Шарх мухтасар әл-викая
Галимҗан Баруди хәзрәтләре татар мөселманнары арасында бик зур галимнәрдән санала. Аның фатихасы белән чыккан китапларны бүген Мәккә шәһәренең Бәйтуллаһ мәчете китапханәсендә дә табып була. Менә шуларның берсе белән сезне таныштырам. Ул китапның исеме شرح مختصر الوقاية Шарх мухтасар әл-викая дип атала. Менә аның тышы. Тышында: “Галимҗан Баруди хәзрәтләренең фатыйхасы белән чыкты” дигән юлларны күрәбез. Аллаһының рәхмәте белән Казанда 1904 нче елда Хәнәфи мәзһәбендәге Гали карый тарафыннан язылып басылган, бабаларыбыз яратып укый торган китаплар, Мәккәдә Бәйтуллаһ мәчетенең китапханә киштәләрен бизәп торалар, әлхәмдулилләһ. Бу бит искиткеч гаҗәп хәл. Инде бабаларыбызның укый торган бик мәшһүр китабының 262 нче битен ачабыз. Башта гарәп телендәге язмасын укыйбыз. Тәрҗемәсе: - “ Мәет чыккан өйдә кунаклар җыеп ашату мәкрүһтер. Чөнки кунак җыю ул шатлык вакытында була. Кайгы вакытында түгел. Үлгән кешенең өендә мәҗлес җыеп үткәрү бик кабахать бидгатьтер” – диелгән. Бу мәшһүр китапны бастырыр алдыннан Галимҗин Буруди фатыйхасы гына җитмәгәне дә билгеле, чөнки ул вакытта китапларны Рәсәй башкаласы Петербург цензурасы аркылы да үткәрү кирәк булган. Бу китап, Аллаһының рәхмәте белән барча киртәләрне үтеп, Татарстан башкаласы Казанда чыгып дөньяга тарала. Ахырдан. Әгәр дә тагын бу мәсьәләгә кагылышлы хәбәрләр кирәк дип тапсагыз, мин аларны тагын да эзләп табарга тырышырмын. Аннан соң хәзрәт, китапларны бастыру һәм таратуны тыю карарын чыгару алдыннан сез аларның авторына хаталарын күрсәтсәгез яхшы булмасмы икән?! Хатаны күрсәтмәгәч китапның авторы ничек итеп аны белсен? Әгәр дә хатаны күрсәтсәгез минем шикелле китап язучылар үзләренең хаталарын белерләр иде. (Элгәре, без мәктәптә укыганда, укытучылар хаталарны кызыл кара белән төзәтеп безнең хаталарны күрсәтәләр иде.) Ихтирам белән Идрис хәзрәт Галәветдин.
[1] Джахилийя – эпоха невежества.
|