Книга одобренная советом муфтиев России
О чем говорит книга, одобренная советом муфтиев России и изданная Духовным управлением мусульман Нижегородской области? Автор: Абдальхамид Тахмаз, перевод: А. Нирша. Редактор Д.В. Мухаметова. Ред. коллегия: муфтий Равиль хазрат Гайнетдин, Гумар хазрат Идрисов, Абдульбари хазрат Муслимов, Ахмад хазрат Абдуллин, Гыймадиев. Оценивая эту книгу, издатели сказали: "Основные юридические нормы ханафитской школы изложены в труде Абдальхамида Тахмаза – современного арабского богослова, систематизировавшего все основные положения данного масхаба, вместе с последними наработками по различным темам исламского богословия. Ранее Духовное управление мусульман Нижегородской области издало первый том книги по правилам милостыни, поста и паломничества по нормам шариатской школы. Эти книги оказались столь востребованными в России, где до сих пор не было никаких других изданий, объясняющих нормы ханафитов, что мгновенно разошлись по разным уголкам страны. Данное издание, собравшее в рамках одного тома три изданные ранее книги, призвано стать настольной книгой для нынешних мусульманских деятелей и учебным пособием для будущих имамов и улемов». Распространители этой книги: Духовное управление мусульман Нижнего Новгорода, 2007. Типография Исламского института имени Хусаина Фаезханова "Медина". Теперь заглянем внутрь книги и откроем стр. 289. В разделе "Соболезнования» (8-я строчка) читаем: "Желательно, чтобы соседи и родственники членов семьи покойного приготовили для них еду, так как Пророк (с.г.в.с.) сказал: "Приготовьте еду для членов семьи Джа,фара, ибо им сейчас не до этого" (Ат-Тирмизи). К числу неприемлемых и противоречащих Сунне нововведений, также получивших распространение в отдельных мусульманских странах, относится то, что близкие покойного устраивают угощение для тех, кто приходит их утешать. Сообщается, что Джарир бин ,Абдуллах (р.г.) сказал: "Мы приравнивали посещение близких покойного, которые предлагали еду, к причитаниям" (Ахмад; Ибн Маджа). Иначе говоря, это приравнивалось к таким запретным вещам, как громкие крики, оплакивание умершего и перечисление его достоинств особенно в тех случаях, когда деньги на приготовление еды брались из наследства покойного, среди наследников которого были малолетние дети и отсутствующие. Ислам строго запрещает причитать по покойнику и слишком явно предаваться печали. Передают со слов Абу Малика аль-Аш,ари (р.г.), что Пророк (с.г.в.с.) сказал: "Члены моей общины не отказались от четырех дел, которые совершались во времена джахилийи[1]: от (обыкновения) гордиться своим происхождением, порочить происхождение других, обращаться к звездам с мольбами о ниспослании дождя и причитать по покойным» (Муслим). Передают со слов Абу Малика аль - Аш,ари (р.г.), что Посланник Аллаhа (с.г.в.с.) сказал: "Если (женщина), громко причитавшая над покойным, не покается в этом до своей собственной смерти, в день Воскресения она будет воскрешена в одеяло из жидкой смолы и панциря из струпьев". (Муслим). Еще раз напоминаю: эта книга рекомендована Советом муфтиев России в качестве пособия для исламских учебных заведений. Т.е. для студентов медресе, а также для имамов мечетей, мухтасибов, казыев и муфтиев"-диелгән. Бу китапны алып укыйсыгыз килсә, ул Казандагы барча китап кибетләрендә дә бар. Ул китапның Татарстан диния нәзәратында һәм РИУ белән Мөхәммәдия мәдрәсәсендә сатылганын да күргәнем бар. Бу китап яхшы, әйбәт һәм файдалы. Ләкин, ни кызганыч, кайбер җирләре “уставка туры килми”. Сез нигәдер бу китапны тыелган китаплар исемлегенә дә кертмәгәнсез. Бу бит гаделлек түгел. Кайбер кешеләрнең китапларын уставка туры килми дип тыясыз, ә урыс телендә басылып чыккан "Ханафитский фикх" дип исемләнгән, Хәнәфи мәзһәбенең фикх китабын нигәдер тыймыйсыз... "Ислам әхлагы һәм гадәтләре" Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб "халык укысын" дип, Мәрван Ибраһим Аль-Кайси язган "Ислам әхлагы һәм гадәтләре"исемле китапны 1994 нче елда 20 мең тираж белән бастырып чыгарып халыкка сата. Ул китап хәзерге көндә дә сатуда бар. Мин аны "Мөхәммәдия" институты янына урнашкан китап кибетеннән 2012 нче елның 3 нче мартында сатып алдым (накладное миндә саклана). Аның икенче битендә: Казан "Мөхәммәдия" институтының гыйльми советы карары белән басыла"дип язылган һәм ул китап бүгенгесе көндә "Мөхәммәдия ” дә;укытыла. Титул битен карагыз. Китапның ахырында 20 мең тираж белән чыгуы һәм 1994 нче елның май аенда (16 нчы числосы) басылырга кул куелганлыгына дәлил бар. Бу китапның 111 нче битендә менә нинди сүзләр язылган: "Мөселман үлеме белән бәйле яңа кертелгән йолаларны (бидгатьләрне) үтәмәскә кирәк, мәсәлән, моңа җидесен, кырыгын үткәрү һәм башкалар керә"диелгән. Ул аны бер мәртәбә генә бастырмаган. Менә аларның тышлыклары. Бу китапларның өчесе дә бездә бар. Бу китапларның һәрберсе 20 шәр мең тираж белән чыкканлыгы язылган. Әгәр дә бу өч төстәге китап 20 шәр мең данә чыгып халыкка таралган булса, болар үзләре генә дә 60 мең кешегә барып җиткән дигән сүз. "Җәвамигуль кәлим шәрхе" Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб 22.11.1995 нче елда Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләренең "Җәвамигуль кәлим шәрхе" дигән китабын тагын 20 мең тираж белән бастырып чыгарып сата. Бу китапның 177 нче битендә: "Сәдака бирүләрен өмет итеп үлекләр өстендә Коръән уку, тәһлил һәм тәсбих белән шөгыльләнү, каберләрдә сәдакалар өләшү, мәетне күмгәннән соң беренче, өченче, җиденче, кырыгынчы һәм елы тәмам булган көннәрдә мәҗлесләр үткәрү, Корьән укытып, укыган кешеләргә сәдака өләшү, каберләр өстенә мәчетләр һәм яки башка биналар салу, шәмнәр яндыру һәм башкалар — болар артыклыктыр"дигән сүзләр язылган. Татар мөселманнары бу язмаларны 1994–1995 нче еллардан бирле укый. Китапны язган мөселман вафат булган, Аллаһының рәхмәтендә булсын, ә инде ошбу китапны бастыручысы сатып акча эшли, халык бу китапны укып берсен-берсе яманлап дошманлаша. Кем гаепле моңа? Язучымы, бастырып акча эшләүче Винерулла Ягъкубмы, әллә исемен үзгәрткән Вәлиулла Ягъкубмы, әллә халыкмы? Вәлиулла хәзрәтнең 1994 нче елда 120 битле "Ислам әхлагы һәм гадәтләре" дигән китапны 20 мең тираж белән, 1995 нче елда "Җәвамигуль кәлим шәрхе" дигән 608 битле китапны 20 мең тираж белән бастырып чыгарырга зур суммадагы акчаларны каян алганлыгын нигәдер тикшермисез. Шаять ки, ул бу китапларны бастыру өчен кирәкле акчаларны гарәп миллиардиры Сөләйман Раҗихидан, яисә аның ярдәмчесе Әхмәд Тутунҗидән алгандыр. Чөнки ул вакытта алар бер-берләрен бик яхшы беләләр иде. Вәлиулла хәзрәт 1994 нче һәм 1995 нче елларда андый күп акчаларны берничек тә эшләп ала алмый иде. Вәлиулла Ягъкуб бу "Җәвамигуль кәлим шәрхе" дигән китапны шулай ук Гарәп илендә – Мәдинә шәһәрендә дә 20 мең тираж белән чыгарганлыгы сезгә билгеле булмаса да, безгә ул билгеле. Миндә аның нөсхәсе бар. Ул аны гарәп илендә Мәдинә Мөнәүүәрәдә "Дәрул иман"дигән нәшриятта бастырган. Менә аның тышлыгы:
"Исламские мораль и манеры" Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб "Ислам әхлагы һәм гадәтләре" исемле Мәрван Ибраһим әл-Кайси дигән кешенең китабын урыс теленә дә тәрҗемә кылдырып нәшер иткән, аның урысча тәрҗемәсе: "Исламские мораль и манеры" дип атала. 1994 елда 500 данә бастырылган. Бу китапның 100 нче битендә: "Необходимо избегать все нововведения (бидъа) связанные со смертью мусульманина, (такие как справление сорокового дня и т. д.)" диелгән. Ул бу китапларны интернет аша да сата. Интернет сәхифәсен ачып карагыз: http://musliman.ru/index.php?productID=1019 Анда менә нәрсәләр язылган:
|