Студопедия — Туй арты. 2 страница
Студопедия Главная Случайная страница Обратная связь

Разделы: Автомобили Астрономия Биология География Дом и сад Другие языки Другое Информатика История Культура Литература Логика Математика Медицина Металлургия Механика Образование Охрана труда Педагогика Политика Право Психология Религия Риторика Социология Спорт Строительство Технология Туризм Физика Философия Финансы Химия Черчение Экология Экономика Электроника

Туй арты. 2 страница






- Суны ничек җылыталар? Салкын су белән кайнарын ничек тигезлиләр? Бу эшне кем башкара?

-Бу эшне, суны тигезләүче дип атала һәм ул, суны тигезләүче, суны алып кайтучыларга чиләкләр, яхшы чиста сөлгеләр өстенә утыртылырга тиеш. Пакъ сөлгеләр икәү, безнең динебез пакъ. Инде бу берсен җылыта, салкынайта, аннан соң икенче бер чиләктә чиста чиләк алып, салып, өченче чиләктә тигезли. Тигезләгәнне ничек тотып карый... Бер дә мәеткә кулланмый торган икенче бер чүмечкә алып, бала ниткәндәге шикелле, терсәген тидереп карый. Бу су инде түгелә. Мәет юыласы суга салынмый. Терсәгенә как раз булса, ә болай әйтелә яшь баланы нинди су белән юындырасың, мәетне шундый су белән юындырырга. Ә инде ни кайнаррак су белән юарга кирәк.

- Мәетне нәрсәгә салып юалар? Сабын белән юалармы? Юган вакытта нәрсә салып юалар?

-Юганда сабын белән нәкъ исән кешене юган шикелле. Башта тәһарәтен алдыралар, исән кешегә тәһарәт ничек алынса, шул рәвешчә алына. Бу бары тик авызларга, колакларга, борыннарга аерым чүпрәкләр ясалына. Асыл юучы шул чүпрәкне кулына урый, һәм юылганда өч мәртәбә шулай иттереп өч мәртәбә авызында өч мәртзбз алып чыгара, өч мәртәбә борыныннан алып чыгара. Шул күмә торган ләгәнгә ташлый. Ә чүпрәкләр болай күмелергә тиеш түгел. Алары алып, киптереп яндырылырга тиеш. Ни өчен дигәндә мәетнең суы җиргә китмәсен дип, китә ала. Мәсәлән, аларны этләр нитми, ә чүпрәкләрне этләр алып исраф итәргә мөмкин. Шуңа күрә алар киптерелеп, мәеткә кулланган нинди чүпрәк булсын, алар барысы да өч мәртәбә госелләнеп, киптерелә һәм яндырыла.

- Мәетне юып, кәфенлеккә төреп куйганнан соң, аны аны ачып карарга ярыймы? Ярамаса, ни өчен?

-Мәет үзенең матурлангач, үзе дөньяны күрүе, бите, йөзе ачык булуын теләр, дигән. Бу инде Коръәндәге сүз түгел, бу риваять менә. Хәзергечә әйткәндә, шундый бер чордан икенче чорга күчкән. Ә болай аптырап китеп ерактан кайткан туганына күрсәтү хәерле. Күрсәтү кирәк, ә бөтенләе белән юганнан соң җабып куеп тиз ашыктыру иң хәерлесе. Тоттырмау, менә каберне шундый кабер казу белән ни чагышырга җуу. Кабер казучылар төшеп, ә мәет җуучы җуып бетереп, төйнәп куйган, башлары, аяклары бәйләнеп куелган. Инде Коръән укучы мулла кереп баскан, җуучылар чыгып киткән булырга тиеш. Ир кеше мәете өстендә дә, ирләр янында хатын-кызлар утырмаска тиеш. Хатын-кыз мәетендә дә. Бу ир кешегә тапшырылган була инде.

- Чиләк, ләгән, чүмеч ише әйберләрне, кабыкны, мәетне зиратка алып барганда каплый торган зур чүпрәкне кайдан алалар? Аларны башка вакытта кайда тоталар?

-Мәчеттә тоталар. Күбесенчә. Зират өйләрендә дә тоталар. Бу чүпрәкләр алар пычранмыйлар, шуңа күрә кая тотсалар да ярый, чөнки алар мәетне төреп, бөтенләй күренмәслеккә төргәннән соң гына, өстә генә йөри торган чүпрәк һәм бу чүпрәкләрдән шикләнү дә кирәми, вакытлар үтү белән, пычранса, аны менә шушы бер мәет юган ни. Хәзер инде ул каплый торган чүпрәкләр күп, элек бер генә булган.Менә тиз генә юып, киптереп, шулай юып илтә торган булганнар. Ә халатларын хәзер инде мәчетләрдән халатлар киелә, халатларны юып, шушы көнне үк мәчеткә илтү мәслихәттер. Чөнки икенче мәет зарыкмасын өчен.

- Мәетне, кер, идән юган суны кайда түгәргә? Суны түккән вакытта берәр сүзләр эйтеләме?

-Алар бу мәет, әнисенекен кызы түгә икән инде: “газиз әнекәем догамны кабул итеп калдырып киткән бул, бүтән бөтен кешеләр дә догалар укып, бөтен кешегә дә дога калдырып киткән бул. Мондан безләргә исәнлек, иминлек, үзеңә догалар җибәреп торучы булырга язсын”, дип әйткән сүзләрне әйтү бик хәерле. Инде бөтен мәетнең үзен юган суда, аны юганда чәчрәмәсен өчен, салам салына. Кайбер кешеләр чүпрәк сала. Күмгәндә беркайчанда мәетнең суы чәчрәмәсен дип чүпрәк салырга ярамый. Ә инде алай-болай салгансызикән, салам юк икән, бу чүпрәкне алып, юып, әлеге дә баягы ягарга кирәк. Бу саламны да, мәетне юган су да бер дә аяк басмый торган кеше. Менә нинди урын булган авыл җирлегендә, нинди урын булырга может инде ул... Койманың иң кыры, эт сими торган, кеше дә инде алай-болай печ итәсе килеп итми торган. Аннан соң инде бер-ике көрәк аста, мәсьәлән кыш көне дә бу урынның карын көрәп, бер-ике көрәк аста шушы чокырга. Ул сыеп бетә шунда. Шушы чокырда урнаша. Инде моның өстендә килеп йөрмәү хәерле. Шуңа күрә бик кырыйда кирәк ул.

- Ә менә суның җиргә сеңгәнен нигә көтеп торырга кирәк?

-Әлеге дә баягы андый-мондый менә мәсәлән җиргә суын сеңгәнен көтеп тормыйча киттең, тавык килергә может. Ул инде хәзер пакъләнгән әйбернең мәеткә бернәрсәсе дә пычрагы килмәсен өчен җиргә сеңде ул җир белән катнаша, бернәрсәсе дә юк.

- Сабынны кая куялар? Кәфенлек теккән җепне, инәне нишләтәсе?

-Кәфенлек теккән җепне үзең дә кулланырга ярый, энәсен дә кулланырга ярый йортта. Шундый әйбер бар карый да, бу Аллаһы Тәгаләгә зирек китерү. Аллаһы Тәгалә кушмаса, ун инә арасыннан кайсы белән мәет, яки кәфен тегелгән икәнен каян беләсең менә?! Сиңа сорау бирсәм?

- Үзең саклап тотсаң гына...

-Аны нәрсәгә менә мәсәлән мин мәет күп озаттым инде, туганнарым да, үзем белән алып кайтканмын икән, үзем тегәм, үзем белән кайтмаган икән шул йортта...

- аерып куярга кирәкми?

-кирәкми. Ә инде кешегә эләгер ул дип әйтәләр дә, аны яшерәләр. Менә бит ул кайчан булса да барыбер андый йола йөри. Калган булса да ул идән арасыннан да чыга, ә ул инде бөтенләй кешегә кадалырга может. Боларны бертөрле дә Аллаһы Тәгалә бер төрле дә шикләнмәскә кирәк. Тагын менә бу Аллаһы Тәгалә каршында ничек инде син җитмәс борын, бозу турында уйлый башлыйсың?! Әле сиңа бозыклык килмәгән килеш?

- Алар белән бозым эшләп буламы? Ничек итеп? Шундый очраклар булганы бармы? Нишләп бу әйберләр куркыныч санала?

-Үзләре куркыныч түгел. Безнең менә аерым бозучылар, сихерчеләр бар. Бу сихерчеләргә безнең ышанырга хакыбыз юк, сакланырга хакыбыз бар. Аллаһы Тәгалә алар шул менә бозым эшләре белән шөгыльләнүчеләр китереп чыгарган әйберләр ул. Нинди очракта да инде, мәсәлән, сиңа ипигә тыгып, инә тыгып ашаткач, яки аны... сиңа зыян киләсе билгеле. Бу инәдән дә, бу инә тугелдән дә, мәсәлән инде мәет юган суны эчерү дә әйтик. Мәет юган суны эчкәч, мәет бит инде ул. Менә санап тордым бит. Шул суда борынын да, авызын да чайкатасың. Үзеннән үзе ул бит инде менә фәнгә сыймаслык пычраклык бит инде ул. Дөрес, аны чисталыйбыз, 7 мәртәбә, 9 мәртәбә, ул барыбер юынган су. Юынган суның кайсысы да, ә моңа инанмаска гына кирәк. Ну аны шуңа күрә бик ышанычлы кешеләр тизршк җиргә сеңдерергә кирәк. Ә инде берәүләр аны шушылай уйлый да. Җиргә сеңеп бетмәгән булган да, бутылкага я нигә алганнар икән. Шул суны шулай эшләгәннәр икән. Мөмкин түгел, менә шуңа күрә бу кешеләр, шушы сүзне китереп чыгармасын өчен, моны җиренә җиткереп эшләргә кирәк.

- Идәнне, өйне кайсы яктан юа башлыйлар? Ни өчен? Керне ничә кеше юа? Ничә тапкыр юарга кирәк?

-Кер обязательно 3 мәртәбә һәм әйләндерелми. Кием мәсәлән әйләндерелми. 3 мәртәбә бөтен әйбер, мәетнең керен, бөтен әйбер дә 3 мәртәбә. Менә каралмаган куясың да, чайкап аласың аласың да, элеп куясың. Ә инде бу теге мәет чыгып киткән ишек төбеннән түргә таба юу бу йола. Бу кирәкле әйбер түгел. Моны ни өчен чыгарганнар?! Менә Коръән укыганда чисталык булсын дип, тизрәк шуны сөртеп алудан чыгарганнар. Менә мин әле бу барыбер шушы як. Безнең менә Әҗем дә, Әлмәндәр дә мәсәлән, сезнең авыллар булганга әйтүем, аяк киемен салып керү юк. Менә 2-3 мәртәбә бардым Каратунга, хәзрзте, абыстае – бөтенесе мәет чыккан өйгә аяк киемнәрен салып керәләр. Димәк, моны нәрсәсенә юалар, безнең динебез чисталыкны ярата, чисталыгын сакларга кирәк өйнең. Ә инде мәет чыгып киткәчтен, өйдә үлгән булса, бөтен стеналарны да госелләү мәслихәт, чөнки Газраил Галәйһиссәлам күренми торган итеп барыбер кан чыгарыр дип әйтер. Ә мәет өйдә үлмәсә, бер әйберне дә юмасаң да була, өйдә үлмәсә. Мәсәлән, больницада үлгәнне өйгә алып кайтсалар, аңарда юк бер әйбер.

- Мәет астында булган урын җәймәләрен ул гүргә иңдерелгәнче юып өлгерәсе түгелме соң?

- Сразу мәетне нигә чыккач, аларны сразу юып, элү мәслихәт. Кулланмау дип әйткән сүз түгел боларны. Менә аны юганчы, үзенең яткан урыны юылгач әйбәт инде.

- Зират әйберләрен мәет киемнәре һәм йөргән керләре белән бергә юарга ярыймы?

- Юк, берсен дә барыбер бутамыйсың инде. Мәетнең үзенең киемен аерым юасың, өй керен аерым юасың. Шуңа күрә әйттем бит 3 су хәзерлисең дә, җиңел генә өчесендә аларның нитәсең. Аларны алай бутамау ни өчен хәерле, чөнки исән чагындагы дөньялыкта яшәгән кешеләрнең монда харам әйбер булырга мөмкин, кешене белеп булмый бит. Менә мәсәлән харам ит ашасаң да, аның табы төшкән була. Мәетнең әйберсе харам белән кушылырга тиеш түгел.

- Үлгән кешенең киемнәре юылмыйча калырга ярыймы? Ничә көн эчендә юып бетерергә кирәк? Ни өчен? Ул бу турыда ничек итеп белдерә?

-Ул аны белдерми беркайчан.Кешеләр менә уйлап яталар да, төш күрәләр дә, шушылай әйтәләр. “Юылмаган икән, фәлән икән, нәрсәсе, суы бирелмәгән икән, савыты бирелмәгән икән”. Ул ырым, йола. Ул аның юабыз без исән чагында да инде, ә менә мәсәлән әтинекен, әнинекен дә беркайчан да, үзләренең исләре белән торсын дип берәр күлмәкләрен шкафта саклыйбыз. Аңарда, ул бит аны үлгән кеше кимәгән. Исән кеше кигән аны,фикерләргә кирәк син шулай. Исән кеше.

- Үз-үзеңне инандырырга

-Үз-үзеңне инандырырга. Үлгән кеше киемен беркем кими, өстендәгесе инде, хәзер бөтенесе юылып, юа, кисеп салдыра, кисеп салдыргач, 3 мәртәбә чайкап, чайкыйсың да, ягасың. Мәетнең бөтен киемен дә ягалар. Киючең булмаса, барысын да иң яхшысы – ягу гына мәслихәт. Ягу гына. Күмеп кую, ерак кәмдем, 2 метр күмдем – дөрес түгел.

- Ул барыбер чыга инде

-Чыгачак, этләр сүриячәк, карга чукып ала. Менә исраф булып йөриячәк. Мәет монардан кайгырачак.

- Мәетне алып чыгып киткәннән соң, капканы ачык калдыралармы? Күпме вакыт ачык торырга тиеш?

-Мәетне алып чыгып киткәнче капкалар ачык була. Мәет чыгып китүгә, “Әй Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә каршы бар”, дип капканы ябып куясың.

- Мәетне алып чыгып киткәннән соң өйдә кем кала? Алар нишли? Нинди догалар укыла?

-Өйне инде ялгыз тотмау хәерле. Бусы да мәетнең җанының изгелеге белән бәйле, бәйләнгән. Чөнки ул монда төрле җирдә саклана, ә яхшы җаннар шушылай ”Өйдә нишлиләр?” икән дип исән калган кешеләрне күзәтү өчен калырга может. Өйдә кеше булуы, кеше булмаса, элек әйткәннәр инде, кечкенә генә шәм яктысы булсын, чөнки җан теләсә кайда барып бәрелмәсен.

- Укыган кешегә нәрсә бирелә? Онмы? Тавык бирелмиме?

-Менә без әйберләр – йола. Бу бер дә кирәк түгел, ә кирәк булмаса да, канәгатьләнү булсын өчен эшли. Онны инде токмачка тотарга ярый. Тавыгын үзеңнең күңелеңдә булса, шушы авылыңда бик ярлы бар икән, аңа йолкып бирү мәслихәт. Ул аңа сөенә, чөнки мәетне дә сөендерү була.

- Кырык көн буена нәрсә укыла? Ни өчен кырык көн? Үлгән кешенең җаны кайчанга кадәр кайтып йөри дип әйтәләр? Нинди кыяфәттә?

-Җан бөтенләй күренмәскә дә мөмкин, ә риваятьләргә караганда, күбәләк килер дип әйтелә. Җан әгәр дә чын изге җан икән, ул сагынып кайчанда, анда да бит бөтен әйбер рөхсәт белән, фәрештәләр рөхсәт булган бере үзенең яшәгән җиренә кайтырга мөмкин. Шуңа күрә шуны утта яндырыла. Ә инде начар җаннар, алар чыгарылмыйлар. Әгәр имансыз икән. Ә инде ул кем кыяфәтендә кайтса да, кайтмаса да без аның җанын тынычландырырга 40 көн генә түгел, ул укырга тотынасың икән, аны алай итеп тутыру, ничек мәетләрнең рухларын шатландыру өчен “Ясин”, “Тәбарәк”, “Галимә” сүрәләре укыла. 41 көнгә кадәр. 41ендә менә шулай искә алына. Бу әйберләр ни өчен болай, әле мәет бу вакытта ни өчен бу йола булып калынган, бу Коръәндә юк, ә бу йола. Бу исән калган кешеләр юанычы өчен, үлгән кешеләргә тоташ дога булып торсын өчен дә. Ә Коръән аны син 40, 3ен укы, 51ен укы димәгән. Ә инде 51е көнне дә уку мәслихәт.

“Вакыйга” сүрәсе, үзенә менә шундый әлеге дә баягы ниләр. Бу 51е көнендә 52 көнендә бик нык мәслихәт. Бу өч көндә аерым мәет рухы өчен намаз уку 2 рәкагать, 1нче рәкагатендә “Әлхәм”, 2 нче рәкагать “Колһуаллаһ”уку. Бу “Әлхәм” Коръәннең башы, алдагы башлавы сүрәсе. Иң беренче Коръән иңеп беткәндә, башта “Колһуаллаһ” белән төгәлләнгән була. Шуннан соң пәйгамбәребез авырып киткәч, “Нәс” сүрәләре, пәйгамбәребез терелсен өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән. Шуңа күрә гадәттә Коръән укыганда “Колһуаллаһ” белән 3 мәртәбә укыла. Бу инде тагын Аллаһы Тәгаләнең сүзе, ничә мәртәбә укысаң да зыянда түгел, файдга гына.

- Мәет чыккан өйдә ничә көн ашарга әзерләргә, ашарга ярамый дип әйтәләр? Ни өчен? Кайда ашыйлар?

- Мәет шушында ук үлгән икән, 3 көнгә кадәр күршеләр ашату мәслихәт. Шуны. Ә инде өй бүлмәле-бүлмәле икән, аның башка бүлмәләрендә ашау дөрес, чөнки анда аның. Ә мәет бу йорттан бөтенләй чыкмаган икән, гел ашарга ярый. Чөнки ни өчен дип әйткәндә шул: аны Газраил Галәйһиссаләм кан белән алыр, бер күрми торган әйбер белән. Шуңа күрә чәчрәгән булырга мөмкин. Менә шуның өчен. Ә инде күңелең куша икән, бернәрсәсе дә юк. Бу тагын Коръәндә әйтелмәгән. Бу менә шул мең еллардан буе килгән йола.

- Мәетне күмгәнче ялгызын гына калдырырга ярамый дип әйтәләрме?

-Әйе, ялгызын гына калдыргач, әлеге дә баягы җанны рәнҗетмәс өчен. Менә ул бер генә кешк утырып торгач та, җан: ”Кара бу мине карап утыра”, ә инде төннәр буе мәсәлән унар кеше утырып ниндидер теләсә нәрсә сөйләшп тору – бусы да мактанылмый, чөнки мәет аңар мохтаҗ түгел.Мәет барыбер үлгән көненнән үк бары тик догага гына мохтаҗ. 2 кеше утырдың. Ул исән чагында тимәгән мәет, үлгәч сиңа тими инде. Менә шулай итеп син инде әзерлә үзеңне.

- Ә менә мәет өстенә пычак куялар, дога куялар. Алар нәрсә өчен эшләнә?

-Пычак куялар, кайчы куялар, мәет ашап үлгән була, пычагын элек ясаганнар бик авыр әйбердән. Авыр булгачтын, менә ашказанында гына була бит ул, аның турында әле ул әчи башлап, тегендә эчәкләр эшләми башлар, ул нитмәс. Монда һава җыйналыр. Ачка үлгән мәеткә куймагач та була, ә барыбер йола итеп куялар аны. Ул бары тик бер әйбер өчен түгел авырлык булсын, ашказанында ашап үлгән кешенең күтәрелмәсен өчен бары тик.

- Ә догасы...

-Ә догалык мәет догадан туймый.

- Менә дога белмәсә...

- Дога булмаса, теләк. И фәлән абыстай, безләрдән догага туеп киткән бул инде, разый бул инде, Раббым, урының җәннәттә булсын. Аллаһы Тәгалә тәмуг ишекләрен япкан булсын, җәннәт ишекләрен ачкан булсын инде сиңа. Рәхмәт фәрештәләре каршыласын. Ул догаларда күбесендә шушылай иттереп әйтелеп, шулай әйтелә.

- Кырыгына кадәр мәет чыккан өйне ялгызын гына калдырып китәргә ярыймы?

-Менә шушы ялгызын калдырмау, шәм булса да, бары тик ялгыз калмавы, яхшы җан булып, адашып йөрмәсен.

- Менә ни өчен мәет белән авырлы хатын саубуллашырга тиеш түгел? Нинди зыяны бар?

-Баласына зыян китерергә мөмкин.

- Курку беләнме?

-Эчендәге куркуы белән, елавы белән, эчтәге бала инде 4 айдан, үзегез беләсез, аңар бөтен аңны, хәтта менә көйләрне, 4 айдан соң инде аны тәрбияләргә тотынырга кирәк. Чөнки менә улым яки кызым инде Алла боерса дөньяга килер вакытында, ди имеш. Шундый ул мәеттән генә түгел, ике кеше ачуланышса курка. Бала уже, бала өчен

- үзенә кабул итә бала...

-үзенә, бала үзенә ала. Менә шуның белән балалар төрле характерда туа. Шуңа күрә ул стресс күрә дә, шундый бер-берсе балада шундый ниле туа. Ә инде карында чагында ук тәрбиягә ниткән балалар, берсе дә андый кисәк кабынучан булмыйлар.

- Күмгәндә мәетнең йөзен кайсы якка таба каратып куялар? Ни өчен?

-Гадәттә күмгәндә мәетне караталар кыйблага, ә инде болай каберләрне ясыйлар кояш чыгышыннан кояш баешына, каберлекне дөрес алып барган очракта. Каберлек дөрес бармаган очракта инде, күршесендәге ничек ителгән, шулай. Ә инде менә теге менә кояш чыгышына таба кабер булса, ни монда кояш чыгышы монда бит инде, монда кояш баешы, монда мәеине салу, шулчак мәетне башын чүт кенә боралар инде. Анда кисәкле туфрак кисәк була ул нидә, шундый кискән кебек. Шуны менә шулай итеп кыстыралар. Кире борылып кайтмасын өчен, кыйблага карасын дип. Ә вдруг инде туры килсә, болайга казылган булса кабер, зиратны бит бик дөрес оештырмаган менә бу Совет чорында.Аны бөтенләе белән караучысы булмады. Аннан шулай киләсе булмады. Аларның ул чакта туры ята инде. Чөнки бүтән каберләргә яки аяк очына икенчесенә төрле итеп күммиләр, шуңа күрә.

- Күмгәннән соң кабер янында кем дә булса каламы? Нәрсә өчен? Нишли?

-Кала,менә 4 кеше кала. Ни өчендип әйткәндә, пәйгамбәребездән килгән әйбер бу. Бу Коръәндә түгел, хәдистә. Пәйгамбәребез шушылай үлгән кешеләр бик күп сугыштан соң, яман җаннар, безнең динебезгә каршы җаннар бик күп үлгәннәр. Менә күрдегез инде. Аларның барысын да күмдергән һәм чын итеп сөйли икән. Менә анда берсе килгәндә, болар бит бар да үле җаннар инде. Нәрсә сөйлисең? Ишетсеннәр дидем. Менә, алар ишетеп торалар. Чөнки менә сез шундый ялгыш юлда булдыгыз, шушы ялгышыгыз сезне менә нәрсәгә китерде. Җир өстеннән җир асты сезгә яхшы булды. Шуңа күрә мәетне ниткәч, 4 нидә, чатта 4 укый белүче Коръәннән аятьләр укып утырырга, шуны аның әлсравына, әлсраулары – дөрес әйбер. Аллаһы Тәгалә менә шуны, сораулары, Рамаданда, Рәҗабта шул ук, үлгән кешеләрнең шундый иманлы җаннарның соравы булмый. Ә барыбер сорау алу булмый дип, укымый калырга ярамый. Шушы 4 кеше аңар дөрестән дә ярдәм бирә, калып. Менә, ни нәрсәсендер исенә төшереп җибәрә, итәргә яхшы җан булса, шуңа күрә бу 4 кеше калу мәслихәт.

- Ә менә үлгән кешенең мәсәлән, улы армиядә ди, ул кайтып җитмичә күмергә ярыймы аны? Мәет үпкәләп калмыймы шуның өчен?

-Юк, мәсәлән инде олы яшькә яшәгән җөмләсен шулай әйтә:” киткән булса да ишетерсең әле”. “Исән чагында күрсеннәр! Үлгән чагында мине ялыктырырга ярамый”, чөнки ул ямьсезләнергә мөмкин. Матур килеш китәргә тиеш кеше. Юу белән бик матур була ул. Аннан соң бит инде ул мәет менә эт түгел, тычкан белән чагыштырсаң, тычкан үлгән көнендә әле бер ис тә чыгармый.

- Улын күрмичә, күзе ачык тора диләр?

-Юк, күзләрен аның,үлү белән, йомдырылырга тиеш һәм йомык. Мәетнең күзе беркайчан ачык булмый.

- Менә безнең шулай булган иде, аннары акча куйдылар күзенә...

-Аны йомдырып башкармаганнар, аны басып торсаң шушылай, акча да куярга кирәкми аңа, менә шулай басып торсаң, ябыла инде.

- Менә каберлеккә агач утырталармы? Нинди агач?

-Менә каберләргә каен агачын утыртмау хәерле. Утырталар инде, ңабыйк дип ниләрдән. Каен агачы билге кебек куйган ташны кубара, икенче җиргә этәрә. Инде бик агач утыртасың килсә, менә хәзерге агачлар, туйралар – алар аска җибәрә ниләрен, тамырларын, өскә җибәрми, өскә җибәрмичә. Ә болай мәет үзе теләр җимеш агачы үсүен. Билгедән бигрәк ул ишетеп ятыр, бусы да риваять, Коръәндәге сүз түгел, кошлар сайравын ишетеп ятыр. Аннары миләш агачлары, ниләр була икән, кыш көне кошлар аны сөйләшеп ашыйлар. Шушы сөйләшүләр булган кебек булганга.







Дата добавления: 2015-09-07; просмотров: 955. Нарушение авторских прав; Мы поможем в написании вашей работы!



Шрифт зодчего Шрифт зодчего состоит из прописных (заглавных), строчных букв и цифр...

Картограммы и картодиаграммы Картограммы и картодиаграммы применяются для изображения географической характеристики изучаемых явлений...

Практические расчеты на срез и смятие При изучении темы обратите внимание на основные расчетные предпосылки и условности расчета...

Функция спроса населения на данный товар Функция спроса населения на данный товар: Qd=7-Р. Функция предложения: Qs= -5+2Р,где...

Тема: Изучение приспособленности организмов к среде обитания Цель:выяснить механизм образования приспособлений к среде обитания и их относительный характер, сделать вывод о том, что приспособленность – результат действия естественного отбора...

Тема: Изучение фенотипов местных сортов растений Цель: расширить знания о задачах современной селекции. Оборудование:пакетики семян различных сортов томатов...

Тема: Составление цепи питания Цель: расширить знания о биотических факторах среды. Оборудование:гербарные растения...

Дезинфекция предметов ухода, инструментов однократного и многократного использования   Дезинфекция изделий медицинского назначения проводится с целью уничтожения патогенных и условно-патогенных микроорганизмов - вирусов (в т...

Машины и механизмы для нарезки овощей В зависимости от назначения овощерезательные машины подразделяются на две группы: машины для нарезки сырых и вареных овощей...

Классификация и основные элементы конструкций теплового оборудования Многообразие способов тепловой обработки продуктов предопределяет широкую номенклатуру тепловых аппаратов...

Studopedia.info - Студопедия - 2014-2024 год . (0.014 сек.) русская версия | украинская версия