ФӘТХУЛЬ КАДИР” – КИТАБЫ
Икенче томның 151 нче битен ачабыз:
Мәгънәсе. “Мәет әһеленә ризыклар хәстәрләп кунаклар җыю мәкрүһтер. Чөнки мәҗлес җыю кайгы вакытында түгел, шатлык вакытында була. Вә мәет чыккан өйдә мәҗлес җыю, үткәрү кабәхать бидгатьтер” - дип әйтелгән. Җәбир бин Габдуллаһ риваять итә: “Вафат булган кешенең якыннарына барып анда туклануны, без кабер өстендә елау белән бер дәрәҗәдә санадык” (Әхмәд, Ибн Мәҗә). (Ягъни, бу гамәл кычкырып елау һәм мәетне шулай ук кычкырып мактау, олылау кебек хәрәм эшләрдән була, бигрәк тә ризык мәетнең мирас малыннан алынса һәм варислар арасында кечкенә балалар булса.) Киресенчә, мәетнең күршеләренә якын, ерак туганнарына авыр вакытларында ризык пешереп ашату мөстәхәб гамәлләрдән санала. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) хәдис-шәрифендә: “Әли Җагъфәрнең гаиләсенә бер мәшәкать килде, ягъни йортларында мәет, аларга сез ризык хәстәрләп ашатыгыз” – дигән. Бу хәдис имам Әхмәд белән ибн Мәҗә мөснәдләрендә сахих хәдисләр җөмләсеннән булып санала. (“Шәрх фәтхел кадир” китабының икенче томы 151 нче бит.)
РАДДУЛЬ-МУХТАР» - КИТАБЫ Инде хәзер Әбү Хәнифә мәзһәбендәге “Раддуль-Мухтар” дигән китапның өченче томының 148 нче битен ачып карыйк. Анда:
· مطلب في كراهة الضيافة من أهل الميت;: Quot;.... ويُكره اتخاذ الضيافة من الطعام من أهل الميت لأنه شُرِعَ في السرور لا في الشرور ، وهي بدعة مستقبحة. روى الإمام أحمد وابن ماجه بإسناد صحيح عن جرير بن عبد الله قال: (كنا نعدُّ الاجتماعَ إلى أهل الميت وصَنعةَ الطعام من النياحة). وفي "البزازية ": ويكره اتخاذ الطعام في اليوم الأول والثالث وبعد الأسبوع...واتخاذ الدعوة لقراءة القرآن وجمع الصلحاء والقرّاء للختم أو لقراءة سورة الأنعام أو الإخلاص.
Татарча мәгънәсе: Мәет әһеленә ризыклар хәстәрләп кунаклар җыю мәкрүһтер, чөнки мәҗлес җыю кайгы вакытында түгел, шатлык вакытында була вә мәет чыккан өйдә мәҗлес җыю, Җәбир бин Габдуллаһ риваять итә: “ Вафат булган кешенең якыннарына барып анда туклануны, без кабер өстендә елау белән бер дәрәҗәдә санадык ” (Әхмәд, Ибн Мәҗә). Һәм, шулай ук, Әлбәзәзия дигән китапта: мәет үлгән көннең беренче, өченче көннәрендә һәм бер атнадан, ягъни, җидесендә дә мәҗлес үткәрү мәкрүһ диелгән.
Аңлатма. Бу китапның мөәллифе Мөхәммәд Әмин, ул Ибн Габидин исеме белән танылган Әбү Хәнифә мәзһәбенең олы, шөһрәтле галимнәреннән санала. Ибн Габидин нәселе Гали Ибн Талибка барып тоташа. Бу китап Хәнәфи мәзһәбендә булса да уставка туры килми. Димәк, сез бу китапның таралуын да туктатырга тиешле буласыз.
|