилә елында гомер итә башлауларына 50 ел тулган парлар җыйналды. Авыл җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләре, аеруча мәдәният йорты директоры Гөлнур Гыймранова тырышлыгы белән әзерләнгән "Котлы булсын алтын туегыз" исемле әдәби-музыкаль кичәдә Олы Мәтәскә авылында яшәүче 6 пар катнашты. Алар: Әминә һәм Галим Әхмәтшиннар, Тәнзилә һәм Гәбделгазиз Салиховлар, Асия һәм Шәрифулла Сафиуллиннар, Миннегөл һәм Хаҗинур Хуҗиәхмәтовлар, Нәгыймә һәм Гайфетдин Газизовлар, Фәүзия һәм Хаҗинур Минзариповлар. Бәйрәм тантанасы башланып китүгә алтын туйларын билгеләп үтүче бу алты пар сәхнә түренә чакырылды. Түгәрәк өстәл артында җанлы әңгәмә сыман оештырылган бу кичәгә ерак араларны якын итеп катнашучыларның барлык балалары, оныклары, туганнары да кайткан иде. Мәдәният йортындагы бу бәйрәм чын мәгънәсендә гаилә бәйрәменә әйләнде. Парларның ничек кавышулары, тормыш итүләре турындагы әңгәмәләр туганнары һәм үзешчән сәнгать вәкилләре әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Октябрь аенда тормыш итә башлауларына 50 ел тулган Миннегөл апа һәм Хаҗинур абый Хуҗиәхмәтовлар-ның Казанда яшәүче кызлары Чулпан әзерләгән уеннар залда утыручы тамашачыларны да, катнашучыларны да җанландырып торды. Өч сәгатьтән артык барган тамашаны бар халык тын да алмыйча карап утырды. Тамашачыларның кайбер мизгелләрдә күзләрендә яшь бөртекләре дә күренде. Кемнәрдер якты дөнья белән иртәрәк хушлашкан тормыш иптәшләрен, кемнәрдер тигезлеген югалткан әти-әнил-әрен, әби-бабайларын искә алганда күз яшьләрен тыеп тора алмады. Тик шунысын әйтергә кирәк, 50 ел иңгә-иң булып яшәүче бу парларны күреп сокланмый мөмкин түгел иде. Тормышта иң кадерле, кыйммәтле әйберләрне алтын белән бәялиләр. Алтын туйларын билгеләп үтүчеләр өчен дә бу иң кадерле, тормышларындагы алтын көннәренең берсе булды. Бәйрәмдә катнашып үзенең күңелгә үтеп керердәй моңсу, шул ук вакытта шаян шигырьләре белән дә күпләрнең мәхәббәтен яулаган авылның абруйлы кешесе Миннегөл Хуҗиәхм-әтова да яшьтәшләренең сүзләрен җөпләп, 50 ел бергә гомер итү дәверендә мондый рәхәт көннең булганы юк иде, бик зур рәхмәт, диде. Алтын туйга алтын бүләк кирәк диләр, ә өлкәннәр өчен алтыннан да кадерле бүләк ул - ихлас күңел, изге теләк һәм якын кешеләрнең күңел җылысын тою. Истәлекле бүләкләр, чәчәкләр тапшырганнан соң Олы Мәтәскә авылы җирлеге башлыгы Миннәхмәт Вәлиуллин: "Әле сез тормышның алтын урталыгында гына, безне сөендереп озын-озак яшәргә язсын",-диде. Чәй табыны артында дәвам иткән бәйрәм тантанасы катнашучы гаиләләрнең йортларында төгәлләнде. Бу көнне авылда 6 йортта чын мәгънәсендә алтын туйлар гөрләде. Әйтәсе килгән сүзем шул, өлкәннәребез һәрдаим безнең тарафтан игътибарга мохтаҗ, аларның күңелләрен булдыру өчен бер җылы сүз дә җитә, шул турыда һич-кайчан онытмасак иде.
Рәфилә Салихова
|