Студопедия — Туй арты. 1 страница
Студопедия Главная Случайная страница Обратная связь

Разделы: Автомобили Астрономия Биология География Дом и сад Другие языки Другое Информатика История Культура Литература Логика Математика Медицина Металлургия Механика Образование Охрана труда Педагогика Политика Право Психология Религия Риторика Социология Спорт Строительство Технология Туризм Физика Философия Финансы Химия Черчение Экология Экономика Электроника

Туй арты. 1 страница






- Икенче көнне “килен мунчасы “ якканнармы?

- Әйе, обязательно тиешле. Бу инде Коръәндә булмаса да, тиешле, чөнки зөфаф кичәсеннән соң, алар чистарынырга тиеш. Чисталык, инде бу икенче мунчага килен, чөнки килен чагында син үзең ягачак. Кешегә хезмәт хакын түләргә тиеш.Анда сөлге, сабын куярга инде ул.Узеңнең нәрсә бар ягучыга куеп калдырырга.Җәймә киенә торган җиренә.Тагын нәрсә бар.

- Мунчага тагын кемнәр барган? Кода – кодагыйларны арбага яки чанага утыртып алып барганнармы?

- Бару булган. Бу инде җегет ягында бит инде бу.Килен төшкәчтен,...ул янмыйдыр,сүндермәдем микәнни мин аны?!

- Туйдан соңгы икенче көн нидән башлана? Киленне берәр төрле эш эшләтеп сынап мкарамыйлармы?

- Караулар булган.Төп әйберсе –авылларда су юлы күрсәтү.Ә шәһәр йортларында обязательно менә безнең кухня шушы,ни шушы,мондый әйберне әйтү кирәк. Үзе белер әле дип әйтәләр дә, чит йортта үзең белмисең, ә егет әнкәсе моны эшләргә тиешле или кыз туганы.

- Туйның икенче көнендә туйга килмәгән өлкән яшьтәге туганнарны, күршеләрне җыеп Коръән укыталармы? Ул ничек атала?

- Бик күркәм мәҗлес.Бу инде килен котлату дип атала.

- “ Килен токмачы”мы?

- Әйе,килен котлату, “ килен токмачы “ дип атала.

- Яшь киленгә су юлы күрсәтү бармы? Элек ничек булган?Кемнәр күрсәткән?

- Элек обязательно ирнең ике кыз туганы, нәселе суга озата барганнар.Шулай өчәү барып кайтканнар инде.

- “Килен ширбәте “дигәннәрме?

- Ыы,бар.Анысы инде чиләкләрне каршы алучы анда биагайлар дип атаганнар,иренең абыйсы,кайнатаңның энеләре алып, киленнең ниен алып эчик эле дигән.

- Элек “ тел яшерү “ дигән нәрсә булганмы?Кайчан беткән?

- Эле менә кайчан гына бетте әле ул. Эле минем әни гомер буе әтинең абыйлары белән үзләре бик сөйләшерләр иде,безнең аша.дәү абый үзе сөйли,әни шунда утыра, әни әкрен генә әйтә дә, без шуны дәү абыйга әйтәбез. Әни тагын сөйли, тагын сөйли. Берзаман дәү абый,кечнә абый дип әйтә идек инде, “Әй киленкәем, картаеп беттек инде хәзер, йә кычкырып сөйлик инде, ишетми колагым да. Болар да туеп бетте инде тәмам”, дип әйтә иде. Хәзер юк инде. Ә ул бик күркәм гадәт булган,чөнки теләсә кем белән кычкырып сөйләшмәскә ни булган.

- Аларны берәр ничек сөйләштермәгәннәрме соң, әйбер биреп?

- Менә кисәк үзләре ир туганнар үзләре телен ачу өчен, бүлмәсенә кереп бирә торган булганнар.” Иий!” дип әйтсә дә, күрмәгән әйберенә, ул вакытта авыз ачтың була бит инде,тавышың чыгару.

- Кияүдә булмаган кыз белән кияүгә чыккан хатын ничек аерылган? Нәрсәсе белән(кием, чәч толымнары саны беләнме)?

- Гадәттә кияүдә булмаган кыз, кияүдә булмаган кызлар чәчләрен толымын берсен алга,берсен артка куеп йөргәннәр,теге бердән үрү түгел.Менә хәзер аны биюләрдә бик кулланалар.Ә кияүдә булган кыз лар толымнары пар инде,менә монда чыгарып ясалган.

- Туйдан соң күпмедер вакыт үткәч,яшь парлар кыз ягына кунакка баралармы? Ул ничек атала?

- Кияү күрсәтү инде,кияү булып бару.Менә шушылай,шушы вакытта кияүне.

- Ничә көн куналар?

- Парлы кунарга тиеш дип әйтәләр иде инде.Икене,дүртне, алтыны кундыручылар да бар иде элек тә. Хәзер алай килеп тә тормыйлар бугай.

- Бу вакытта махсус ризыклар пешерелгәнме?

- Әйе,кияү пилмәне пешерелә.Ул озакка барды инде. Шундый вак итеп кенә ясала ул кияү пилмәне.аннан инде шушы кияүне ашка алулар туганнар,обязательно туганнар ашка алу дип аталмый, чәйгә алу дип атала. Анда инде килен үзенчә күчтәнәчләр алып бара инде.

- Кода –кодагыйлар бер-берсен туйдан соң күпме вакыт үткәч кунакка чакыралар?

- Мөмкин булганча тизрәк туганлашырга кирәк.

- Алар ничә көн кунак булалар?

- Аларга парлылыгы-парсызлыгы мөһим түгел.Кунарга да ярый,кунмыйча хәле юк бит инде.

- Өйләнешкән парлар күпме вакыт яшь парлар булып саналалар?

- Бер ел.

- Яшь килен сабан туена үзе чиккән сөлге бирергә тиешме?

- Тиеш. Ул анысы да теге тиеш дип,кагыйдә язып куймаган, чөнки менә сабан туе бит инде ул иген туе. Менә шуңар бөтен төрле рәхмәтеңне,күз нурыңны салгансың син,баш ваткан, күз нурың белән, бөтенесенә рәхмәт белдерәсең.Ул тәк кенә килен сөлгесе аталмаган инде....Булдымы?

- Әйе,булды.

Татарстан Республикасы

Апас районы, Апас авылы,

18 август 2011 ел.

Информант: Әхмәдуллина Сәудә

Гыйльмулла кызы, 1933, Соньда.

 

Трек № 4, 5, 6 Татарстан Республикасы

Апас районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Бикчәнтәева Р. Р.

 

Үлем, күмү йолалары

- Минем информантым булып Сәудә апа тора.Сәудә апа,сезгә үлем һәм күмү йолалары турында сөйләвегезне үтенәм.Беренче соравым: Өлкән буын кешеләре якынча ничә яшьләрдә үзләрен үлемгә әзерли башлыйлар?

-Үлемгә өлкән буын кешеләре генә түгел,яшьтән үк әзерләнергә тиеш.Үлемгә әзерләнү бер генә кешене дә үлемгә якынайтмый.Аллаһы Тәгалә кушмаса,ул үлми.Аллаһы Тәгаләдән гомерең төбәнгән булса,ул китә.Үлемгә әзерләнү нәрсәләрдән тора...Дөрестән дә,безнең шушы як,бөтен якта да бертөрле түгел.Үлемгә әзердәнү менә мәсәлән: шушы Апасның шушы Әҗем,Әлмәндәр, Борнаш менә Зөя буеның шушы ягында шулай әзерләнәләр: иң беренче бөтен кешедэ үзенең, чөнки хатын-кызлар 5 кат,ир кешелэр 3 каткәфен белән китәргә тиеш Ахирэт сәфәренә.Шушы әйберне әзерлиләр.Шушысына чын иттереп динебездэ мэҗбүри, ә болай ирекле халык үзенчәрәк әзерләнә: тел саклаган кешеләргә күчтәнәч хәзерли башлыйлар.Шулай яшьтән үк хәзерләгән саен кешеләрдә Риваять йөри: “ үлемтеккә әзерләнгән саен гомер озыная икән”- дип.Шуңа күрә “кем иртә әзерләнә шул килеш аның гомере озын була”- дип әйткән риваять.

-Кәфенлек 15-20 метр булса иркен тотыла,ә болай тэгдим ителә әрәм-шәрәм итмәскә 8 метр. Менә кеше үлгәч, бик нык үзеңнең исеңдә тотарга кирәк яшьтән үк төзәтеп салу нәрсәгә нитә:без дөньяда намаз укып яшәүче кешеләр,шуңа күрә куллар намазга баскан кебек чын иттереп сузыла.Менә шушылай итеп.Анда куллар ике якта була.Менә шушы үлүченедә шуңа күрә бүлмәң рөхсәт итсә,бүлмәң кечкенә булса бу эйбер мәҗбүри түгел.Бүлмәгә рөхсәт ителә аны кыйблага йөзен калдырып,ягни табан асты кыйблага караган була.Йөзе кыйблага карасын өчен табан асты.Бу нәрсә өченболай иттерелә,”ә вдруг шундый Аллахы Тәгаләнең рөхсәте белән кеше торып басыр да,кыйбланы эзләмәс,намазга тотыныр”-дип әйткән риваять.Шушылай эшләнелә. Аннан тагын хэзерлекләре,менә мәҗбүри инде бусы кабергә якын кешеләре төшерергә тиеш,шушыларны төшерер өчен 3 метрдан 3 җиргә сөлге куелырга тиеш кәфенлек өстенә.Бу сөлгеләрне кабергәтөшерүчеләр үзләренең истәлек итеп,ул баймы,ярлымы,алырга тиеш һәм анда гадәттә кабердәнбиленә бәйләп чыга,үзенә ризалыгын алуга санала.Кабердә 3 кеше я уллары була,я кияүләре-ир кешеләр инде менә шул.Аннан инде юучыга бик күп вакытта әйтәләркием бмрергә кирәк икәнен,бу мәҗбүри.Шулай булгач бик без инде кием әзерләнгән:күлмәк,ыштан, гамаж,оек,яулык,ирләргә түбәтәй нәзариятта була инде.Мәет юу хезмәткә керә.Калган, мәетне озатулар Барысыда савапка:Аңа әйбер бирсәң ярый,бирмәсәң ярый,әбу хезмәткә,менә хәзерге вакытка инде,күчергәннәр инде шушы акчага,акча бирергә мәетне юган өчен.Ә мәетне төп юарга тиеш кешеләрнең үз кешесе,шуңа күрә хезмәткә акча түләү кертелгән динебездә,чөнки менә әнисен кызы,кызтуганнары юу иң хөрмәтлесе,иң әйбәте шул.Шуңа күрә мәет-ул җаны чыкканга гына,үләксә түгел,аннан куркырга кирәкми,якыннары ихластан да үзләре юарга кирәк. Ну,юарга инде ният кылырга,ул кеше булырга тиеш тәһәрәтле,госелле.Госелле дигән сүз нәрсә? Госел- мунчага кереп коену,яның белән кыйблага басу.Менә шулай басасың.Кыйблага арт ягың да, ал ягың да күренмәве хәерле.Ә бу очрактагоселгә комган белән коену гына керми коенасыңда 1мәртәбәдә,аннары бөтен тәнеңне кулың җиткән җирләреңне сыпыру,барлык җирне сыпыру.Менә 3 мәртәбә комган белән салып яки берәр бүтән әйбер булырга да может шуның белән башыңнан алып,госелдә инде чәч инде,керфекләрдә чыланырга тиеш,шуңа чәчеңне дә менә болай 3сендә менә болай сыпырасың инде,тәнеңне дә сыпыру, шушы үзебезнең кулларыбыз белән бөтен тәнебезгә шушы мәетне озатырга дип әйткән ни туа,тәнебезгә сеңә.

- Ә үлем турында алдан белеп буламы?Төштә нәрсә күрүне мәеткә юрыйлар?

- Төшләрне Аллаһы Тәгалә,юрауны да төшне бирә белдерү мәсьәләсе итеп нинди хәбәр менә Аллаһы Тәгалә тарафыннан,чөнки йокы ул – Үлем белән бер әйбер,кеше йоклаганда бер әйбер дә белмәдем,дип әйткән дөп-дөрес,чөнки ул нәкъ җан чыгып кына китмәгән була,ә үлем белән бер.Шуңа күрә инде төшләрне үзең сыный белмәсәң, сөйләмәвең хәерле. Чөнки хәерле булсын дип Ходай Тәгалә,аннан инде берничек бу төштән шикләнсәң, берәүгә берәр баланың башыннан сыйпап берәр нәрсә бирсәң дә, берәүне юлдан чыгарасыңмы...Менә “күргән төшләрем хәерле булсын” дип урам аша чыгарасың да,шушы зәхмәтең китә.

- Нәрсә күрүне юрыйлар?

- Үлемгә дип әйткән төшләр, үлем хәбәрен китерә торган төшләрне безне бик үк белеп бетермәс, ул билгеле булыр яки бик нык иттереп үлгән кеше сине чакырыр, үзе күренмәс. Үзе күренеп чакырса, бернинди дә күңелдә шик тудырырга ярамый.Күренмичә чакырса Аллаһы Тәгаләгә инде динебез куша сәдака бирергә.Димәк, сине чакыру булырга бик мөмкин.

Аллаһы Тәгалә мәетләрне күрсәтүне кешеләргә кушмаган. Шуңа күрә төшеңдә мәет күрү,бары тик исән кешегә хәерле гамәл эш.Менә,мин,син үлгән кешеләрне күрдең ди; экзаменыңны бирүгә обязательный хәбәр. Менэ шундый бер кешене күрәләр дә,үлгән кешене күрдем бу арада фәлән-төгән дип күп мәетләрне күрү.

- Ә төштә сөйләшү нәрсә алар белән?

- Бик әйбәт,бик әйбәт. Чөнки теге яхшы җан дигәнне белдерә.Үлгән кешенең җаны иманлы җан икәнен күрсәтә.

- Менә ак киемнән күрүләре,кара киемнән күрүләре аерыламы ул?

- Ак киемнән күрү-ул безнең динебез пакълекне яратканга шушылай әйтелә, ә барыбер кара киемнән күргәндә дә, үзеңнең күңелеңне төшерергә ярамый, чөнки пәйгамбәребез яшел һәм кара киемнәрне яраткан.

- Үлем турында башка төрле юраулар,мәсәлән, козгын кычкыру, эт улау?

- Менә боларга Аллаһы Тәгалә бик каршы килә. Чөнки боларга, менә, мәсәлән, мин юлдан мәче чыгу, эт улау, берсе генә дә сиңа- яшәүчегә үлем хәбәре түгел, ә син шуны үлем хәбәре икән дип уйлыйсын икән, сиңа Аллаһы Тәгаләне узып эткә ышандың.Без бары тик эткәдер, козгынга да ышанып яшәмибез, бер Аллаһы Тәгаләгә генә ышанабыз.Шуңа бусына берничек тә мондый әйберләргә:сусыз чиләкләргә, сулы чиләкләргә- берсенә дә андый әйберләргә ышанырга ярамый. Менә үз гомеремдә минем андый әйберләргә ышанганым юк, зыян күргәнем дә юк.

- Мин бик ышанучан андый әйберләргә....

-Моны күңелеңнән чыгарып атарга кирәк,ышанырга ярамый, бер Аллаһы Тәгалә синнән канәгать булсын. Андый әйбердән ышанудан, чөнки Аллаһы Тәгалә бөтен әйберне бирүче дә, алучы да ул гына.

- Берәр үлгән кешенең җидесенә, кырыгына кадәр икенче кеше үлсә, аны мәеткә юрыйлармы?

- Юк. Менә мондый әйбер юрау бар: үлгән кеше бик йомшак булса, артыннан мәет тиз булыр дип, ә теге обязательно аның өчесенә,җидесенә һәрбер кешегә гомерне Аллаһы Тәгалә шулай биргән, ә монысына түгел, ә мондый тагын мәет булыр инде диеп менә тәннәрдә үзгәреш булу - мәетләр.мәсәлән,борын очы кечетүләр, Аллаһы Тәгалә инде моны шулай итә, мәет булыр,димәк,син әзерлән. Нәрсә генә булса да, кем булуына карамастан, чиратлы үлемнэр булсын дигән үлемнәр булсын диеп шундый догалар кылып куярга кирәк инде. Борын очын кашыгач, и кодрәтле Аллам яшьләргә килмәсен, чираты җиткән, гомере беткән кешегә булсын диеп дога кылу хәерле.

- Юган вакытта тәне йомшак булса, тагын бер үлем булыр диләр. Бу дөресме?

-Әйе, менә анысы инде дөреслеккә туры килә. Ул күп очракта тән йомшак булгачтын, димәк әле бу. Ә болай медицина моны дөрескә санамый. Тәннең, кайбер кешенең бик тиз суынып, катырга может, кайберсенең ике көн тотсаң да катмый.

- Үләсе кешене теге дөньяга ниндидер тавышлар, билгеләр аша чакыру буламы?

-Менә кеше ишетә торганы булмый,үзенә ишетелә торганы була.Менә, мәсәлән, бик катлаулы операциядән кешегә я тереләсе, я үләсе була. Менә шушы кешеләргә Аллаһы Тәгалә менә иманлы җан булса, Аллаһы Тәгалә шундый нәрсә китерер күз алдына, үзе анда түгел, ә тегенең алдына обязательно шундый җимешләр төшәрләр, асылынып торырлар каршысында, моңа үрелү очраклары бар һәм аны алып, авызга алып ашау очраклары бар. Мәсәлән, аннары кеше җаннарга шуны алып үзе бернәрсәсен нитми. Кулы йөри башлый да, ала, битен юа, шундый хәрәкәткә килү очраклары бар һәм ул дөрес. Аллаһы Тәгалә моны гадәттә изге җаннарга күрсәтә. Ә инде шундый очрак та бар: шушы җимешне чын итеп тотып, алып авызына капты да, терелеп китү очрагы бар, үләргә җиткән кеше дә, терелеп китү очрагы. Аның кешеләре дә менә шундый очракта булдым диеп сөйләүчеләр бар.

- Үлгән кешенең җаны ничек чыга дип әйтәләр? Гәүдәнең кайсы ягыннан? Моны ничек белеп була?

-Бу, җаным, гәүдәнең кайсы ягыннан чыгасын Аллаһы Тәгалә үзе генә белә. Үлгән кешенең җанын фәрештәләр алыр. Фәрештәләр ничек итеп килерләр? Яхшы җан янына килерләр дә, чирләмичә генә бирер, менә, мәсәлән, тирләмәс, авыр суламас, ә өч мәртәбә сулый дип әйтәләр, өч мәртәбә суламас. Алар аны шундый кәнәгатьләндереп торырлар, кулларында бер дә дөньялыкта булмаган шундый ефәк, шундый ак әйбер булыр. Аның җанын тиз генә шунда алырлар фәрештәләр һәм шулай итеп шундый формада Аллаһы Тәгаләнең хозурына алып китәрләр. Бик күп фәрештәләр очрарлар, сорарлар: “Сез кемне алып барасыз?”. “Менә бу шушы фәлән кеше, шундый изге җан китте, аны Аллаһы Тәгалә хозурына алып барабыз”. Аллаһы Тәгаләнең хозуры кайда икәнгә беребез дә җавап бирә алмыйбыз. Менә минем янымда, хәзер синең яныңда Аллаһы Тәгалә бөтен җирдә. Күктә дә, җирдә дә түгел. Һәрвакыт безнең яныбызда. Бөтенесен күреп торучы. Инде шушыннан Аллаһы Тәгалә бу төрләрне күргәч: ”Күрдем – бу яхшы җан, кайтарыгыз”, диде. Кем генә шушы йортка, мәсәлән әле мәет күмелмәгән, кайтарырлар. Мәетнең җаны ушында тыңлап торыр, менә шуңа күрә мәет өстендә теләсә нәрсә, әллә нинди сүз сөйләргә ярамый: бәрәңге уңганмы, ипи кыйммәтләнгәнме – бары тик шушы мәетнең уңай яклары бар иде дип, шушы әйберләр бар иде дип әйтеп кенә сөйләшергә ярый, чөнки җаны боларда дөнья кайгысы, минем тәнем турында нәрсә сөйләргә уйламыйлар. Җан тәне турында кайгыртыр. Менә, монда, өйдә чагында. Шуңа күрә мәет янында хәерле сүзләрне генә сөйләшү, ул очрашып, хәбәрләшү урыны түгел, ә күзләребезнең нурлары белән мәетне соңгы юлга озату урыны. Мәетне озату.

- Аннары көзгеләрне каплап куялар.

- Әйе, чөнки менә бу да җан мәсьәләсенә бәйле. Җан бит ул очып йөрергә мөмкин. Без аны берничек тә белә алмыйбыз. Очып йөри дип әйтсәк, тагын ялгышабыз. Аллаһы Тәгаләнең хозурында барып бәрелергәмөмкин: оча икән мәсәлән

- күренергә мөмкин...

-Әйе, ул урында бәрелеп китәргә может. Алар инде бәрелеп-сугылу урыны булмасын, чөнки андый ни булмагач. Шуңа күрә капланып торуы хәерле. Хәзер бит көзгеләр бизәгеч әйберләр. Ә ул әйберне Аллаһы Тәгалә тыймый. Алай йортта, йокы бүлмәсендә бизәү тиеш түгел, бәлки эшләр эшләнгәч, каралган булырга может. Барып шуның гаебен карар өчен генә, йортка бер көзге җитеп арткан. Көзгегә карау ни түгел, ә бөтен җирдә үзеңнең рәсемеңне күреп хозурлану, сокланып йөрү дөрес түгел. Аллаһы Тәгалә алай яратмый. Чөнки син Аллаһы Тәгаләне искә төшереп, эшең эшлисең бар әле, Аллаһы Тәгалә шушы кешегә дога кыласы бар әле. Шундый тәртиптә инде. Менә инде сезнең хәзер Аллаһы Тәгалә укулары бик өстен күргәч, көзгедәге үзеңне карап йөргәнче, фәлән фәннән экзамен бирәсе бар әле. Шундый әйберләрнең булуы хәерле.

- Мәетне саклау эшенә килгәндә...

-Мәетне саклау эшендә, сакласаң да, сакламасаңда ярый.

- Менә өеннән еракта үлгән ди. Өенә кертмичә күмү дөресме ул?

- Ерактан төп динебез куша бик нык мәҗбүри булмаса, ерактагы урында мәет үзе анда күмелергә тиеш, беренче чиратында, ә инде алып кайтасың икән, анда син аны кәфенлән, юып алып кайтырга тиешсең. Монда җаны тынычлансын дип яшәгән урыныннан әйләндереп кенә чыгаралар. Шунда дога укыла. Укылу мәслихәт, күчермәү. Динебез мәет кайдан да, яхшы җан булса, мәсәләнӘлмәндәрнеке үлгән икән Казанда, алар, яхшы җаннар барыбер очраша. Җомга көнне.

- Мәетне кемнәр юа? Ничә кеше? Юучылар так яки җөп санда булырга тиешме һәм ни өчен?

-Бу әйбер парлыланып, парсызланып әйтелми, чөнки менә дөньяның булганына күрә асыл юучы дип чын юучы, юучының артыннан комган белән, юучының артыннан салып йөрүче һәм мәетне бит аны башта юасың уң ягын, әйләндерешергә менә шушы өч кеше була. Ә инде рөхсәт ителә таза кешеләр бар, авыру булып тазарган кешеләр бар. Шуңа күрә мәет астына аерым бер көчле материал яки сөлге, яки марля куеп, өстен каплый торган каплавычлар була инде. Шуның белән икенче кешеләрне чакырып, әйләндерешергә чакырып. Алар инде юганда тагын чыгып китәләр, әйләндергәндә керү мөмкин. Ә болай шушы өч кеше гадәти генә тормышта. Аллаһы Тәгалә инде безнең теге бик артык ашап симермәскә дә куша. Үзеңнең гәүдәңне үзеңне йөртә торган, шуңа күрә өч кеше аны эшли ала. Рөхсәт ителә икенче кешеләрне алып, ир кешене булса да каплап, чит кешеләргә күрсәтелми, чөнки мәетнең җаны әлеге дә баягы монда, тәнен теләсә кем күрмәү хәерле.

- Ә юучылар ничә яшьтәге кешеләр булырга мөмкин? Олы кешеләр генә юамы яисә яшьләргә дә ярыймы?

-Яшьләр дә җарый. Юучы, менә әлеге дә баягы кем, мәсәлән 13 яшьтәге бер кызы, бер кызы 18 яшьтә, сеңлесе 16 яшьтә. Болар тәһарәтле, госелле булып, кереп әниләрен яки туганнарын юа алалар. Балигъ булу-булмавы гына, чөнки 8 яшьлек булса, аның әле мие эшләми куркырга. Менә үзеңне шулай хәзерләргә кирәк, һәрвакытта да мәет – ул үләксә түгел, кеше – бары тик җаны гына юк. Исән чагында син аны якын белә идең бит, кеше һәрвакытта да шушы фикереңне бөтенләй сеңдерергә кирәк. Просто кеше ул. Ә менә инде аның Аллаһы Тәгалә хәрәкәтләндерә торган җанын гына алган.

- Мәетне юыр өчен суны кайдан һәм кайчан алырга кирәк? Суга кем бара? Ничә кеше? Махсус сүзләр әйтеләме?

-Суның махсус догалары бар: йә раббым бу су алуларым булса дип, су алганда сөйләшмәү хәерле, бер сүз дү сөйләшмәү. Сәламгә дә баш иеп кенә, кеше аңлый бит инде, сәламгә дә. Аның инде. Мәетне юганда юырга 2-3 чиләк, комган белән баралар суга. Өсте капланган булырга тиеш, бик чиста булырга тиеш. Өйдә юган булсаң да, чиләк, комганнр чайкалырга тиеш. Шул үзең белгән догаларны. Хәзер бит, үзенең догасы да бар. “Аятел-Көрси” укыгач та җарый. Аллаһы Тәгаләнең бөтен сүзләре дә, Коръәннән бөтен сүзләре дә мәетнең рухын шатландыра торган сүзләр.







Дата добавления: 2015-09-07; просмотров: 1225. Нарушение авторских прав; Мы поможем в написании вашей работы!



Вычисление основной дактилоскопической формулы Вычислением основной дактоформулы обычно занимается следователь. Для этого все десять пальцев разбиваются на пять пар...

Расчетные и графические задания Равновесный объем - это объем, определяемый равенством спроса и предложения...

Кардиналистский и ординалистский подходы Кардиналистский (количественный подход) к анализу полезности основан на представлении о возможности измерения различных благ в условных единицах полезности...

Обзор компонентов Multisim Компоненты – это основа любой схемы, это все элементы, из которых она состоит. Multisim оперирует с двумя категориями...

В эволюции растений и животных. Цель: выявить ароморфозы и идиоадаптации у растений Цель: выявить ароморфозы и идиоадаптации у растений. Оборудование: гербарные растения, чучела хордовых (рыб, земноводных, птиц, пресмыкающихся, млекопитающих), коллекции насекомых, влажные препараты паразитических червей, мох, хвощ, папоротник...

Типовые примеры и методы их решения. Пример 2.5.1. На вклад начисляются сложные проценты: а) ежегодно; б) ежеквартально; в) ежемесячно Пример 2.5.1. На вклад начисляются сложные проценты: а) ежегодно; б) ежеквартально; в) ежемесячно. Какова должна быть годовая номинальная процентная ставка...

Выработка навыка зеркального письма (динамический стереотип) Цель работы: Проследить особенности образования любого навыка (динамического стереотипа) на примере выработки навыка зеркального письма...

Травматическая окклюзия и ее клинические признаки При пародонтите и парадонтозе резистентность тканей пародонта падает...

Подкожное введение сывороток по методу Безредки. С целью предупреждения развития анафилактического шока и других аллергических реак­ций при введении иммунных сывороток используют метод Безредки для определения реакции больного на введение сыворотки...

Принципы и методы управления в таможенных органах Под принципами управления понимаются идеи, правила, основные положения и нормы поведения, которыми руководствуются общие, частные и организационно-технологические принципы...

Studopedia.info - Студопедия - 2014-2024 год . (0.012 сек.) русская версия | украинская версия