Студопедия — ТАЛАНТ ИЯСЕ ТАЛАНТ...
Студопедия Главная Случайная страница Обратная связь

Разделы: Автомобили Астрономия Биология География Дом и сад Другие языки Другое Информатика История Культура Литература Логика Математика Медицина Металлургия Механика Образование Охрана труда Педагогика Политика Право Психология Религия Риторика Социология Спорт Строительство Технология Туризм Физика Философия Финансы Химия Черчение Экология Экономика Электроника

ТАЛАНТ ИЯСЕ ТАЛАНТ...

E-mail:[email protected] Сайт: zvezda21.com.ua

За жизнь и безопасность участников фестиваля ответственность несут руководители коллективов и сопровождающие лица.

ТАЛАНТ ИЯСЕ ТАЛАНТ...

Яшь, талантлы, өметле шагыйрә Саф Татар Кызы – Зилә Зөлкарнаеваның иҗатын интернет челтәреннән генә түгел, ә күреп тә, ишетеп тә, укып та беләмен. Башкортостанның күңелен, Татарстанның йөрәген яулаган яшь шагыйрә, меңнән артык җыр тексты авторы Зилә Зинур кызы Зөлкарнаева шигъри телле, җор сүзле, киң күңелле буларак бик күпләргә билгеле инде. Шигырьләрендә тапланмаган, пакьләнмәгән саф сөю, мәхәббәт һәм гүзәл яшьлек. Ничек инде сокланмыйм да, таң калмыйм соң аның иҗатына!

Бүген мин аның белән тагын да якынрак танышасым, аралашасым килә. Аның белән булган әңгәмәне сезгә дә тәгъдим итәм.

 

(Әңгәмә агымдагы әдәбият елына да арнала.)

 

Сәлам, Зилә! Хәлләрең ничек?

– Сәлам, Алсу! Ал да, гөл генә әле! Аллага шөкер!

 

Зилә, син, шигырьләрне кайчан иҗат итә башладың? Тәүге шигыреңне хәтерлисеңме?

– Шигырьләрне мин балачактан иҗат итәмен. Тәүге шигырьләр укый башлагач язылды, аңарчы ук инде ниндидер юллар әйтеп, сөйләп йөри торган идем, бер мәгънәсез булса да. Тик балачакта иҗат ителгән шигырьләрем никтер сакланмаган. Хәтта мәктәпкә дә бер дәфтәргә туплап биргән идем, ул да сакланмаган. Ә шигърияткә килүнең тагын бер сәбәбе булып, элек безне беренче сыйныфтан алып унберенчене беткәнче монтажларга йөретәләр иде, шул да этәргеч булгандыр, мөгаен. Кулга түгәрәк икмәк тотып сөйләгән чаклар да булды. Балачакта мин шигырь сөйләргә бик тә ярата идем. Ә тәүге шигырем дигәндә, ул бик тәүге үк булмаса да, мин өченчеме-дүртенчеме сыйныфта иҗат иткән «Әниемә бүләк» шигыре диеп уйлыйм. Бу шигырем минем җыр дәресендә иҗат ителде. Җыр дәфтәренең иң соңгы битендә. Ул бик кыска иде. Ләкин миңа ошады. Бәлки шуңа да бу шигырь миңа бик кадерле булгандыр ул моментта.

 

Ә синең балачакта шагыйрә, я журналист булырга теләгең юк идеме?

 

– Минем бишенче сыйныфта укыганда тәрбияче булырга теләгем бар иде, әмма ләкин ул теләк бик озакка сузылмады, шундук сүнде. Тик барыбердә бу теләгем 2009 нчы елны тормышка ашты. Соңыннан без балачакта гел «укытучылы» уйный идек. Хәтеремдә әле, бала чакта ук дәрес конспектларын максатлар, җиһазлар, таратма һәм күрсәтмә материаллар белән төзи һәм яза идем, шулай ук дәфтәрләр тикшереп төрле билгеләр куярга яраттым, бу һөнәрем дә тормышка ашты, эше булмаса да, дипломлы булдым. Ә журналистикага килгәндә, ул теләк тә югарырак сыйныфларда булды. Менә шул язу-сызу эше, әнә шул, сез әйткән, журналистика булыр дидем. Һәм тагын да шуны хәтерлим, миннән кем буласың дип сорасалар, эчтән генә, үзалдыма, әгәр дә беркемдә булмасам, үзем өчен бик шәп шагыйрә булырмын, диеп, бала чакта уйлый идем.

 

Зилә, син Башкортостанда туып-үссәң дә, Татарстан егетләрен дә шигъри телең белән үзеңә җәлеп итәсең. Хәтеремдә, студент елларында кәрәзле телефонның төймәләре уйнап кына тора иде.

– Әйе, студент чак дәрт-дәрман ташып торган чак. Ул чакта егетләр бик күп булды. Хәтта син әйткәнчә, кәрәзле телефон төймәләре уйнап торды. Кайсысыдыр гармунда өздереп уйнап телефоннан миңа сәгатьләр буе концерт бирә, кайсысыдыр Айдар Галимовның тавышы белән үзәкләрне өзеп җырлый, кайсы берсе тавышымны тыңлый, сүз дәшми, ә кайсы курайда уйный, кемдер хәлләремне белешә... Андыйлар күп булды инде... Кызык хәлләр дә булгалый торган иде. Менә шуның берсе. Бер номер шалтырата. Исеме язылмаган, номер белән генә сакланган. Мине таныйсыңмы? – ди, телефоннан бер егет тавышы. Тавышы бик тә таныш, моңарчы шалтыратканы да бар иде, тик исеме хәтергә төшми бит әй! Барлык белгән егетләремнең исемен әйтеп бетердем, тәки исемә төшмәде, ә башта әйтелгән егетләр исемнәренең берсе дә туры килмәде. Шулай боталанып та бетә идем. (Көлә.) Ә Татарстан егетләренә килгәндә, мин алар белән интернет челтәре аша аралашам, кайсы чакта шигырьләр белән генә, алар мине бар да, әллә Саф Татар Кызы булганга, Татарстан кызы, диеп башта уйладылар.

 

Саф Татар Кызы диюеңнең мәгънәсен ачыклап үтсәң иде...

 

– Саф Татар Кызы булып мин интернет челтәрендә 2012 нче елны теркәлдем. Һәм күптән түгел генә статусны үзгәртү дигән җиргә Саф Татар Кызы – Зилә Зөлкарнаеваның шәхси сәхифәсе диеп язып куйдым. Аннары исемемне Саф Татар Кызы урынына язып кире теркәлдем. Тик мин барыбер дә шул Саф Татар Кызы инде. Саф Татар Кызы дигәч, саф татар кызлары юк бит ул хәзер, дигән шаяртулар да булды. Тагы да берсе, берзаман: Синең исемең ничек? – диеп сорый. Мин: Сез минем исемемне шәхси сәхифәмә кереп карап белә аласыз, – дидем. Ул әллә әйткәнне аңламады, бик озак утырганнан соң: Мин сезнең бар дөньягызны айкап чыктым, тик исемегезне генә таба алмадым, – диеп җавап кайтарды. Соңыннан мин моны диварымда шундук мәзәк итеп язып куйдым. Саф Татар Кызы диюемнең мәгънәсе: туган телемне камил рәвештә белүемдә, шул телдә генә аралашуым, иҗат итүем, туган телем белән горурлануымда, һәм дә чынлап та саф татар кызы булуымда. Минем әтием дә, әнием дә татар милләтеннән бит.

 

Зилә, мин синең студент чакта бик үткер кыз булуыңны да беләм, чәчләреңдә һәр көн саен бер гөлләмә була торган иде. Бу гөлләмәләрнең авторы кем, әллә син үзеңме?

 

– Әйе. Мин бервакытта да чәчләремне су анасы кебек туздырып йөрергә яратмадым һәм әле дә яратмыйм. Миңа ул я үрелгән, я гөлләмә ясап куелган булсын. Бу гөлләмәләрнең авторы сер булып калсын әлегә. Бәлки киләчәктә бу турыда да ишетерсез...

 

Студент чаклары чынында да бик күңелле чак, юмор хисле кеше буларак, студент чакларында үзең белән булган берәр кызыклы вакыйганы искә төшереп үтсәң иде...

 

– Студент чаклары бик күңелле, бик бәхетле, канатлы чаклар. Мин чынында исә, юмор хисле кеше буларак, кызыклы вакыйгалар, комедик күренешләр бик күп, бихисап булды. Шуларның берсен генә, иҗатка кагылышлысын гына, сөйләп үтәм. Бер лекция тыңлап, конспектлап утырган чакта күңелгә илһам килеп керде, мин инде конспект та яза, шул ук вакытта тыңлап та утыра, бик күп сораулар да яудыра идем, шул сорауларга мөгаллимебез җавап биргән вакытта, мин аңлагандай булып башымны чайкыйм һәм җыр иҗат итәргә сүзләр эзлим, ниндидер уйлар белән бөтереләм, аннары тиз-тиз генә дәфтәр битләренә теркәп куям. Шулай итеп, бер дәрес эчендә лекция дә язам, сөйләгәнен дә тыңлыйм, туктаусыз сорау да яудырам һәм шул ук вакыт аралыгында дәфтәр битләренә җырлар иҗат итәм. Бер дәрес эчендә өчәр җыр иҗат иткән чаклар да булды. Без инде бер кыз белән гел записка язышып утыра идек, кычкырып әйтеп булмый бит, укытучы ишетергә мөмкин, анда да шигырьләр белән язам. Ул бик кызык, тәгәрәп ятып көләрлек була. Без көчкә дәрестә тыелып утыра идек.

Зилә, син әдәбиятчы. Әдәбият белән кызыксынуң да иҗат дәръясына алып килгәндер, мөгаен...

 

– Бу өлкәдә мин балачактан кайныйм. Әдәбият дәресләре бит сүз сәнгате дәресләре. Мәктәптә укыган елларда ук халык авыз иҗаты һәм бөек язучыларыбызның тормыш юлы, кабатланмас бай иҗаты белән кызыксына идем. Тормыш юлларын, укып түгел, һәр дәрес саен ятлап бардым. Әдәбият фәненнән төрле уеннар, кроссвордлар, тестлар төзергә яраттым. Әле булса әдәбияттан аерылмыйм. Дөрес, иҗат дәръясында кайнавымда, аның да зур йогынтысы бардыр. Бигрәк тә мин Альберт Яхин программасы буенча төзелгән әдәбият дәреслекләренә рәхмәтлемен. Бу дәреслекләр мине иҗади яктан үстерде, әһлаки тәрбия бирү белән беррәттән, уйлау, аңлап уку дәрәҗәләрен дә камилләштерде, һәр әсәргә үз фикереңне тудыруга да шактый өлешен кертте. Бу фәнгә мәхәббәт тәрбияләүче, һәр дәресне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрүче, татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Кулушева Рәйсә Галиулла кызына да зур рәхмәтләремне белдерәм. Иң тәү башлап күңел кылларына матур әдәбият әсәрләрен сеңдерүче ул булды бит.

 

2015 нче ел – әдәбият елы. Әдәбият елы сиңа ничек тәэсир итә? Әдәбият казанында нинди планнар белән кайныйсың?

– Бик кызыклы сорау. Мин бик шатмын әдәбият елы булуына. Баштарак, быел минем ел, диеп шаяртып әйтә торган идем. Илебездә бу нияттән төрле әдәби чаралар, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар уза. Яңадан-яңа әсәрләр, шигырьләр аваз сала. Яңа исемнәр йолдыз кебек кабына. Ниндидер әдәбият өлкәсендә булган проблемалар, мәсьәләләр чишелә. Әдәбиятның үткәне барлана, бүгенге торышы, киләчәге турында кайгыртыла... Әдәбият өлкәсендәге планнарга килгәндә, Наполеон бер читтә кашын җыерып, тешен кысып карап торсын. Һәркөн дә ниндидер планнар корып куйган кебек, әдәбият өлкәсендә кайнаган чакта да планнар туып тора. Бар планны да тормышка ашырыр өчен вакыт, дәрт-дәрман һәм илһам утының сүрелмәве кирәк. Элегрәк, Тукай һәм Җәлил иҗатлары белән кызыксына идем. Алар хакында булган мәгълүматләр, мәкаләләр, шигырьләрне җыеп, бер урынга туплап бардым. Һәм соңыннан, мәктәп елларында ук, башта бер хыял туды. Ул хыял әле дә акланмаган, тормышка ашмаган. Бу гына әле аз, тагы да ниндидер материаллар җыйгач кына, бу эшне камил итәргә кирәк булыр дигән фикердә торам. Тагы башка планнар да бар. Бу планнарның барысын да алдагы вакыт хәл итер.

 

Син канатлы юллар остазы да. Әдәбият турындагы канатлы юлларың белән таныштырып үт әле..

 

– Әдәбият – җәүһәр көзге. Халыкның рухи байлыгын тел хәзинәләре аша берләштереп, дәверләр, гасырлар чолганышы вагыйкаларыннан үрелеп килеп, үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген чагылдырган, бөек шагыйрь-шагыйрәләрнең, прозаикларның, драматургларның әсәрләрен киләчәк буынга җиткергән затлы мирас.

 

Әдәбият... Гүзәл, тирән мәгънәгә ия эчтәлекле әсәрләр җыелмасы, самими, бәллүр йөрәк түрләреннән чыккан; серле, сихри күңел кылларын тибрәткән шигъри бәйләм; төрле характерлы геройларның эчке кичерешләрен, яшәешкә, тормышка бәйле мәсьәләләрне һәм аларның чишелешләрен яктырткан романнар, пьесалар, поэмалар, повестьләр һәм башка күркәм әсәрләрләр мәҗмугасы.

 

Әдәбият – җан азыгы (ризыгы). Иҗат әһелләренең телеп ашар икмәге, яшәешенең тылсым көче, кабатланмас бай илаһи мизгеле...

 

Әдәбият... Шигърият... Иҗатның сихри, тылсымлы минутлары. Кояшның асыл нурларын чагылдырган гәүһәр бизәкләр.

 

Математикка формулалар мәсьәлә чишкәндә ярдәм иткән кебек, әдәбият теориясе дә әдәби әсәрләр язучыларның, ягъни әдәбият белән кызыксынучыларның уң кулы.

 

Әдәбият – тук башак. Аның һәр бөртеге бер әсәр. Бу хәзинәне күңелгә сеңдерә белү – телебезне үстерә белү белән бер ул.

 

Әдәбият – меңьяшәр имән. Кайвакытны шаулы, кайвакытны давыллы гасырларның, дәверләрнең җан авазы.

 

Әдәбият – гүзәл әдәби әсәрләрне туплаган фән. Монда ата-бабаларыбыздан килгән халык авыз иҗаты үрнәкләре, бөек язучыларыбызның кадерле вә кыйммәтле әсәрләре колач җәя.

 

Әдәби әсәрләр – кешелекне кечелекле, шәфкатьле, миһербанлы, зиһенле, аңлы-белемле, мәгърифәтле, сәгадәтле, шәфкатьле, күркәм, гүзәл итеп тәрбияләүче иң асыл сыйфатлар тупланмасы.

 

Әдәбият – телебезне, динебезне үстерүгә дә булышлык итә. Коръәнгә уеп язылган догалардай, сүрәләрдәй әдәби әсәрләрнең дә тәэсире зур.

 

Зилә, әдәбиятка кагылышлы шигыреңне дә ишеттерсәң иде...

 

Әдәбият

Әдәбият күңелләрне,

Зиһеннәрне баета.

Үткәнен тарихка язып,

Киләчәген кайгырта.

 

Әһлаки тәрбия бирә,

Иҗат ягыннан үстерә.

Гүзәл әсәр тудыруга

Үз өлешен иңдерә.

 

Рухи тел байлыгын гына

Җәүһәр көзге диясең!

Мең гасырлар аркылы

Горур башың иясең.

 

Кабатланмас бай мирасың

Тапланмаган хәзинә.

Үрнәк булып яшәп килә

Матур сүз сәнгатендә.

 

Әсәрләрең ачып сала

Күңелдәге хисләрне дә.

Әдәби әсәр димиләр, юкка,

Тормыш дәресләрен дә!

 

Бик матур шигырь... Бервакытны шигърият турында сүз кузгаткач, син: «Шигъри хисләр җанда ярала, йөрәк түрләрендә туып, күңел кылларын тибрәтә, илһам чишмәләрен уята, аннары гына пакьләнмәгән ак кәгазь битенә, гәүһәр каләм белән языла» дигән идең. Моны син тагын да дәлилләп шигъри юллар аша да җиткердең. Дүртьюллыкларыңда да йөрәгеңнән ургып туган самими хисләр бәйләмен җиткерәсең. Гадәттә, шигырьләреңне нинди темаларга иҗат итәсең?

 

– Шигырьләр чынында да йөрәк түрләрен тетрәтеп туалар икән, кулга каләм белән кәгазь битен алмый булмый. Илһам килсә, хисләрне тыеп торуы мөмкин түгел, алар канатланып, илһам киңлекләре даирәсен киңәйтеп дулкын-дулкын булып күңел кылларында гизәләр. Темалар дигәндә, башка нинди тема килә, шул темага иҗат итәм. Ул яшьлек тә, мәхәббәт тә, туган як та, туган тел дә, тормыш, я башка темага да булырга мөмкин. Моны, минемчә, илһамым үзе хәл итә, үзе сайлый, ә язу-сызу эше минем иңгә төшә. Иң мөһиме ул халык күңеленә хуш килерлек шигырь булып тусын!

 

Зилә, балалар өчен дә шигырьләр иҗат итеп караганың булмадымы?

 

– Балалар өчен әсәрләр иҗат иткәндә балаларның психологиясен, педагогикасын белү һәм тәҗрибә булу мөһим. Бәлки, кемдер өчен мондый әсәрләрне язу җиңелдән тоеладыр. Бу, әлбәттә, язып карамаган кешегә! Балалар өчен әсәр язу күпкә авырырак. Тик әгәр дә ул чын шагыйрь, шагыйрә, язучы икән, ул мотлак, балалар өчен дә әсәрләр яза белергә тиеш. Алай түгел икән, димәк, ул чын шагыйрь, шагыйрә, я чын, лаеклы язучы була алмый. Балалар өчен әсәрләр сирәк булса да туып тора. Алда да балалар өчен әсәрләр язылыр, диеп уйлыйм.

 

Элегерәк, сиңа, радио, телевидениегә бирү өчен якын кешеңә котлау хаты язу белән дә мөрәҗәгать итә торганнар иде. Әле дә мондый заказларны кабул итәсеңме?

 

– Заказлар кабул итәм диеп әйтмим. Тик шулай да, әгәр дә котлыйсы кеше бәйрәм хуҗасы хакында исем- шәрифләрен язып, тулы мәгълүмат бирә икән, нишләп язмаска! Туйларга да, туган көннәргә дә котлау хатлары язган чаклар, гел булмаса да, булгалап тора. Кемнедер матур, истәлекле гомер бәйрәме белән котлап хат язу – ул үзе бер кабатланмас мизгелле иҗат!

 

Мин синең соңгы вакытта җырлар иҗат итүеңне беләм. Алар инде меңнән ашкан. Ялгышмасам, син җырларны студент чорында яза башлыйсың. Көненә кайвакытны уникешәр-унбишәр җыр тексты иҗат иткәнең бар. Бу хакта сөйләп үтсәң иде...

 

– Дөрес, җырлар студент чакта языла башлады. Аңарчы ук мин хәтерлим, башлангыч сыйныфта укыганда, ирекле темага сыйныф җитәкчебез җырларга кушкач, мин «Кар ява, кар ява» җырына охшатып, балалар өчен бер җыр иҗат иткән идем, тик ул да сакланмаган, шул җырны үземә чират җиткәч, чыгып башкардым. Һәм укытучыбыз бу җырны кем язган диеп сорамасынмы!? Мин үзем иҗат иткәч, үзем, диеп, әйттем дә урыныма барып утырдым. Укытучыбыз шунда аптырап карап торган иде... Әмма ләкин, мин җырлар иҗат итүемнең чишмә башы дип, шул студент елларын, Башкорт дәүләт университетында укыган елларны саныйм. Ул соңгы бишенче курста булды. Яз ае иде. Тәүге җырымны ашханәдә иҗат иттем. Шуннан китте, шуннан китте инде җырлар иҗат итүем. Җырлар язарга күптән теләсәм дә, тиз генә тотына алмый тордым. Бер авылга кайтканда, бер егет: «Ни белән шөгыльләнәсең?», дигәч, мин, шигырьләр язам, дидем. Ул миңа: «Син лучше бер тирән мәгънәле җыр иҗат ит тә, халыкның күңелен яула», - диде. Бу аның шаярту сүзләре булгандыр, мөгаен, тик мин моны бик җитди кабул иттем. Һәм җырлар иҗат итәргә тотыну кирәклеген тулаем аңладым. Җыр ул минем өчен – яшәүгә ямь, дәрт-дәрман өстәүче канат. Мин җырлардан илһам алам, җырлар тыңлап юанам, җырлар иҗат иткәндә дә җырлап, җырлар тыңлап иҗат итәм. Җырлар минем күңелемнең бизәге, яшәр елларымның үзәге. Элегрәк «Җырлап тудым, җырлап үстем, җырлап яшим мин бу дөньяда», диеп шаяртып та әйткәли торган идем. Бүгенге көндә меңнән артык җыр текстым бар. Әйе, көненә уникешәр-унбишәр җыр иҗат иткән чаклар да булды, тик соңгы вакытта мин алай ук күп язмыйм...

 

Зилә, ә заказга җырлар иҗат иткәнең булмадымы?

 

– Заказ булса, ул инде бик җаваплы эш, тик көнендә, сәгатендә, минутында язып җибәрергә тырышам. Кайсы чакта берничә вариантта да иҗат итәм, ә җырчы шуның берсен, үзенә ошаганын сайлап ала. Тик заказга язуның үз нечкәлекләре бар. Аның кайсыбер юллары җырчыга ошамаска мөмкин, бөтенләй ошамаска да мөмкин, төзәткәннән соң да ошамаска мөмкин, шуңа күрә мин аларга язып җибәргәч тә әйтәмен, ошамаса, курыкма, юк ошамый, дип бәреп әйт дим. Заказга иҗат иткән чаклар булып тора.

 

Яраткан җырчыларың бармы?

 

– Әлбәттә. Тик хәзер җырчылар бик күбәеп китте. Араларында бик талантлы яшь җырчылар да бар. Халык җыры яңгырыймы, эстрадамы, мин барын да балачактан үз итәм. Җырларның тирән мәгънәлелегенә, көенә, җырчының башкару стиленә игътибар итәм. Яраткан җырчыларым диеп, Николай Басков, Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразова, Гөлназ Асаева, әле бик яшь, 14 яшь кенә булуына карамастан, халык җырларын югары дәрәҗәдә башкаручы, чишмә чыңлы тавышы белән үзенә җәлеп иткән, «Тавыш. Балалар» конкурсында татар халык җырын бар дөньяга таныткан Казан кызы Сәидә Мөхәммәтҗанованы әйтер идем. Ә авторларга килгәндә Зифа апа Нагаева, Гөлфия апа Шакированың иҗатлары күңелгә якын. Шулай ук, мин, гармун, тальян моңнарын, татар кураен да, балачактан яратып тыңлыйм.

 

Мин белүемчә, син җырлар гына түгел, мәкаләләр дә язасың;.

 

– Әйе, мәкаләләр дә язам. Бу шулай ук студент чорында башланды. Нинди бәйрәм чарасы, кичә үткәрсәләр дә университетта, миңа һәрвакыт дәфтәр бите, каләм белән утырырга кушалар иде. Соңыннан мәкалә итеп язгач, гәҗит битләрендә бастыралар. Тәүге мәкаләм Нәүрүз гүзәле бәйгесе турында булды. Ул «Өмет» гәҗитендә дөнья күрде.

 

Шигырьләрең дә гәҗит битләрендә дөнья күрде. «Өмет», «Кызыл таң», «Өмет»нең кушымтасы «Чаткылар», «Ватаным Татарстан», университетта чыгып килгән «Фикер»дә. Такмаклар иҗат итүең кайчан башланды? Ялгышмасам, синең бу өлкәдә дипломың да бар иде...

 

– Бу да студент чорына карый. «Мәхәббәт такмаклары», «Бер яшьлектә, бер картлыкта такмаклары», «Авылым такмаклары», «Яңа ел такмаклары» иҗат ителде. Дипломга килгәндә, университетта укыганда, һәр яз саен бәйге-уен үткәрелә иде. Төрле факультет студентларыннан берничә кешене сайлап алып, ул бәйгедә катнаштыралар. Безгә менә бу дәрестән соң шулай-шулай чыгыш ясарга дип әйттеләр дә, мотлак бер яки берничә катнашырга кеше сайларга куштылар. Безнекеләр никтер, иҗат кешесе буларак микән, миңа йөкләделәр бу эшне. Дәрес вакытында тиз-тиз генә белгән-ишеткән такмакларны җыеп, язып миңа бирделәр, мин дәрестә караштыргалап утырдым да, дәрес беткәч чыгыш ясарга киттек. Анда кеше бик күп иде. Һәрбер кеше чиратлап бер такмак әйтә, без инде такта янында тезелеп торабыз, бер кая да карап булмый, карарга ярамый да, яттан әйтәргә кирәк, әйтә алмыйсың икән, чиратың җиткәч төшеп каласың, менә шул уенда кем азаккача төшеп калмый уйный, бик күп такмак белә, шул җиңүче була. Ул такмакларның берсе дә кабатланырга да тиеш түгел. Шунда иң соңгы такмакны әйтүче мин булдым. Һәм җиңдем. Миңа бу фольклор һәм әдәби конкурста актив катнашканым өчен ««Живые родники народной памяти», занявшая I место (за участие в конкурсе частушек)», дигән диплом, «Голоса серебряного века» дигән китап бүләк иттеләр. Анда әйткән такмакларның күбесе үзем иҗат иткәннәр иде.

 

Зилә, сиңа грамота да биргәннәр иде, ә монысы ни өчен булды? Әти-әтиеңә рәхмәт хаты...

 

– Әйе. Безнең факультетта елда яхшы укучыларны, җәмәгать эшләрендә актив катнашучыларны бүләклиләр иде. Әнә шул грамотаны да җәмәгать эшләрендә актив катнашканым өчен бирделәр. Анда миңа тагын Земфира Муллагалиеваның «Болан кызы». Әкиятләр китабын һәм Зөлфәт Хәкимнең «Сайланма әсәрләр» китабының беренче томын бүләк иттеләр. Ә әти-әниемә рәхмәт хатын, кышкы сессиядән соң җибәрделәр. Ул кечкенә хат аларга рәхмәт сүзләре һәм сессиядә алган тик бишле билгеләре белән сугарылган иде.

Башка конкурсларда катнашырга чакырганнары булмадымы? Үзең теләп катнашканнарың...

 

– Конкурсларда катнашырга яратмыйм мин. Әллә нишләп анда миннән дә оста язучылар, шагыйрьләр, иҗат әһелләре булыр кебек. Конкурста түгел, мин чыгыш ясарга да бик яратып бармыйм. Белмим, табигатем белән шундый инде, бар җиргә дә ашыгып бармыймын.

 

Зилә, мин синең сценарияләр төзүеңне дә беләм. Бу эшкә кайчан тотындың?

 

– Мин сценарияләрне мәктәп елларыннан ук төзи идем. Хәтеремдә унынчы сыйныфта укыганда, гашыйклар көненә «Сандугач керде күңелгә» дигән сценария төзегән идем. Ул дәфтәргә язылды. Бик озак боталанып ятканнан соң, ул да юкка чыкты. Кирәге чыкмаган күрәсең... Аннары унберенче сыйныфта укыганда «Хуш киләсең, яңа ел!» сценариясен төзедем. Без бу сценария буенча, шул ук елны яңа елны үткәрдек. Мин анда бер егет белән алып баручы булган идем. Ул сценария әле дә саклана. Аннары студент чорында «Чәчкәләр бәйрәме» (Балалар бакчалары өчен),«Тукай яши безнең күңелләрдә», «Туган телем – чиккән гөлем», «Нәкый Исәнбәтнең тууына... ел», «Театр яктылыкка, нурга илтә», «Нәүрүз гүзәле бәйгесе», «Иң якын кешем, син, әнием», «Туган авылым – Динесем» сценарияләре төзелде. Бу шулай ук минем яраткан шөгыльләремнең берсе. Алда да сценарияләр төзелер диеп уйлыйм. Алла бирсә!

 

Зур күләмле әсәрләр иҗат итәргә дә теләгең юкмы?

 

– Зур күләмле әсәр язу өчен бик күп вакыт таләп ителә. Аның да үз нечкәлекләре бар. Теләктә бар. Хыялымда да бар. Хәтта берсенең темасы да күз алдыма килә. Ничегрәк булыры да. Андый әсәрләрне яза аламдыр кебек. Алла бирсә, озакламас беренчесен башларга да ниятем бар. Тик мин зур күләмле әсәр белән беррәттән җырлар иҗат итүемне дә туктатмам диеп уйлыйм.

 

Зилә, Пушкинның «Чәчәк» әсәрен тәрҗемә итүеңне беләм. Тәрҗемә эшенә кайчан тотындың? Тагын да тәрҗемә әсәрләрең бармы?

 

– Тәрҗемәгә мин әле күптән түгел генә тотындым дисәм дә, һич ялгыш булмастыр. Пушкинның «Чәчәк» әсәре иң тәүгесе булгандыр. Гомумән әйткәндә, әлеге мәлдә, рус һәм башкорт телендә иҗат ителгән төрле күләмдәге әсәрләрне татар теленә тәрҗемә итәм. Тәрҗемә әсәрләрем белән киләчәктә, бәлки, сез дә танышырсыз әле...

Зилә, студент чорында, укыйсыңдырмы-юкмы, башкаларга калганмы-юкмы, семинарга диеп, кочак-кочак китап күтәреп кайта идең. Күптән түгел генә, үзеңдә электрон китапханә булдыргансың. Сер булмаса, әйт әле, электрон китапханәңдә барлыгы ничә китап бар һәм алар әдәби китаплармы, нинди китаплар?

 

– Китап ул борынгыдан килгән ядкяр. Элек-электән китап һәр йортта диярлек иң зур байлык булган. Китап уку да иң гүзәл күренешләрнең берсе булып буыннан-буынга күчеп килгән. Терәк тә, таяныч та, кирәк чакта ярдәмче дә, киңәшче дә ул китап. Әйе, электрон китапханәмдәге китаплар саны белән, бәлки, рекорд та куямдыр, тик эш санда түгел бит, аларның кирәклегенә, терәклегенә һәрвакытта инанам. Сүзлекме ул, әдәби китапмы, башка фән өлкәсенә караучы китапмы, аларның барысы да диярлек миндә бар. Бүгенге көндә электрон китапханәмдә барлыгы 10704 китап һәм 4258 журнал бар. Аларның саны һәрвакыт үзгәреп, я артып, я кимеп тора. Искеләре бетерелеп, алар урынына яңалары өстәлергә мөмкин. Китап ул даими юлдашчым, рухи байлыгымны арттыручы, аң-белем дәрәҗәсен камилләштерүче, тормыш мәшәкатьләреннән арындыручы, җанга ял бирүче дәва.

 

Китап дигәннән, мин ишетүемчә, күптән түгел генә, туган авылыңда, «Кыр чәчәге. Динес авторларының иҗаты» китабын туйладыгыз. Презентациясе үтте. Бу китап турында да берничә сүз әйтеп үтсәң иде...

 

– Әйе. Бик матур бәйрәм чарасы үтте. Федоровка районы Динес авылы авторларының шигырьләре тупланган бу китапка. Бак дисәң егерме автор чыккан икән, бер авылдан гына. Бу китапның авторлары: Фатыйма апа Галиевага һәм Нәфисә апа Бохариевага мин бик зур рәхмәтләремне белдерәм. Анда минем дә берничә шигырем урын алган иде. Без, иҗат әһелләрен бик зурладылар, диплом белән бүләкләделәр, тәмле аш-су белән сыйладылар. Менә бу чыккан китапны да бүләк итеп бирделәр. Бик матур җылы теләкләр дә күп әйтелде. Шигърияткә, иҗатка мәхәббәт уяттылар. Ул шигырьләрнең һәрберсе дә матур, тирән эчтәлекле, әдәбият китапларында урын алырлыклары да бар.

 

Зилә, физика... кинематика... Лириклар да физик була аламыни?

 

– Алсу, зинһар, бик тирәнгә кереп китми тор әле... Халыкның капыл каушап калуы, ихтимал... Физикмы мин, лирикмы, әллә икеседәме моны халык үзе хәл итер...

 

Шигырьләрне дә, җырларны да, башка әсәрләрне дә илһам килми иҗат итеп булмыйдыр, минемчә. Син илһамны кайдан аласың?

– Мин илһамны табигатьтән, алда әйтеп үткәнемчә, тирән мәгънәгә ия җырлардан һәм дә кызыклы шәхесләр белән аралашудан алам. Ул әдәбият әһелеме, мәдәният өлкәсендә эшләүчеме, фәнне үз итүчеме, гади халыкмы, барысы белән, барысы белән дә уртак тел табарга тырышам. Һәм алар белән аралашудан үземә ниндидер фәһем алам. Иҗатыма нур өстәгәндәй булам. Дәртләнеп яңадан-яңа шигырьләр, җырлар иҗат итәм.

 

Ә бу сәләтләрнең барысы да сиңа кемнән бирелгән? Әти-әниең дә иҗат кешеләреме әллә?

 

– Иҗатка мәхәббәт әдәбиятны сөюдән бирелгәндер, диеп уйлыйм. Ә инде шигырьләр, җырлар, мәкаләләр, такмаклар һ.б. иҗат итәргә сәләт Ходай Тәгаләдән бирелгәндер дим. Ни өчен дигәндә, мин язганда да, үзем язмыйм, ә кемдер әйтеп тора, ә мин аларны шул шигъри калыпка саламдыр кебек тоела. Әтием дә, әнием дә иҗаттан, әдәбияттан бик ераклар. Алар иҗат кешеләре түгелләр.

 

Иҗат кешесе өчен төн дә көн кебек диләр. Син моның белән килешәсеңме? Төнлә иҗат итәргә башка иҗатчылар кебек яратасыңмы?

– Дөрес. Төн шедеврлар тудыру өчен иң уңайлы мәл. Иҗат кешесе гадәттә төнге мәлдә өстәл артында лампа яктыртып утыруны хуп күрә. Мин үзем дә төнлә язарга яратам. Иҗат кешесе өчен бит җан тынычлыгы, күңел тынычлыгы кирәк. Тик соңгы вакытта күбрәк көндез иҗат итәргә, тәмамлап куярга тырышам. Дөресен генә әйткәндә, иҗат кешесенә егерме дүрт сәгать тә бик аз вакыт ул. Сизелми, бик тиз үтеп китә. Тагын иҗат кешесе буларак, шуны да әйтер идем, башка кешенең ничектер, минем башым бер вакытта да ял итми. Фантазиягә, төрле идеяләргә бай буларак, ниндидер уйлар, хыяллар, планнар белән яши. Һәрвакытта да шуны язарга, моны болай итәргә, тегене тегеләй итәргә кирәк, диеп төрле сүзләр, җөмләләр башта туып, бөтерелеп кенә торалар. Иҗат кешесен бары тик иҗат кешесе генә аңлый ала, минемчә. Гади кешегә иҗат кешесенең күңелен һәм гомумән, иҗат кешесен аңлавы бик авыр. Иҗат эше дә ул бик җиңелдән түгел, үз вак-төякләре, мәшәкатьләре бар аның.

 

Зилә, иҗат дөньясында кайнаучыларга, шигъриятне, әдәбиятны сөючеләргә нинди теләкләрең булыр?

 

– Иң тәвендә исәнлек-саулык, сәламәтлек булсын. Исәнлегең булса бары да була. Иҗат әһелләренә сабырлык, түземлек, илһам дәрте, гәүһәр каләмнәренең уйнап торуын телим. Берсеннән-берсе матур әсәрләр, гүзәл шигырьләр, моңлы, тирән мәгънәгә ия җырлар туып торсын! Иҗат бакчасына утырткан агачларыгыз, җимешләрен мул бирсеннәр! Һәрберебезгә дә бәхет-шатлык, куанычлы вакыйгаларга бай гүзәл гомер телим. Күкләребез аяз, йорт-җирләребез имин булсын. һәр яшәгән мизгелебез күңелләрдә матур хатирә булып уелып калсын.

Матур теләкләрең һәм җылы әңгәмәң өчен, Зилә, зур рәхмәт! Үзеңә дә иҗади уңышлар, үрлисе үрләр, бәхет-шатлыклар телим! Яңадан-яңа җырларың, шигырьләрең һәм дә башка әсәрләрең белән безне куандырып тор.

 

– Үзеңә рәхмәт, Алсу!

Әңгәмәмне Саф Татар Кызы – Зилә Зөлкарнаева иҗат иткән шигырь белән йомгаклап куясым килә;:

Синең иҗат шаулап чәчәк атсын,




<== предыдущая лекция | следующая лекция ==>
ПОРЯДОК И УСЛОВИЯ ПРОВЕДЕНИЯ ФЕСТИВАЛЯ | Система образования в село Чарли

Дата добавления: 2015-09-15; просмотров: 643. Нарушение авторских прав; Мы поможем в написании вашей работы!



Вычисление основной дактилоскопической формулы Вычислением основной дактоформулы обычно занимается следователь. Для этого все десять пальцев разбиваются на пять пар...

Расчетные и графические задания Равновесный объем - это объем, определяемый равенством спроса и предложения...

Кардиналистский и ординалистский подходы Кардиналистский (количественный подход) к анализу полезности основан на представлении о возможности измерения различных благ в условных единицах полезности...

Обзор компонентов Multisim Компоненты – это основа любой схемы, это все элементы, из которых она состоит. Multisim оперирует с двумя категориями...

Тактические действия нарядов полиции по предупреждению и пресечению групповых нарушений общественного порядка и массовых беспорядков В целях предупреждения разрастания групповых нарушений общественного порядка (далееГНОП) в массовые беспорядки подразделения (наряды) полиции осуществляют следующие мероприятия...

Механизм действия гормонов а) Цитозольный механизм действия гормонов. По цитозольному механизму действуют гормоны 1 группы...

Алгоритм выполнения манипуляции Приемы наружного акушерского исследования. Приемы Леопольда – Левицкого. Цель...

Признаки классификации безопасности Можно выделить следующие признаки классификации безопасности. 1. По признаку масштабности принято различать следующие относительно самостоятельные геополитические уровни и виды безопасности. 1.1. Международная безопасность (глобальная и...

Прием и регистрация больных Пути госпитализации больных в стационар могут быть различны. В цен­тральное приемное отделение больные могут быть доставлены: 1) машиной скорой медицинской помощи в случае возникновения остро­го или обострения хронического заболевания...

ПУНКЦИЯ И КАТЕТЕРИЗАЦИЯ ПОДКЛЮЧИЧНОЙ ВЕНЫ   Пункцию и катетеризацию подключичной вены обычно производит хирург или анестезиолог, иногда — специально обученный терапевт...

Studopedia.info - Студопедия - 2014-2024 год . (0.013 сек.) русская версия | украинская версия