Идрәз –Тенки
Практика үткән авыллар турында кыскача мәгълүмат
Апас Шәһәр тибындагы Апас поселогы Апас районының административ үзәге булып тора Апас районы Татарстан Республикасының көньяк-көнбатышында урнашкан. Идел буе калкулыгының төньяк итәкләре һәм шулай ук Зөя елгасының урта бассейны өлешенә туры килгәнгә күрә аның җир өслеге шактый сикәлтәле, тигез түгел. Идел һәм Зөя елгалары арасындагы (40 – 60) субүләрләр күп санлы калкулыклар белән чиратлашканнар. Алар диңгез өсте тигезлегеннән 140 – 185 метр биеклектә яталар. Районның рельефына Зөя елгасының төрле чорларда үзенчәлекле формалашуы зур йогынты ясый. Төньякка юнәлгән бу елганың бормалы ярларын өлешчә урманнар каплый, күп урыннарда чирәмлекләр җәелеп ята. Текә ачык ярлар да күзгә ташлана. Шулардан чыгып, бу якларны “ Тау ягы “ дип атыйлар. Апас районы Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Югары Ослан, Кайбыч, Чуваш республикалары белән чиктәш. Биләгән территориясе -1047,5 кв. км (Апас районы) Хуҗалык саны- 2 000 (Апас) Халык саны – 6000 Апас районы Ботенроссия узәк башкарма комитеты президиумы карары буенча, 1930 елның 10 августында оешкан. Аның территориясе 1920 нче елга кадәр, Тәтеш өязе составына кергән. Аннан соң административ – территориаль үзгәрешләр булган. 1920 дән 1927 гә кадәр Тәтеш, ә 1927 дән 1930 нчы елларга хәтле Буа кантоннарына кергән. Хрущев идарә иткән елларда, төгәлрәк 1963 нче елның 1 февралендә Апас районы Буа һәм Тәтеш районнары составына кертелгән.Ә бер елдан, 1964 елның 4 мартында элеккеге Апас һәм Кайбыч районы чикләрендә кире торгызылган.
Апас авылының барлыкка килүе турында күп кенә риваятьләр йөри. Апасның Габбас исемле кешедән килеп чыкканы турында гыйбарә бар. Ул 460 -470 еллар элек бу урынга,шушы Апас төбәгенә килеп утыра. Ә инде сүзләрнең төрләнүе нәтиҗәсендә, ул Габбастан Апаска әверелә.Апасның беренче урыны Көлсәет дип атала торган, башкачарак урында урнашкан була. Ә инде зирәк акыллы Габбас карт Табар елгасы янына уңышлы килеп урнаша. Идрәз –Тенки Апастан көньяк –көнчыгышка таба 8 км ераклыкта урнашкан. Авыл да 250 кеше исәпләнә, татарлар. XVII гасыр урталарында барлыкка килгән. Авыл халкының төп кәсебе- игенчелек, терлекчелек.
|