Студопедия — Лмәндәр
Студопедия Главная Случайная страница Обратная связь

Разделы: Автомобили Астрономия Биология География Дом и сад Другие языки Другое Информатика История Культура Литература Логика Математика Медицина Металлургия Механика Образование Охрана труда Педагогика Политика Право Психология Религия Риторика Социология Спорт Строительство Технология Туризм Физика Философия Финансы Химия Черчение Экология Экономика Электроника

Лмәндәр






Апастан төньяк-көнчыгышка 19 км ераклыкта урнашкан. Авылда 390 кеше исәпләнелә, татарлар. XVI нчы гасырның икенче яртысында нигез салынган.

 

Хисап

Мин фольклор практикасын үземнең туган ягым- Апас районында үттем. Халык авыз иҗаты үрнәкләрен тулысынча Апас, Идрәз, Әлмәндәр авылларында тупладым. Дөресен генә әйтим, бик кызыклы да, үзенчә авыр да эш булып чыкты. Быел җәй айларында эшкә урнашуым сәбәпле, фольклор практикасын август аенда гына үттем,ләкин шулай да бик тулы бай материал тупладым, аларны эшкәртеп,үземә дә күп кенә яңалыклар ачтым.

Ныклап торып эшкә тотыныр алдыннан,мин иң элек китапханә,районыбызда эшләп килгән музей хезмәткәрләре белән киңәштем.Алар миңа чын-чынлап эшемә туры юл ачтылар. Китапханәче Венера апа Салаватуллина миңа районыбызның гореф-гадәтләрне белә торган, үти торган кешеләрне киңәш итте,хәтта шәхсән танышларының өй телефоннарын бирде. Аның ярдәме белән мин Яруллина Зәйнап, Әхмәдуллина Саудә, Гарипова Даимә апалар турында белдем һәм алар белән әңгәмә кордым. Шулай ук Апас туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис абый Ногманов, күп еллар журналист булып эшләгән Азат Сункишевның ярдәмнәре бик зур булды.

Апас тарихы турында миңа бик тулы итеп Апас районының Туган якны өйрәнү музее диркторы Рәмис абый Ногманов сөйләде.Аны бездә яратып һәм хөрмәт итеп “ Апасның тере энциклопедиясе” дип тә атап йөртәләр. Шулай ук минем үземә бик тә ошаган информантым –Саудә апа Әхмәдуллина булды. Аның белән очрашу булдыру бик җиңел булмады,чөнки аны һәрвакыт ашларга,авыз ачтыруларга алып китәләр, хәтта Казаннан ук аны Коръән укырга дип килеп алалар. Чынлап та,Саудә апа бик тә хөрмәтле,укымышлы абыстай, һәр табынның бизәге, чөнки аның тарафыннан әйтелгән һәрбер сүз дин кануннары нигезләнгән,Коръән сүзләре. Без аның белән өч сәгатькә якын сөйләшеп утырдык. Саудә апа 22 ел инде гарәп хәрефләре белән Коръәнне укый, һәр җомгага йөри, мөселман кардәшләрен соңгы юлга озата, үзенең якыннарын юа. Шуңа мин аңа үлем һәм күмү йолаларын сөйләттем. Ул чынлап та бөтен йолаларны да хәтерли, үти булып чыкты, һәр соравыма тулы, ачык итеп җавап бирде. Ураза вакыты, Саудә апа инде олы кеше булганга, мин аны бик ялыктырмаска уйлаган идем, ләкин ул үзе теләп туй йоласы турында да сөйләргә ризалашты. Шунысы кызык, мин кияүдә булмаганга, белеп торсын дип, ул туй йоласын миңа атап сөйләде, киләчәккә киңәш формасында дисәм дә була. Мин үзем бу әңгәмәдән бик разый калдым, бик тә кызыклы, үземә кирәк мәгълуматлар да белдем. Шулай ук Зәйнуллина Маһинур ападан бик тулы җаваплар алдым. Үзе алты бала анасы булганга күрә, ул бала тууга бәйле йолалар белән якыннан таныш кеше булып чыкты, бик күңелле әңгәмә килеп чыкты. Гыйниятова Лена, Гыйльфанова Шәһидә, Шәйхиев Рәшит тә биргән сорауларыма тулы һәм дөрес җавап бирделәр.

Репертуарның төрлелегенә килгәндә, өлкәнрәк кешеләр күмү, туй, бала тууга бәйле йолаларны истә тота торган, чагыштырмача яшьрәкләр,ягъни урта буын дисәң дә була, бәет, мөнәҗәтләр белән кызыксына торган булып чыкты.

Жанр төрлелегенә килгәндә исә, Апас районында күп таралыш алган: риваятьләр, бәетләр, мөнәҗәтләр, такмаклар, әкиятләр. Шунысы кызганыч, календарь йолаларыннан бездә сабан туй, яңгыр боткалары,карга боткалары гына йола буларак сакланып калган.Ә нәүрүз, каз өмәләре мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан гына театральләшкән тамаша буларак кына куела. Әбиләр әйтүе буенча, алар элек заманнарда да йола буларак яшәп килмәгәннәр. Шулай ук нардуган, сөрән йолалары белән безнең яктагылар бөтенләй таныш түгел.

Хәзерге вакытта да бездә актив бәетләр, мөнәҗәтләр иҗат ителеп килә,Сабан туйлар, яңгыр боткалары үткәрелә, риваять, легендалар саклана, мифологик хикәятләргә, җен пәриләргә кагылышлы ышанулар яши,бала тууга бәйле йолалар,, армия хезмәтенә озатулар, күмү йолалары үзгәрмичә районыбызның өлкән кешеләре тарафыннан үтәлеп килә һәм урта, яшь буынга да җиткерелә.Әйткәнемчә, Нәүрәз, каз өмәләре мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелә.

Апас районында күп кенә фольклор ансамбльләре эшләп килә. Халкыбызның сирәк ишетелә торган җырларын җырлый торган, риваять, бәетләрне башкара торган,Болынбалыкчы авылында “ Асылъяр” фольклор ансамбле бик матур эшләп килә. Биеш авылында “ Рябинушка “ рус фольклор ансамбле (җитәкчесе Решетникова Людмила),ру халкының милли җырларын, частушкаларын башкаруда үзләреннән, үз теләкләре белән, зур,саллы көч куялар. Безнең районда шулай ук чувашлар да яши. Аларда “ Шурумпуч” дип атала торган ансамбль эшли. Аның җитәкчесе Елена Аршеникова бик матур гына эшен алып бара. Бу коллективлар һәр бәйрәмдә актив катнашып баралар, алар һәрвакыт үзләренең милли костюмнарында чыгыш ясыйлар.

Апас авылының үзендә исә, ике: “Садә “ хатын- кызлар фольклор ансамбле һәм “ Тынгысызлар “ ирләр фольклор- инструменталь ансамбле эшләп килә. Мин бу ике ансамбльнең дә җитәкчеләре белән очраштым. Яруллина Зәйнәп апа “Садә” ансамблен оештырып җибәрүчеләрнең берсе була. Бу ветераннар ансамбле. Составында 13 кеше, хатын- кызлар. Репертуарларына килгәндә исә, халкыбызның борынгы җырларын, онытылган җырларын башкарырга, аларны яшьләргә танытырга тырышалар. Шулардан “ Рамай”, “ Рәйхан”, “Сарман”, “ Зөләйха” җырларын яратып башкаралар..Халык ансамбльне бик теләп каршы ала, яратып тыңлыйлар,үзләредә дә башкарган эшләреннән ләззәт алалар. Төрле кичәләрдә, бәйрәмнәрдә, конкурсларда катнашалар. Республика күләмендә үткәрелә торган фольклор ансамбльләре ярышында икенче дәрәҗәдәге дипломга лаек булганнар. Ә инде туган якны өйрәнү музеенда үзенчәлекле ирләр ансамбле эшләп килә.” Тынгысызлар “ дип атала.Аның җитәкчесе - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Апас туган якны өйрәнү музее “ директоры Рәмис Ногманов. Бу фольклор ансамбль нәрсәсе белән үзенчәлекле- ул музыка коралларында уйнавы: кубыз, курай, тальян гармун һәм башкалар белән беррәттән музей экспонатларын куллану. Мәсәлән, кашыклар белән тавышлар чыгару, пычкы белән калайга ышку, өргечләр белән кошлар тавышы чыгару. “ Тары җире- кинде җире”, “ Дубыр- дубая “, “Салкын чишмә “ кебек җырларны яратып башкаралар. 14 кеше составта. Авыл клубларында, мәдәният сараенда, митингларда, республика туган көннәрендә, милли бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйлар. Мактаулы грамоталары да бар, зона ярышларында да катнашалар. Бу ике ансамль дә тулы көченә, оешкан формада эшләп килә һәм моның шулай булуында талантлы, актив җитәкчеләре дә зур роль уйный.

Безнең районда хәзерге вакытта да йолалар үтәлә, аларны туплау эшенә һәвәскәрләр тарафыннан да зур игътибар бирелә. Монда инде шулай ук зур рольне районыбыз аксакаллары, абыстайлары, мәдәният хезмәткәрләре үти. Башлыча алар тарафыннан йолалар үткәрелә, оештырыла.

Минем күзәтүемчә халык иҗаты әсәрләре белән күбрәк урта буын кызыксына. Ә инде алар ярдәме белән яшьләргә дә информация сеңдерелә. Ә инде клубта тарафыннан үткәрелә торган милли бәйрәмнәрдә бик кызыксынып, теләп катнаша. Ирекле формада исә, хәрби хезмәткә озату кичәләрендә бездә чыгарылган кыска җырлар җырлана. Яшьләргә,шулай ук, Апасның килеп чыгышы белән бәйле, Кыз тавы риваятьләре билгеле.

Авылларның килеп чыгышы, атамаларының тарихы “ Апас энциклопедиясе” дигән китапта тупланган. Борнаш авылы тарихы Хәмзә Бәдретдинов җитәкчелегендәге һәм безнең район хакимияте тәкъдиме буенча “ Борнаш иле” дигән китап бастырды. 2010 нчы елны журналист Азат Сункишевның “Тылсымлы син, Тау ягы “ дип исемләнгән китабы басылып чыкты. Монда ул районыбызның истәлекле урыннарына бәйле риваятьләрне керткән, изге дип саналган чишмәләргә тасвирлама биргән.

Апас районының “ Йолдыз “ газетасында күбесенчә бәетләр, мөнәҗәтләр, шулай ук авыллар тарихына кагылышлы риваятьләр басыла.

Бу фольклор практикасы бик күңелле үтте, кызыклы кешеләр белән таныштырды. Иң элек информант сиңа кирәкле материалны ачып салганчы, аның белән уртак тел табарга кирәк. Шунысы кызык, кыскача биографиягезбелән таныштырп үтегез дигәч, әбиләр бөтен башларыннан кичкән вакыйгаларын сөйләргә тотыналар. Синең кем баласы булуың белән бик кызыксыналар, сынап карыйлар. Тагын информантка аның таныш кешесеннән килүеңне әйтсәң,уртак тел табуы күпкә җиңелрәк. Күбесе мине,ничек кенә аңлатсам да, журналист кыз буларак кабул иттеләр кайчан һәм кайда бу материалның басылып чыгуы белән кызыксындылар. Сөйләшү тәмамлангач, чәйләр куеп эчерделәр,теләкләрен җиткерделәр.Әйтмичә үтә алмыйм, Саудә апа янына килгәндә ул табага бәрәңге пешерергә куйган иде,карарга иренә кушты. Кызганычка каршы, аның иренең борыны ис сизми икән.3 сәгатьтән, әңгәмә тәмалангач,кухняга чыгып карасак, бәрәңге көеп бетеп,табасы кара янган иде, ә өйгә кара төтен белән ис таралган иде.Менә шулай, төшке ашсыз да калдылар. Әлмәндәрдә исә дәү әни дусты булса, берсен- берсе тулыландырып сөйләрләр дип икесен бергә утырткан идем, ә алар бер сүз әйтүгә шаркылдап көлә башладылар,көчкә туктаттым,аерым сөйләтергә булдым инде ахырдан. Музейда Рәмис Ногмановтан интервью алгач, Рәмис абый: “ Ну, Раилә, әгәрдә бу эшеңнең бер экземплярын безнең музейга тапшырмасаң, үзеңне университетыңа барып таптырам”, - дип шаяртып калды. Тулысынча алганда, информантларның берсе дә сөйләргә карышып тормады, кайберләрен хәтта туктатып та булмады. Миңа эшемне уңышлы тәмамлап, бишле билгеләре алуымны теләп калдылар.

Нинди генә фәнне укытсаң да, син иң элек, бу төбәкнең тарихыннан, яшәп килгән йолаларыннан хәбәрдар булырга тиешсең.Әкиятләр, риваятьләр белү балалар бакчасында, башлангыч классларда эшләгәндә зур булышлык итә. Шулай ук туган якның халык авыз иҗатына бәйле сыйныф сәгатьләре, ачык дәресләр үткәрергә мөмкин. Моны белү үзеңнең рухи үсешең өчен дә әһәмиятле, халкыңның, ата- бабаларыңнан калган йолаларны саклап калу- бу, минемчә, турыдан – туры укытучы вазифасына да керә.

 

Трек № 1, 2 Татарстан Республикасы

Апас районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Бикчәнтәева Р. Р.

 

 

Гаилә йоласы

Бала туу белән бәйле йолалар

- Исәнмесез, Маһинур апа, үзегезнең биографиягез белән таныштырып китсәгез иде.

- Без 1937 елда Бакырчы авылында туганбыз. 6 бала булган без. Безнең әни 39 яшендә үлеп киткән, мин 1 яшьтә 4 айдан калган, яшь бала булып калган. 1 яшьтә 4 айдан калып, мин шушы яшемә кадәр әлхәмдүлилләх, әлхәмдүлилләх, әлхәмдүлилләх шөкер. Мин тормышыма бик шөкер ана кылам. Тормышлы булдым, әти-әни озатты мине кияүгә чыкканда. Тормышка чыктым, әти-әни тәрбиясендә яшәдем. Әти-әниебез бик мөгаллим кешеләр ие. Авыл җирендә имам булып тора иде. Инде хәзер вафат инде. Хәзер, менә җылыйсы килә шуларны сөйләгәндә дә. Тормышка чыктым, тормышка чыгып инде балалар үрчетә башладым. Семьябыз ишәйде. Өченчегә бардым ие мин, 61 дә кияүгә чыктым. 62 елда балабыз булды – кыз туды. 63 тә тагын 1 улыбыз туды. 67 дә тагын кызыбыз туды, 68 дә ир балабыз туды. Шуннан хуҗа бабай чыгып китте ПМК якларына эшләргә. Безне ташлап. 4 ел эшләп йөрде шулай. Әрле-бирле кайта-китә җөреп, менә шулай иттереп без дз Апаска килергә мәҗбүр булдык. 4 елдан соң квартир алдык. Квартирны ясадык, төзәттек. Ремонтладык.

- Аңа кадәр?

-Шушы,шушы квартира иде инде. Ремонтладык, но аны 2 ел ПМК контор итеп тоткан иде. Инде килгәч, үзебез яңа баштан ясадык инде. Менә 73е елда тагын бер кызыбыз туды бишенчегә, 5 бала таптым(көлә). Биш балабыз бар: 3 кызым, 2 улым бар. Әлхәмдүлилләһи шөкер үстеләр, бер шаламасына бере төренеп, әй без балалар үстергәндә әйберләре дә җитеш түгел иде инде аның дөресен әйткәндә. Иске күлмәк җиңнәреннәр ыштан ясап, иске ыштаннардан, тегеп җирләреннән ыштаннар ясап, колготкиның нәрсә икәнен белми идек. Апаска килгәч, белдем менә мин.

72 дә килдек Апаска, колготкиның нәрсә икәнен Апаста белдем. Апаста яшәгән чагында инде, без килгәндә әле Апаста да тормыш итү авыр иде, ипигә чират тора идек, икешәр ипи генә бирәләр. Сөтне дә үлчәп кенә, майны да граммлап кына. Гаилә башына 100 граммлап кына бирелә иде. Рәшидә апаны белмисездер инде сез. Сез балачак булгандыр. 100 граммлап бирәләр инде. Җитешмәгән чаклары да бик булды инде, җиткән чаклары да булды. Инде мин тормышыма әлхәмдүлилләһи шөкер, бакчабыз бар иде, яшелчәсен утырта идек. Менә кибеткә инде шул ипигә, ипиен,кабартмасын да, пирогларын да үзем пешерә идем инде күпчелек. Балалар яшь чагында ашыйсылары килә камыр азык, төрлесеннән пешерә идем инде. Менә хәзер аларны тарата башладым инде, берәм-берәм урта мәктәпне укыдылар, бер бер әле китә башладылар. Инде хәзер югары уку белемнәрен алдылар. Әлхәмдүлилләһи шөкер. Барысы да укып чыктылар, үзләренең тормышларын сайладылар, үзләре тормыш итә башлады. 2 кызым Әнәле егетендә, 1 улым Черкенкызын алды, редакциядә бухгалтер булып эшли. Улым да шунда эшли. 1 улым Апаста яшәде дә, өйләр салып яшәгәчтен, Казанга китәргә мәҗбүр булды. Ни өчен дисәң инде, шәһәр кызы иде, ярты ягы шәһәр кызының Апас җирендә шәһәр кебек инде дә, но яшисе килмәде инде барыбер. Казанга киттеләр алар.казанда торалар. Китүләренә мин нык кыенсындым инде. Миңа кыен булды инде. Мин мин әйтәм, өйләр салып чыктылар, мин инде Азатны болай да җибәрмәскә идем инде (Азат исемле анысы). “Улым, син – җир кешесе, син җир сөреп яшәргә тиеш, шәһәргә китәргә тиеш түгел. Укып чыккачтын ук китәргә уйлаган иде инде ул. Икәү сөйләшкәннәрдер инде. Ильмира исемле. Мәктәптә эшләде инде ул да. Белмисең инде син аны. Аларның киткәннәренә 3 ел инде аларның. 3 ел Казанда яшиләр. Менә инде 3 балалары бар аларның да, өченчегә ул алып кайттылар, 2 кызлары бар иде. Биш балама 10 оныгым бар, 1 оныкчыгым бар. Менә шулай итеп таратып бетердем, барысын күгәрчен шикелле.

- Хәзерге вакытта нәрсә белән шөгыльләнәсез?

- Хәзерге вакытта мин инде әле бакчадагы хезмәт: яшелчә утыртам, аларны утыйм, җыям, мәш киләм алар белән. Үземчә инде өйгә керәм, тузаннарны сөртәм. Анысын карыйм, монысын карыйм, ашарга әзерлим. Менә шулай иттереп, көн үткәрәбез. Әлхәмдүлилләһи шөкер, намаз-гыйбадәттә торабыз, биш ел мәчеткә йөрдем, мәчеттә белем алдым. Әлхәмдүлилләһи шөкер, Коръәнне, гарәп хәрефләрен өйрәндем, әлхәмдүлилләһи шөкер. Инде Шәриф Рамазан аенда, әлхәмдүлилләһи шөкер, уразаларын тотабыз. Ул безгә фарыз, 30 көн фарыз. 5 вакыт намаз фарыз. Хәергә эшләргә дигән сүз инде ул фарыз дигән нәрсә. Баланы 7 яшьтән үзе уң белән суңны аера башлагач, уже өйрәтергә, Аллаһы Тәгаләнең барлыгын өйрәтергә, кечкенә догалар өйрәтергә. Менә намаз кирәк-яракларын өйрәтергә уң белән суңны аера башлагач, уже балага белем бирә башларга кирәк, 7 яшьтә. 7 яшьтә бала ул өйрәнә башлый инде. Менә минем оныкларым инде кечкенә догаларны бөтенесен дә белә, әйе. Шул минем янга килгәч, кайсын минем җанда торганда өйрәнгән, кайсына киткәч, килгән арада өйрәнәләр инде. Шулай иттереп, бала мәрхәмәтле, рәхимле, Аллаһы Тәгалә дигән сүзне ишеткән саен ул рәхимле булырга тиеш. Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген белеп яшәсә, гөнаһыны белсә, үлгәч тә, үлемне белеп яшәсә, менә без бит инде Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән яшибез шушы дөньяда. Җир, күкләр, җирдәге үсемлекләр – бөтенесе дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән дөньяга килгәннәр. Диңгезләр, сулар –бөтенесе дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән. Шөкер Аллаһыбыз инде шуңа. Әлхәмдүлилләһи шөкер, бүгенгесе көндә исәнлек-саулыклар да, аякта булгач, шөкер инде итәбез. Мәшәкатьләнәбез, үзебезне үзебез карыйбыз, рәтлибез. Әлхәмдүлилләһи шөкер, инде балалар килә, алар булышалар. Крупныйрак эшләрне инде, җир казулары, без хәзер казый алмыйбыз инде. Мин йөрәк белән чирләдем инде, күбрәк азапланып ятканда, операциягә бардым. Күп операцияләр дә кичердем. Ну, шулай да аякта булуыма шат мин, шөкер итәмен.

- Мин сездән бала тууга бәйле йолаларны сорашмакчы идем. Менә соравым: никах һәм туй мәҗлесләрендә яшь гаиләгә булачак балалар белән бәйле нинди теләкләр әйтелә?

-Яшь, булачак гаиләләргә иң беренче туй мәҗлесендә мин әйтәсем килә хәмердән сакланырга. Хәмер дигән нәрсә, эчемлек, хәмердән сакланса, ул бит инде беренче туй мәҗлесендә аның уже икесе бергә катнашкан көне санала. Алар икесе бергә бер семья булалар, икесе бер кеше булырга тиешләр. Менә шуңа күрә туй мәҗлесендә хәмер эчәргә дә ярамый, ул булачак балага да тәэсир итә ул хәмер. Хәмер, хәмердән бик озак вакыт сакланырга тиеш: бала туганчы да, йөкле чагында да хәмердән сакланырга тиешбез анардан. Әлхәмдүлилләһи шөкер, андый нәрсәне авылда яшәгәч тә белмәдек, мин монда килгәч тә, әлхәмдүлилләһи шөкер хәмер дигән нәрсәне оныттым мин аны, оныттым. Ә хәзер инде менә йөкле чагында ул үзенең балага мөнәсәбәтен арттырырга тиеш, йөкле хатынның ашыйсы килгән әйберләрен ашарга тиеш, ашыйсы килгән, нәрсә ашыйсы килә. Ашыйсы килгән әйберне ашамаса, безгә әйтәләр иде инде менә балык ашыйсың килсә, балык рәсеме төшеп кала, җиләк ашыйсың килсә, җиләк рәсеметөшеп кала.

- Әнинең җиләк ашыйсы килгән, минем җиләк рәсеме.

-Менә. Хәзер мин монда Апаска килгән елны почтада эшлим, почтага үткәндә гел Сәлимә апа ниеннән йөрим, аркылы бакчасыннан. Лилиягә корсакка калганмын, Сәлимә апаның җиләкләренә карыйм да китәм, карыйм да китәм. Җиләкләренә карап-карап китеп, мин Сәлимә ападан сорасам ул артык нитмәгән булыр иде. Җәе буе шулай йөрдем җиләк бакчасында, җиләк күренеп тора, менә нәкъ шушында. Мин шуңардар дип беләм инде, ашыйсы килгән нәрсәне ашарга кирәк, тиеш. Ул инде һич югында йөкле чагында ашамасаң, тапкач булса да ашарга тиеш дип менә безгә әйтәләр иде инде.

- Менә туй вакытында кыз яки ир бала теләү нинди уеннарда булса да чагылыш таба микән?

-Нинди уеннар...

- Бала белән бәйле.

- Бала белән бәйле нинди уеннар? Белмим инде мин анысын (көлә).

- Яшь парларга балалар белән бәйле әйберләр бүләк итмиләрме туй вакытында?

-Туй вакытында бала турында бер дә әйтмиләр, но теләкләр телиләр инде. Андый нәрсәләрне ишеткән юк, ишеткәнем дә булмады, яшь чагым да үткән, бала да тапкан. Безнең вакытта инде бик еандый җирләргә йөреш юк иде, күп җыймыйлар иде мәҗлесләрне, бик йөрмәдек.

- Зөфаф төне өчен урын-җирне кем җәя? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

-Зөфаф төнне урын-җирне җәя, мөгаен, хатын-кыз үзедер инде, һәрхәлдә дә урын-җирне хатын-кыз җәя бит инде, хатын-кыз җәергә тиештер инде.

- Менә бала көтү вакыты белән бәйле ышанулар. Авырлы хатын-кызга карата әйләнә-тирәдәгеләр нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш? Ни өчен авырлы хатын-кызны үпкәләтергә, кыерсытырга ярамый?

-Янәшәдәгеләр һәрберсе йомшак мөгаләмәдә булырга тиеш авырлы хатынга һәм ничектер капризын чыгарырга тиеш түгел, аның күңелен кире кайтарырга тиеш түгел, аның нервысын ашарга тиеш түгел янәшәдәгеләр. Ул тыныч булырга тиеш. Йөкле хатын ул тыныч булырга тиеш һәр яктан. Авыр эш, физик эшләрдән, конечно, бер нитмәгән инде, физик эшне дә эшләгән инде. Үзенә авырлык килерлек булса инде, физик эшләрдән тыелып торырга тиеш инде.

- Менә авырлы хатынның рәнҗеше төшмиме?

-Әй, анысын белмим инде. Ул рәнҗеш ике төрле диләр, анысын әйтә алмыйм, рәнҗеш төшүне әйтә алмыйм анысын. Рәнҗеш ул дөрескә әйтсәң төшә, ә дөрескә әйтмәсәң төшми. Рәнҗеш ике төрле дип әйтәләр, кешегә төшә диләр рәнҗеш.

- Авырлы хатын-кыз нәрсәләрдән тыелырга тиеш? Беренчедән нинди эшләр башкарудан?

- Иң беренче, әлеге дә баягы, хәмер эчүдән тыелырга тиеш. Аннан соң ир белән йоклау мөнәсәбәтләре була инде, ир белән йоклаганнан соң обязательно чайканып, юынып алырга тиеш, ару булырга тиешбез һәрвакытта да.

- Менә чигү, тегү эшләре ярыймы?

-Ярый, нишләп ярамасын чигү, тек тә тек. Ә менә әйтәләр иде орчык әйләндерергә ярамый, җеп катырга ярамый диләр иде менә.

- Нәрсәгә?

-Менә ул мөгаен җеп тарту нителә бит инде ул, шуңа чорнала буладыр инде ул әйберләргә, эчтәге эчәгеләргә чорнала торгандыр ул. Менә шуңа тыялар иде безне, ярамый дип әйтәләр иде безгә. Орчык белән җеп тартуны тыялар иде безгә. Ишеткәнебез бар инде.

- Нинди күңел ачу чараларыннан (туйга барудан, җырлау-биюдән)?

-Туйга барудан да тыелмадык инде, күңел ачудан да иыелмадык инде, биедек тә, җырладык та инде, йөкле дип тормадык, но хәмер эчүдән тыелдык.

- Үлгән кешене озатудан, зиратка барудан?

-Үлгән кешене озатырга барырга әйтмәделәр менә миңа беренче корсаклы вакытта. Ул вакытта әби исән иде. Әби үлде, иремнең дәү әнисе инде. Килде дә сиңа барырга ярамас кызым диде, мин инде бармадым. Йөкле кешегә мәетне озатырга барырга ярамый диде.

- Бу нәрсәгә бәйле? Курку беләнме?

-Әйе, курку белән бәйле инде.

- Көянтә аша атлап чыгудан? Андый әйбер бармы?

-Көянтә аша атлап чыгу авырлы хатынга гына түгел, сиңа да, миңа да ярамый.

- Нәрсәгә бәйле ул?

-Көянтә аша атлап чыккачтын и исеңә төшереп кире көянтәне атлап чыгарга тиеш. Имеш, бот арасына кыерык чыга дип әйтәләр, имеш. Яшь вакытта. Кыерык чыгуны беләсеңме?

- Ыыыы

-Ничек аңлатыйм инде мин аны? Бот арасында менә йомырка кадәр түгәрәк шеш килеп чыга инде. Менә шул шеш кыерык санала инде. Безнеңчә кыерык, хәзерге тел белән ничек әйтәләр аны белмим. Шеш инде ул, үзенә бер төрле, биз чыга, ике бот арасына чыга инде ул.

- Менә эт-мәчегә тибүдән?

- Эт-мәчегә тибү дә ярамый,ярамый. Йөклеләргә, вообще, ярамый эт-мәчегә тибәргә.

- Авырлы вакытта чәч, тырнак кисүләргә карата нинди ышанулар бар?

-Чәч, тырнак кисәбез инде. Без кисәргә тиеш, үстерергә тиеш түгел. Тырнакларны атнага бер кисәргә, чәчне көн саен тарарга тиеш инде без.

- Авырлы хатынга ялгызы гына кунарга ярыймы? Ярамаса, ни өчен?

-Ни өчен... Мүкле өйдә ялгызың гына кунарга ярамый диләр, ирле хатынга гына түгел, башка кешегә дә, мүкле өйдә.

- Мүкле өйдә?

-Әйе, менә бүрәнәләр буламы, аны бит арасында мүк белән ясаган инде, агач арасында мүк бар. Мүкле өйдә ялгызың гына йокларга ярамый дигән сүз бар.

- Туачак баланың кыз яки ир бала булачагын нәрсәгә карап фаразлаганнар?

- Туачак баланың безнең вакытта әйтәләр иде инде, эчең очлырак, зуррак булса, кыз бала була, түгәрәк булса, ир бала була. Чөнки аералар иде инде. Моны чамалап әбиләр әйткән инде, әбиләрдән кала без әйтәбез.

- Ә менә болай берәр әйберне күбрәк ашыйсыңмы? Кызмы, малаймы булачагын әйтергә?

-Менә ит ашасаң инде, ир малайдыр моның дип әйтәләр инде, итне яраткан кешегә инде ир малай булыр. Менә шул бер сере бар инде ир малайның, ит яраткан кешегә инде.

- Туачак бала өчен алдан киемнәр әзерләргә ярыймы?

-Ярый, әзерли идек инде алдан. Бала табырга тотынгач, бөтенесен әзме-күпме булса да әзерләп куядыр идек. Безнең заманда инде әйберләр күп түгел иде, күлмәк итәгеннән булса да пеленкалар ясап куя идек. Менә элгәре гармун итәкле күлмәкләр кия идек бит. Хәтерлисеңме әниеңнәрнекен? Шуның кысасы тузган була, аны алып атабыз да, аның итәге өр яңа килеш кала. Шунардан инде ясыйбыз (көлә). Безнең малайлар шулай үстеләр, шаламага төреп.

- Гаиләдә туган беренче бала өчен юрганны, әйберләрне кемнәр ала, кайсы як?

-Кем алса да ярый, кем алса да ярый.

- Мөмкинлеккә каратып...

- Мөмкинлеккә каратып. Кем алса да. Үзең әзерләп куйсаң да ярый, әти-әни алса да ярый. Безнең әнкәй алып куйды инде малайга юрганны.

- Бала туу. Бала тапкан вакытта авырлы хатынга кем ярдәм итә?

-Бала тапканда инде элек инде әбиләр бар иде.

- Менә шуны әйтмәкче идем: безнең тирәләрдә кендек әбиләр турында хәтерлиләрме?

-Кендек әбиләре бар иде. Менә мин 2 баламны өйдә таптым, кендек әбие чакырып инде. Кендек әбие кереп кисте кендеген, ә башкаларын инде больницада таптым инде.

- Менә кендек әбисе кайчаннан бирле авырлы хатын янында була? Ул авырлы хатынга бала табарга ничек ярдәм итә? Нинди сүзләр белән бала тудыруга булыша?

-Ул кендек әбисе, таба алмасаң, авырлык килсә инде, ул әз булса да куллары белән булышкалый инде, бераз ярдәм итә инде, бала башын чыгару өчен, сыпырып җибәрә инде. Син күз алдына китерә алмыйсың инде аны, тормышта булмагач. Әби булыша, ярдәм итә, кендек әбисе ярдәм итә. Больницаларда тоже ярдәм итәләр бит инде. Кендек әбиләре кебек инде алар. Хәзер кендек әбиләре юктыр, хәзер өйдә табучы да юктыр, мин белмим.

-Менә баланың кендеген кискән вакытта нинди сүзләр әйтелгән?

-Бисмилла белән кисәләр иде инде. Башкача догаларын белмим. Бисмилла белән кисәләр иде инде. Больницада бисмилла эләккәнме, анысын белмим, ә авылда инде әбиләр бисмилла белән тотыналар иде инде, бисмилла белән.

- Ә кендек ничә сантиметр калдырып киселә?

-Кендек никадәр озын булса, шулкадәр яхшы диләр. Ни өчен? Кендекне кыска киссәң, бала часто сиючән була икән. Бармы? Дөресме?

- Әйе, бала сигәк була дип әйтмиләрме дигән.

-Бала тыча, сия торган була, кендекне озынрак кисәргә кушалар иде инде әбиләр. Ә больницада алай итмиләр кызым, итмиләр.

- Нәрсә белән киселә инде?

-Кайчы, аны кайчы белән кисәләр дә бәйләп куялар инде шулай.

- Өзелеп төшкән кендекне кайда саклыйлар? Ни өчен?

-Кендекне күз тимәстән, бөтен чирләргә бирешмәстән, менә шуңа сакларга кирәк.

- Аны берәр вакыт кулланалармы? Туган якка тартып тора дип әйтмиләрме?

-Юк, юк, алай кулланмыйлар, түлке саклавы бар, түлке саклыйлар.

- Менә бозымнан саклый диләр, сихердән. Андый әйбер юкмы?

-Андыйларын ишеткәнем юк. Бозымнардан, сихерләрдән саклавын да ишеткәнем юк. Безнең әнкәйләр инде төреп куярга, җыеп куярга әйтәләр иде. Мин хәзер 5 баланың да кендекләре кая икәнен белмим, саклый алмадым.

-Ишеткәнем юк анысын да.

- Элек баланы кайда тапканнар? (Өйдә, почмакта?)

-Өйдә инде.

- Мунчада?

-Мунчада ярамый. Почмакта, мунча бит инде зәхмәтле урын, ярамый. Өйдә, почмакта инде. Менә мин ике баланы безнең инде кечкенә генә өй иде, кечкенә генә өй булса да, почмак бүлеме бар иде. Мич инде, шул мич каршында почмак санала инде. Бүлем белән бүлеп алган. Кечкенә генә булса да, сәкесе бар иде. Мин аны почмак дип әйтә идем. Менә шул бер угол инде.

- Хатын-кыз бала тапканда ире кайда булырга тиеш? Ярдәм итәме ул?

-Хатын-кызны бала тапканда элгәре беркайчан каратмадылар ирләргә, но хәзер янында торгач та ярый диләр. Бала тапканда ирләр янда булырга тиеш диләр хәзерге дөньяда. Язганмы шулай?

- Юк, безнең монда элеккеге белән нитеп бара. Менә бала тугач, баланы нәрсәгә төрәләр? Әтисенең яки әнисенең киеменә төрмиләрме?

-Менә шул әлеге дә баягы, шул итәктән ясаган пеленкага төреп алалар иде инде, пеленкага төрәләр инде. Хәзер инде итәктән ясамыйлар инде, чиста әйбәт кибетнекенә төреп алалар инде. Без инде итәктән ясаган пеленкага төреп алдык.

- Бала туганнан соң соңгылыкны кая куялар? Берәр җиргә теләкләр әйтеп күммиләрме?

-Соңгылыкны кая ару җир, кая хайван йөрми, кая тизәк эләкми торган урынга, кеше аягы басмый торган җиргә күмәргә әйтелгән.

- Нинди сүзләр әйтелә?

-Нинди сүзләр инде. Шул бисмилләһир-рахманир-рәхимне әйтәләр инде. Башка сүзләрен әйтә алмыйм.

- Ир баланыкы яки кыз баланыкы булуына карап аерым мөнәсәбәт юкмы?

-Андый бернәрсә әйтә алмыйм.

- Яңа туган баланы кем коендыра? Кайчан? Кайда? Нинди сүзләр әйтелә? Суын кая түгәләр?

-Яңа баланы иң беренче шул кендек әбисе коендыра. Синең хәлең булмый. Кендек әбисе булышлыгында, син янәшәсендә басып торасың, кендек әбисе үзеңне дә юа мунчага кертеп, үзеңне дә сыйпый, сыптыра, бөтен тәннәреңне теге авырулар калмасын, бөтен буыннар үз урынына урнашсын дип. Бала тапкан чагында бөтен буыннар урыныннан кузгалыр дип әйтәләр, буыннар. Аңлыйсыңмы?

- Аңлыйм.

-Менә бала тапканда, бөтен гөнаһыларыбыз да чыгып бетә инде, бер дә гөнаһы калмый бала тапканда.

- Бу нужаруына бәйлеме?

-Менә нужаруына да бәйледер инде. Менә шул бала...

- Күп көч, ни югалтып таба

-Әйе, күп көчне югалтасың. Үлем белән бер диләр инде бала табуны, ярты үлемнән каласың диләр бала тапканда.

- Менә бала туу турында сөенче әйткән беренче кешегә нәрсә бирелә? Кем бирә аны?

-Бала туу турында сөенчене әйтә, кендек әбисе әйтә инде. Менә кем, нәрсә икәнен. Дәү әниләр анда була инде, ир анда тормый бит инде. Дәү әнисе әйтә инде аның, баланың дәү әнисе әйтә шул әти буласы кешегә инде, баласына әйтә инде. Кендек әби әнисенә алып чыга, ә әнисе әбисенә тапшыра инде: нинди бала туды. Ә аңа бүләк бирергә тиеш инде, сөенчегә.

- Ә аңа аерым бүләк бармы?

-Аерым бүләк, нәрсә дә ярый. Аерым, атаулы бүләк юк. Нәрсә алып бирсә дә ярый. Менә без балалар тапканда инде, күлмәк, күлмәклек алып бирәләр иде. Менә шул.

- Бала табарга тиеш дип уйлаган вакыттан артык йөргән авырлы хатын-кыз нәрсә дә булса эшләргә тиешме?

-Артык йөргән хатын-кыз, ир бала булса артыграк йөрисең дип әйтәләр инде.

- Кешеләрнең мондый хатын-кызга карашлары нинди? Нәрсә дип әйтәләр?

-Нинди мөнәсәбәттә булсын инде, бернинди дә мөнәсәбәт юк, кешеләрнең дә карашлары. Ул теге җитлегеп бетмәгән була булыр инде, наверно, җитлегеп беткәч, үз хәленә килмичә бала дөньяга килми инде. Бу Алланың рәхмәте, һәммәсе дә, бөтенесе дә Алланың рәхмәте.

- Бала үле туса, яки төшсә, аны кайда күмгәннәр? Исем кушып күмгәннәрме?

-Исем кушып күмәләр анысына да.

- Кайда күмәләр?

-Зиратка илтеп күмәләр. Юып, әйбәтләп төреп, арулап. Ару әйберләргә, ару шаламаларга төреп. Хәзер инде марлялар күп, элгәрерәк юк иде, шаламага төреп күмәләр иде инде үле бала туса. Барыбер шул зиратка күмәргә тиеш. Но баланыкы зират кечерәк кенә булырга тиеш инде, олыларныкы кебек түгел инде.

- Баланың чәчен беренче мәртәб&







Дата добавления: 2015-09-07; просмотров: 1509. Нарушение авторских прав; Мы поможем в написании вашей работы!



Функция спроса населения на данный товар Функция спроса населения на данный товар: Qd=7-Р. Функция предложения: Qs= -5+2Р,где...

Аальтернативная стоимость. Кривая производственных возможностей В экономике Буридании есть 100 ед. труда с производительностью 4 м ткани или 2 кг мяса...

Вычисление основной дактилоскопической формулы Вычислением основной дактоформулы обычно занимается следователь. Для этого все десять пальцев разбиваются на пять пар...

Расчетные и графические задания Равновесный объем - это объем, определяемый равенством спроса и предложения...

Почему важны муниципальные выборы? Туристическая фирма оставляет за собой право, в случае причин непреодолимого характера, вносить некоторые изменения в программу тура без уменьшения общего объема и качества услуг, в том числе предоставлять замену отеля на равнозначный...

Тема 2: Анатомо-топографическое строение полостей зубов верхней и нижней челюстей. Полость зуба — это сложная система разветвлений, имеющая разнообразную конфигурацию...

Виды и жанры театрализованных представлений   Проживание бронируется и оплачивается слушателями самостоятельно...

Потенциометрия. Потенциометрическое определение рН растворов Потенциометрия - это электрохимический метод иссле­дования и анализа веществ, основанный на зависимости равновесного электродного потенциала Е от активности (концентрации) определяемого вещества в исследуемом рас­творе...

Гальванического элемента При контакте двух любых фаз на границе их раздела возникает двойной электрический слой (ДЭС), состоящий из равных по величине, но противоположных по знаку электрических зарядов...

Сущность, виды и функции маркетинга персонала Перснал-маркетинг является новым понятием. В мировой практике маркетинга и управления персоналом он выделился в отдельное направление лишь в начале 90-х гг.XX века...

Studopedia.info - Студопедия - 2014-2024 год . (0.013 сек.) русская версия | украинская версия