Студопедия — Туй арты. 4 страница
Студопедия Главная Случайная страница Обратная связь

Разделы: Автомобили Астрономия Биология География Дом и сад Другие языки Другое Информатика История Культура Литература Логика Математика Медицина Металлургия Механика Образование Охрана труда Педагогика Политика Право Психология Религия Риторика Социология Спорт Строительство Технология Туризм Физика Философия Финансы Химия Черчение Экология Экономика Электроника

Туй арты. 4 страница






- Менә якыннар һәм авылдашлар белән соңгы саубуллашу кайда булган?

- Якыннар белән, авылдашлар белән,тирә- күршеләргә шулай кереп-кереп чыга инде,ул якыннарга инде. Ә ниен инде киткәндә бөтен урамны әйләнеп,гармуннар уйнап, җырлап, шулай әйләнеп чыгалар.Хәзер дә шулай инде ул.. шунда кайсы капка төбендә була, кайсына өенә нияләр, гармун тавышы ишетүгә, капка төбенә чыгабыз инде. Солдат китәсе билгеле бит инде,әллә ничә кеше китми,шул бер малай китә инде...Безнеә авылларыбыз зур түгел. Бары бер егетне озатабыз. Ул чагында инде аны күреп каласыбыз килә,үзебезчә сәдакасын да бирәбез. Шунда күчтәнәчебезне дә бирәбез. Шулай иттереп озатабыз. Ә нигә машинага утырып киткәндә инде, ул авыл башында клуб бар инде,шуннан утырып китәләр инде. Инде машинага Апаска чыгып киткәндә.Шулай озатабыз.

- Әменә армиягә каралган егетләр башкалардан киемнәре белән аерылып тормаганнармы?

- Армиягә...алай киемнәре белән монда аерылмый инде.Тегендә армиягә баргач кына киендерәләр бит инде.Монда үзләренең өйләрендәге киемнәре белән китәләр бит инде.Казанда, татвоенкоматта киендерәләр дип әйтәләр иде инде. Ә кайтканда инде аерылып тора.Шул солдат киемнәре белән кайталар. Улымның киемнәре әле дә исә-сау, саклап торам.Берсен бер кигезмим дә, туздыртмыйм да. Шифанерга элгән,шул килеш тора.

- Озату вакытында махсус догалар укылганмы соң?

- Догалар укыйлар инде,сәдакалар бирәбез әбиләргә. Догалар укыйлар. Кайсысы инде шулай өенә алып кереп укытабыз инде. Кайсысын инде сәдакалар биреп шунда укытабыз инде шунда.ансы шулай инде.

- Менә авылдашларыгыз арасында хәрби хезмәттә вакытта үлгән солдатлар булдымы?

- Юк,алай әйтмәгәнем булсын.Безнең Идрәз авылында алай солдатта үлеп кайткан гроблар кайткан юк бүгенге көнгә хәтле. Алла сакласын.

- Менә сез әйтеп үткән йолалар хәзерге вакытта үтәлә инде?

- Менә алар хәзер бөтенесе үтәлә инде. Мин бит инде ни 60 яшемә якынлашып киләм инде.Менә шул..ул минем 60 ел дәверендә шулар,шул форма килә инде.

- Менә военкомат янында үтәлә торган йолаларны,Апаста гына үткәрелә торган йола турында...

- Әәә,военкомат янында үтәлә торган йола лардан мин шуны үз күзем белән күрдем:улымны озатырга военкоматка бардым.Ул вакытта военкомат иске урында иде.Хәзер урынын алыштырдылар аның. Анда бик зур агач бар иде,тал агачы.

- Элекеге инде ул?..

- Минем улым 1998 елда китте..98нче елда шунда иде әле военкомат.Шул тал агачының башына менеп бер-ике кулъяулыкларын элеп калдыралар иде. Исән-сау кайтканны теләп.Ул кулъяулыклар анда бөтен агач тулган,кулъяулык асылып тора иде,тузаннар кунып беткән була иде инде аларның.Алар шулай итеп калдыралар иде. Хәзер инде мин яңа военкоматны күргәнем юк анда,барганым юк. Хәзер анда да барыбер шул нәрсә саклана диләр инде.

- Әйе,хәзерге вакытта агач урынына баганага бәйлиләр.

- Менә баганага бәйли диләр,мин инде анда барганым юк хәзер алай. Оныклар юк, онык бит әле кечкенә, туганнар арасында ир-малайлар юк.Солдатка китә торган.. кызлар гына..

- Менә солдат хатларының аерым формасы булганмы? Гомумән аларның башлам, сәлам юллау өлешендә нинди охшашлыклар,аермалар булган?

- Солдат хатларының башлаулары шул беренче сәламнәр инде дә,кызым, исәнлекләрен генә язалар инде.Артыгын армиянең язырга да ярамый бит инде.Аны бөтенесе белә. Элек инде өчпочмаклы хатлар килгән диләр инде солдатлардан, ә бу нидә инде, менә безнең балалар киткән чагында,анда инде маркасыз конвертлар беелән җибәрәләр иде. Хәзер хатлар язмыйлар инде,телефон.Телефон аша сөйләшәләр. Бернинди хат йөрми дип беләм мин. Солдатлардан хат килде дип әйткән кешене ишеткәнем юк.

- Менә элекке заманда шундый фольклор жанрының кайсысы киң таралган?Шигырьләрдер инде ул,такмаклар?Сәлам әйтү такмак формасында үтелгәндер инде...

- Шул язалар иде инде....төрле кеше.анысы инде аның жанрлары кешенең тел байлыгына,сүз байлыгы,талантына карап билгеләнә инде. Кайсыбер кеше әллә ни шигъри юллар белән язмый хатны. Кайсысының сүз тапмый да,ярты бит кенә яза да, тыга да,салып җибәрә. Анысы аның кешенең үзендә ниндидер таланты барына бәйләнә инде. Болай итеп кенә..һәрбер кешегә шигырь язырга димәгән инде. Аны язмый да, беркем дә булдыра алмый. Ул талантка карап билгеләнелә. Әллә нинди талантлы кешеләр бар. Шундый күүүп итеп яза торган. Рәхәтләнеп укый торган хатлар була кайвакыт.Кайсысының инде ярты бит яза да,сүз таба алмый да, тыга да җибәрә инде. Андыйлары да бар..

- Минем сорауларым бетте...Шәһидә апа, үзегезнең сөйлисе теләп калган сүзләрегез бармы?

- Нәрсәләр турында әйтим... Ну солдатлар һәрберсе, һәрберсе әти-әнигә кадерле балалар. Беребездә дә артык бала юк.Һәрберсе исән-сау әйләнеп кайтсыннар.Ну Ватанны саклау,ил алдыңдагы бурычыңны үтәү –анысы инде бик каты мөһим.Һәрбер кеше анда барырга тиеш. Хәзер бармаучылар күп шул..

- Рәхмәт сезгә бик зур,бик күңелле әңгәмәгез өчен.

- Исән-сау булыгыз инде,кызым, исән-сау булыгыз.

Татарстан Республикасы

Апас районы, Апас авылы,

18 август 2011 ел.

Информант: Гыйльфанова Шәһидә

Миясәр кызы, 1954, Дүртиле.

 

 

Кассета №

-ягы

Трек № 10,11 Татарстан Республикасы

Апас районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Бикчәнтәева Р. Р.

 

Календарь йолалар

- Исәнмесез! Минем бүгенге информантым- Лена апа. Без Әлмәндәр авылында хәзерге вакытта. Лена апа, үзегез белән таныштырып китсәгез иде.

- Мин 1937 елда 15 сентябрьдә туганмын Әлмәндәр авылында.Әтием Әгъләметдин, әнием Миңнекамал. Без 4 бала үстек. Мин тормышка менә чыкканымны әйтәм инде,бетте. Мин тормышка 58нче елда чыктым.8 бала таптым. Балаларым барысы да тормышлы. Яшьлегем колхоз эшендә,балалар үстереп үтте. Хәзер пенсия тормышында.

- Рәхмәт.







Дата добавления: 2015-09-07; просмотров: 611. Нарушение авторских прав; Мы поможем в написании вашей работы!



Вычисление основной дактилоскопической формулы Вычислением основной дактоформулы обычно занимается следователь. Для этого все десять пальцев разбиваются на пять пар...

Расчетные и графические задания Равновесный объем - это объем, определяемый равенством спроса и предложения...

Кардиналистский и ординалистский подходы Кардиналистский (количественный подход) к анализу полезности основан на представлении о возможности измерения различных благ в условных единицах полезности...

Обзор компонентов Multisim Компоненты – это основа любой схемы, это все элементы, из которых она состоит. Multisim оперирует с двумя категориями...

Функциональные обязанности медсестры отделения реанимации · Медсестра отделения реанимации обязана осуществлять лечебно-профилактический и гигиенический уход за пациентами...

Определение трудоемкости работ и затрат машинного времени На основании ведомости объемов работ по объекту и норм времени ГЭСН составляется ведомость подсчёта трудоёмкости, затрат машинного времени, потребности в конструкциях, изделиях и материалах (табл...

Гидравлический расчёт трубопроводов Пример 3.4. Вентиляционная труба d=0,1м (100 мм) имеет длину l=100 м. Определить давление, которое должен развивать вентилятор, если расход воздуха, подаваемый по трубе, . Давление на выходе . Местных сопротивлений по пути не имеется. Температура...

ТЕОРИЯ ЗАЩИТНЫХ МЕХАНИЗМОВ ЛИЧНОСТИ В современной психологической литературе встречаются различные термины, касающиеся феноменов защиты...

Этические проблемы проведения экспериментов на человеке и животных В настоящее время четко определены новые подходы и требования к биомедицинским исследованиям...

Классификация потерь населения в очагах поражения в военное время Ядерное, химическое и бактериологическое (биологическое) оружие является оружием массового поражения...

Studopedia.info - Студопедия - 2014-2024 год . (0.007 сек.) русская версия | украинская версия