Студопедия — Туй арты. 3 страница
Студопедия Главная Случайная страница Обратная связь

Разделы: Автомобили Астрономия Биология География Дом и сад Другие языки Другое Информатика История Культура Литература Логика Математика Медицина Металлургия Механика Образование Охрана труда Педагогика Политика Право Психология Религия Риторика Социология Спорт Строительство Технология Туризм Физика Философия Финансы Химия Черчение Экология Экономика Электроника

Туй арты. 3 страница






- Чардуган һәм ташны кайчан куярга кирәк? Билгеле бер вакыты бармы аның?

-Билгеле вакыты юк, чардуганын, билгесен, аның каберенең билгесен болай биек әллә нинди зур әйберләр безнең динебездә кушылмый, ә шундый ярты метрлы гына да ярый, сразу куярга, ә инде ташны агачын куярга кирәк, чөнки аның барыбер билгесе куеп калдырыла, Коръәндә әйтелгәне, аяк очы кайда икәнен, баш очы кая икәнне такта утыртыла.

- Безнең якта зиратны кем карап тора? Кем җавап бирә?

-Зиратларны, бөтен халык үз зиратын үзе карарга тиеш, менә шуңа күрә җырларда да бар: исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел. Аны чүп басмаска тиеш, безнең динебез дә кушмый. Менә бу очракта, безнең мөселманнар бик үк әйбәт карамыйлар. Менә минем күзгә бик күп җирдә йөргәндә дә христианнар яхшырак карый бездән. Алар бер дә пычратмыйлар. Менә безнекендә анда тигәнәк, шундый җирләр. Шуңа күрә адым саен бала-чагаңа әйтергә кирәк, зиратны карасын, бабаңның зираты шунда, ерак бабаңның шунда дип әйтеп, карап торырга кирәк. Зиратларны кеше үзе карарга тиеш. Мәсәлән инде берәү әнисенең зиратын карарга онытты икән, күрше хакы – тәңре хакы бит, күршедәге зиратларны да карап төш. Бик мактаулы инде. Зиратны бөтен халык карарга тиеш. Ә инде зиратның үзендә урыннар бирүчесе аерым булырга тиешле. Бөтен җирдә дә.

- Менә мәетнең туганнары ни өчен аны яңа зиратка беренче булып җирләүдән куркалар? Андый бармы бездә?

-Юк, бер йолада да юк, чөнки яңа зират, ул бүленеп алына хәзер. Ул вакытта сорауны беренче ялгыз булмасын дип. Аның җаны берничек тә ялгыз түгел. Ә инде җаны изге булмаса, так и так кешене үзен генә беләсе килми аның, әгәр ул яман җан икән аңа бер кеше дә кирәкми. Яхшы җан икән аңа беркем кирәкми. Мәсәлән менә җомга көнне яхшы җаннар хәтта очрашу да мөмкин дигән ни бар. Сөйләшәләр сезгә нинди дога килде дип әйтеп, шуңа яхшы булып китәргә тырышырга кирәк.

- Каберне кичтән казып куярга ярыймы?

-Юк, алай-болай казып куйсаң, каплап куярга барыбер.

- Мәетне җирләгәч, аның истәлегенә бәйле дини ашлар ничә көннән соң уздыра башлыйлар?

-Бу дини ашларның исемнәре атала 3 ахшам, 7 ахшам, 40 ахшам. Ахшам узгач, менә 3 мәртәбә кояшны күрде, менә бүген ахшам узды. Күмелгән көнне, 3 көн күмелгәч, кичә 1 кояш күргән, кичә 2 кояш күргән, бүген 3 кояш күргән, хәтта бүген ахшамнан соң, кояш байганнан соң, уздыртырга ярый. Инде нәкъ 4 көнендә уздырыла, чөнки төнлә кешене мәшәкатьләмиләр инде. Менә Коръән укытып, ә инде 7се сигезенче көндә үткәрелә шуңа күрә. Ә болай ахшамнан соң төнлә уже укытырга ярый.менә нинди очраклар булырга мөмкин. Китәсе бар кешеләрнең теге 8 көнгә дәшеп куймыйча, кояш байды, үткәрә инде 7 ахшамын. 40, 41 үткәрәләр, кырыгы да шулай ук кояш байды, синең бик нык ашыгасың, бар чакыр да, укыт.

- Менә ни өчен шул көннәр, башка көннәр түгел? Бу көннәрдә мәет белән нәрсә була дип әйтәләр?

- Мәет белән, үзе белән булганнан бигрәк бу көннәрне үзләренең бөтен төрле диндә бик күп әһәмияте бар. Мәсәлән 3 көнендә хәл белергә килгәннәр пәйгамбәребезнең Ибраһим исемле улы ниткәчтен. Ә 7, 7 мәртәбә үлчәмичә генә, 7 оҗмах ишеге, 7 саны шушының белән. Иң догаларның бара торганы иттереп 7 саны. Ә 40 инде һәрвакытта кулланыла торган сүз бу. Мәет бу көндә инде чынлап торып яхшы җан булса, дөрестән дә күнә бара һәм инде өмет итә башлый кыямәт көнен. Яхшы җаннар кыямәт көнен килүен теләрләр. Чөнки аларга бит менә җәннәт ишеге ачылып, тәрәзә кебек ачылып, Аллаһы Тәгалә нинди рәвештә ачадыр. Шулай күренә анда аңар, җир астында булганга анда җәннәттә яхшы, шуңа күрә аны кыямәт көне дип әйтәләр. Ә меә начар җаннарга менә шулай тәрәзә ачылып, анда инде арттан ут күренә. Шуңа күрә начар җаннар кыямәт көнен көтмәсләр. Чөнки аларга утта януга караганда, анда җир астында яшәү яхшырак.

- Бу көннәр ничек иттереп үткәрелә? Нинди ризыклар әзерләнә? Аерым ризыклары бармы?

- Аерым ризыгы юк. Бик күп әзерләү мәслихәт түгел. Ризыкны ашарлык, бетәрлек, хәзер бик күп, бик күп итеп әзерләмәс. Ә инде бу мәҗлесләрдән соң бу бернинди очракта да, мин инде, күрше яшим, беләнчакырып чәй эчәм, аны-моны җыям дип әйттем. Бу Коръән укыганда калмый, 7 үткәрүне, 3 үткәрүне, үткәргәндә дә калмый. Хәтта никах үткәргәндә дә калмый. Әгәрдә син шушы Коръән укыган ризыклар янына китереп куйсаң хәләл булмаган колбаса, хәләл булмаган эчемлек, монда инде син или укыдың, или укымадың анда юк. Менә никах та шулай или укылган, или укылмаган барыбер бетте, шушы харамнар бетерә.

- Саналмый.

-Саналмый. Монда инде Аллаһы Тәгалә сүзе укылды, бу ризыкларга ул сеңде, шушыны шушы хәләлдә генә кулланырга тиеш. Случайномы шундый хәл була, бу дөнья йорты бит инде.

- Ыхы.

-Кеше, урыс кешесе анда, нинди кеше анда, аңар бирәсе була. Шуңа күрә Коръән өстәленә куеп бетермәскә кирәк әйберне. Теге кешегә кую өчен, бүлеп калдырырга кирәк. Бөтенләй.

- Кайсы көнгә ирләрне, хатыннарны дәшәләр?

-Аны ничек мөмкинлеге була. Укучының мөмкинлегеннән. Ә иң дөрес таралганы 3 сенә ирләр дәшеп, чөнки алар авыр эшне башкаралар, алар күмү эшен, ә 7 сенә хатын-кызлар инде. Хатын-кызларның авыр эш санала бары тик юучы, ә юучыга акча түләнә әле. Әлеге дә баягы әйттем түләнелә. Халыкка аннары 7 сенә килешенә, аларны бәхилләтәсең инде.

- Нәрсәдән башлыйлар искә алуны? Нинди дога укыла? Нәрсә тараталар? Кешегә, абыстайга яки муллага нәрср бирелә?

-Мулла яки абыстайга бер әйбер дә бирергә кирәкми. Чөнки Аллаһы Тәгалә мулла яки абыстай Коръәнне укый. Коръәнне укырга аңар Аллаһы Тәгалә зиһен биргән. Аллаһы Тәгаләнең китабы белән, Коръәннең үзенең “Бакарә” сүрәсенең беренче аятендә: ”Минем аяттән үтмәгез”, дигән сүз бар.ә инде бу абыстай, бу муллага сәдака бирәсең килә икән, ул сәдака бирә торган көннәр бик күп. Менә Рамазан аеның һәр көне, Рәҗаб аеның һәр көне, Шаһбан аеның һәр көне. Бирәсең килсә, чын сәдака итеп бирсәң мәслихәт. Ә безнең монда кереп калган инде, бездә тизрәк котылып калалар, шушында нитеп. Ә мәҗлестән соң, иң дөресе бөтен кешегә дә тигез тарату.

- Нәрсә укыйлар?

-Ә инде сәдаканың тарата башлавының бер әйберсе бар. Синең сәдака, монда 50 кеше булыр, син алгансың 20 кешегә генә. Шуңа күрә монда якыныңнан: әниең, кайнанаң, кайнатаң, сеңлеңә таратасың, җитмәгән кешегә җитми. Сәдакам җитмәде дисең, алырга ярамый.

- Нинди догалар укыйлар?

-Догаларны, гадәттә, иң кирәкле әйбер нигә “Тәбарәк” сүрәсе, ә болай инде ашларда бик әйбәт “Коръәннең йөрәге” дип атала галимнәр тарафыннан Ясин. Менә Ясин, “Тәбарәк”. Аннары калган Коръәнне төгәлли торган догалар.

- Яшь бала яки яшь кеше үлеп китсә, нәрсә дип әйтәләр? Оҗмахка китә диләрме?

-Әйе!

- Корсаклы хатын мәсәлән...

-Корсаклы хатын үлсә дә, баласы инде аның үзенә бер җан булып китә, анасы үзе бер җан булып китә. Чөнки Аллаһы Тәгаләнең ерак юлга. Олы гөнаһсы булмаса! Бу гөнаһ нәрсә? Ике туган берегезгә берегез авыр сүз әйткәннән соң, гафу итешмәсәгез – бу гөнаһ. Аллаһы Тәгалә гафу итми. Аллаһы Тәгалә теге авырлы хатынның бөтен гөнаһынгафу итә ала, туганы белән арасы, мөселман кардәше белән ачуланышкан килеш. Аның корсактагы баласы гына ала алмый.

- Ә кешене яшен сугып үтерсә, ул изге дип саналамы? Аны бүтән җирдә күммиләрме?

-Юк, аерым изге кешеләрне бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә. Кешеләр изге дип атарга бер Аллаһы Тәгалә генә белә.

- Ә үзенә үзе кул салган кешегә карата нинди фикердә? Аны шул зиратка күмәләрме?

-Ә үзенә үзе кул салган кеше, Коръән моны бердән мактамый,чөнки кеше үзенә үзе дә бер зыян китерергә тиеш түгел. Ул үзенеке түгел. Менә әниең минеке ди инде мәсәлән. Алла бирмәсә син тумыйсың. Син Аллаһы Тәгаләнеке син. Син әле үз ачуың белән, үз бармагыңны да кисә алмыйсың, бу әле асылынуга синең хакың юк, бу әйбергә. Син түгел, син әниеңнеке дә түгел, әтиеңнеке дә түгел, Аллаһы Тәгалә биргән. Аллаһы Тәгалә биргән әйберне, Аллаһы Тәгалә үзе генә алырга тиеш. Ә менә инде аны без нишләтәсең нервысы беткән, фәлән иткән дип, шул чак зиратка шушылай гадәти үлем белән үлүчеләр итеп. Кайсы очракта бу җүләр кеше гафу ителә? Җүләр кешегә, акылы чыккан кешегә гафу ителә, ә калган бер кешегә дә гафу ителмиүзенә үзе кул салу.

- Авыру кешеләргәдәме? Менә бик каты авыругадамы?

-Юк. Бу сабырсыз атала, бу бөтенләй сабырсызлык. Аллаһы Тәгаләнең иң яратмаганы шул сабырсыз кешеләр. Бу ураза тоту – сабыр итү бит ул. 22 сәгатькә дә сабыр итәргә. Шуда күрә ул ни түгел. Анысы.

- Мәет еш төшкә керсә, нәрсә эшләргә?

- Ә укырга, үзеңне яткан саен бер туктаусыз себереп, сыпырып ятырга. Аның төшкә керүе бернәрсәне дә хәбәр итүе түгел сиңа. Синең уеңнан, фикереңнән генә тора. Еш-еш төшкә кереп ул сиңа ниндидер хәбәрләр бирми. Аллаһы Тәгалә генә бөтен хәбәрне бирүче. Ә шуңа күрә әйбәт иттереп ашап ятканга гына, йоклаганда гына ашамыйча, менә шундый иттереп сыпырып ятырга кирәк. Мәсәлән, “Бисмилләхир-рахмәнир-рәхим”не генә беләсең икән, бөтен ниеңне, урын җирен ятканда, аннан инде обязательно юынып, тәһарәт алып ятырга кирәк.

- Менә юл һәлакәтендә яки йорттан читтә үлгән кешеләр өчен ул урында нигә чардуган коралар?

-Өстендә аның каны булган була бит инде, аның өстендә каны. Ни йөрмәсен өчен, беленеп торсын өчен. Менә мондый хәлләр бар өчен. Моны Аллаһы Тәгалә алай кушмаган. Элек бит инде таш куйганнар да киткәннәр, димәк бу таш торган, димәк монда бер төрле һәлак булган, таш куеп киткәннәр. Ә инде ул әйбәт, мәсәлән Гафира апагызны ишетә идегезме? Менә без аның юлда хәтта чардуганы булгач, бигрәк әйбәт, туктамыйча калганыбыз юк кайткан саен. Мин бит Менделеевский районыннан, кайтканда менә туктыйбыз. Менә билгеле булуы яхшы инде аның.кем узса да, янына туктап укый.

- Сорауларым бетте. Рәхмәт сезгә!

-Сау булыгыз!

Татарстан Республикасы

Апас районы, Апас авылы,

18 август 2011 ел.

Информант: Әхмәдуллина Сәудә

Гыйльмулла кызы, 1933, Соньда.

 

Трек № 9 Татарстан Республикасы

Апас районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Бикчәнтәева Р. Р.

 

Хәрби хезмәткә озату йоласы

 

- Исәнмесез, Шәһидә апа! Минем Сезгә башта шундый үтенечем бар иде:үзегезнең биографиягез белән таныштырып китсәгез иде.

- Мин Ваһапова Шәһидә, кыз фамилиям Ваһапова, хәзергесе Гыйльфанова, Миясәр кызы.Апас районы Дүртиле авылында 1954 елның 18 сентябрендә туганмын.Детсадлар булмады инде без яшь чагында.1961 елда укырга кердем 1нче сыйныфка,4нче классны авылда бетердек, аннары соң 5 км Йомралыга барып, укый башладык. 5нче класстан алып, 10нчы классны бетергәнче, 5км йөреп укыдык.

- Тагын?

- Аннары укуны бетергәннән соң, Апаска, район үзәгенә барып, телеграфта телеграфистка булып эшләдем 10елга якын. Декрет ялына чыккачтын, аннан туктадым инде. Бала тапканнан соң анда барып йөреп булмады.Аннары соң монда, үзебезнең күрше авылына тормышка чыктым.Үзебезнең авылда детсадта эшләдем. Аннары икенче баламны тапканнан соң, детсадка кереп эшләп булмады. Колхозда эшләдек инде пенсиягә чыкканчы га кадәр. Бүгенге көндә шушы Идрәз авылында үземнең тормыш иптәшем белән яшибез. Ике балабыз да Казанда. 1 улым, 1 кызым бар. Улымны шушы солдат хезмәтенә озатып, әйбәт кенә әйләнеп кайтты менә, Аллага шөкер.

- Миңа хәрби хезмәткә озату йоласы белән таныштырып китсәгез иде.Мин сезгә сорау формасында алып барырмын инде безнең әңгәмәбезне, сез җавап биреп барырсыз. Бездә армиягә чакырылучы егетне кем дип атаганнар? Бу элеккеге заманнарда әйткәндә инде.

- Безнең заманнар да ук шулай иде инде ул.Аларны рекрут диләр иде инде. Рекрутлар диләр иде.Армиягә чакырылучы җегетләр. Ул вакытта инде армиягә чакырылу, чакырылган җегетләр,бик әйбәт җегетләр булып саналалар иде инде. Армиягә бару ул вакытта бик каты авторитетлы иде. Хәзер бит инде армиягә бармыйча калырга тырышалар. Калган кеше авторитетлы хәзер, кала алган кеше. Армиягә бармаучылар ул вакытта,армиягә бөтенесе баралар иде.

- Рекрут егет,армиягә алынуның төгәл вакыты билгеле булгач, йорттагы ниндидер эшләрдән азат ителгәнме һәм кайчан аңа билгеле булган?

- Аларга инде армиягә китәргә повестканы 10 көн алдан бирәләр ие. Ул инде йорттагы эшләрдән азат ителү юк инде ул.Йорттагы эшләр шунда барсы бергә алып барыла инде...

- Ә менә колхоз эшеннән?

- Ну үзенең эшли торган, хөкүмәт эшеннән азат ителгән инде аннары китә.Расчетлар бирәләр инде аларга,эш урыныннан күчтәнәчләр, бүләкләр бирәләр иде инде аларга. Аларга инде кырыну наборлары бирәләр иде инде.Сөлгеләр, сабыннар,шундыйлар.Акчалата бүләкләр бирәләр иде. Эш урыныннан иде инде бусы. Ул шул 10 көн эчендә үзенең инде озату мәҗлесенә җыена инде,әйберләрен ала, туганнарын чакыра.Озату мәҗлесен ул вакытларда да “ алка “ диеп атыйлар иде,хәзер дә инде вечерлар,чуртлар дип атамыйлар,” алка “ дип атала хәзер дә.Фәлән кемнең алкасы, дип сөйләшәләринде авылда.

- Бу күптәннән калганмы инде ул?

- Калган инде.Ул безгә кадәр дә шулай булган инде,без аның кайчаннан булганын да белмибез. Шулай алка дип сөйләшәбез.

- Бу мәҗлес табыны өчен махсус ризыклар пешерелмәгәнме?

- Ул алканы инде иртәгә китә дигән көннең кичендә уздырдык инде.Махсус ризыклар алай алка дип аерым ризыклар пешерми идек инде.Барыбер кунак табыны шикелле әзерләнеп, ул үзенең яшьтәшләрен, чакыра инде.Кызларны чакыралар инде. Кызлар белән күңеллерәк була инде,озату мәҗлесләре. Кызлар, һәрхәлдә, кызлар белән күңелле бит инде. Кызлар җырга-нигә дә бик оста бит инде,оста инде. Аннары көлешеп, сөйләшеп утырсалар да инде, ә инде анда теге үз яшьтәшләре белән генә килми,анда туганнар да килә. Якын туганнар да анда,озату мәҗлесе шул кеше кунак булып кала иде инде.

- Аннан соң егеткә бүләкләр бирелгәнме?

- Җегеткә инде, яшьтәшләре шунда кайсылары акчалата биргән, кызлар кулъяулыклар чигеп бирә иде инде.Кайсы чиккән кулъяулык бирә, кайсы чикмәгәнне дә бирәләр,төрлечә инде. Ә ние.

- Кулъяулык бирү йоласы булган инде..

- Булган, булган.Ул армиягә киткәндә инде, кулъяулыкларны төенләп бөтенесенең башының очыннан бәйләп чыгалар иде.Ул әллә ничә кат була иде инде. Аны муенына асып йөри инде.Ул солдатка китә торган егет икәне билгеле инде. Шулай озаталар иде инде.

- Менә нинди теләкләр әйтелгән һәм махсус җырлар булганмы?

- Аларга,җаныкам, инде теләкләр гел шул, исән- сау йөреп кайтырга инде.Гел исән-сау йөреп кайтырга.Озын гомер,кыска тәкә, диеп теләп кала идек инде без аларга.Шулай дип әйтә идек. Махсус җырлар җырлана инде, җырлана.Менә яшьләр инде алар махсус җырлар гына түгел ниләребез, мондый җырларны да җырлыйлар инде.Халык җырларын да җырлыйлар.Аннары соң композиторлар чыгарган җырларны да,ялган көйләрне дә җырлыйлар.Бөтенесен, гармуннар уйнап йөриләр инде. Бар инде,бар. Бик озакка кадәр утыралар инде,таңга хәтле.

- Ә махсус җырлардан кайберләрен искә төшерә алмыйсызмы? Менә сездә җырлана торган?

- Җырлыйлар инде.....

Военкоматлары янса иде,

Военкомнары белән.

Армиягә китсәң иде,

Сөйгән ярларың белән.

Алар инде очрашып йөргән кызларыннан аерылып китүе кыен булгандыр инде,аларны калдырып китәсе кыен булгандыр инде.Шуңарга күрә җырлаганнардыр инде.Аннары соң

Китәм инде,китәм инде

Китәм инде,каласың,

Мин киткәчтен кемнәр сөяр

Син сандугач баласын.

Шундый җырлар..Хәзер бөтенесе башта тормый бит инде ул, барсы да. Барсы да истә калмый,җырлыйлар иде инде.Бик матур итеп шулай вечер,озату мәҗлесендә булалар инде.

- Егеткә юлга дип нәрсә җыйганнар?

- Егеткә юлга инде,кызым, ни бозылмыйрак торган ризыклар инде.Ул синең капчыкка тутырып киткән ризыклар белән генә яшәп кайта алмый инде.ул ризыклы җиргә,әйбәт җиргә очрасалар инде.Элек бит инде алдагы заманнарда ул армия нәрсә бик каты,бик бик дисциплиналы җир иде инде.Хәзер бит инде менә башкача.Хәзер армиягә бармауны яхшырак саныйлар,бармаска тырышалар, дөресен әйткәндә. Ул Ватанны саклау һәр кешенең изге бурычы бит инде ул.Син анда барырга тиеш,качып калырга да тиеш түгел.Бармыйм,дип тә әйтергә тиеш түгел. Аны синнән сорап та тормыйлар.Отпускаларга кайту юк иде ул заманнарда солдатларга.алар күпме срокка билгеләнгән,шулхәтле хезмәт итәләр иде инде.Шулай исән-сау әйләнеп кайталар иде инде.

- Менә егетне саклар өчен ниләр биргәннәр?Догалыклар анда...?

- Җегетне озаткан чагында берне шуны вещмешогына инде кырына торган әйберләр, юына мторган әйберләрен тутыралар иде инде.Аннан соң запас хат язарга конверт лар, дәфтәрләр, ручкалар, күпмедер ризык тыгалар иде инде.Ә ниенә инде документлар арасына догалыклар язып тыгалар ие, бөтиләр тактырып җибәрәләр иде. Ул догалыкларга,ул бөтиләргә армиядә орынмыйлар иде.,исән-сау әйләнеп кайта иде. Менә мин үземнең улымны да озаттым армиягә. Озаткан вакытта иң беренче эләкте Ковров, Владимировская область, Ковров дигән шәһәргә.Анда 6 ай укыттылар.6ай укытканнан соң,Волгоград шәһәренә җибәрделәр.Волгоградка җибәргәндә, анда бик озак тормады.Аннан сразу шуннан Чечняга кертеп җибәрделәр инде.Менә шушы Чечнядагы гаугалы вакытка туры килде.

- Бу икенче Чечня сугышымы инде?

- Бу икенче Чечня сугышына эләкте. Анда 6 ай җөрде, Чечняда. Ну сирәк кенә булса да, аннан хатлары шулай килгәләп торды инде. Ул вакытта инде күз яше күп агыздык инде.Телевизорлардан карап утыра идек. Ул вакытларда,аның армиягә киткән вакытларында хәзерге шикелле төсле телевизорлар юк иде.Аклы каралы телевизор томан лы гына күрсәтә.Аңардан,анда бер әйбер дә күреп булмый.Бер мәртәбәсендә язды, минем ди утырып йөри торган бронемашина ди, 518 нче номерлы ди,.Телевизорның каршына барып утырам күзлекләремне киеп,518не карап,томан арасыннан 518 күренәме инде?! Хәзерге телевизорлардан бөтен әйбер күренә,бөтен нәрсә.Шулай итеп, Аллага шөкер, исән-сау кайтты. Ә нидә, Чечняда хезмәт иткәннәре 1 көне 2 көнгә саналды.6 айга иртәрәк кайтты. 6 ае анда булды, 6ае 12 айга саналды, 6 айга иртәрәк кайтты. Ноябрьда китте иде, майда уңе кайтты инде.

- Менә киткәндә туган җир туфрагын алу очраклары булганмы?

- Эй юк,андый нәрсә юк. Андыйлар юк.

- Ә менә солдат исән-сау әйләнеп кайтсын өчен нинди йолалар үткәрелгән менә бездә?

- Солдат исән –сау кайтсын өчен без инде шул догалар укыттык инде.Аннары соң ул сәфәргә чыгарып җибәрәбез бит инде.Ерак сәфәргә чыгарып җибәргән вакытта аның артыннан идәннәр себерергә ярамый инде, шулай калдыкларны...Олылардан яшрәкләргә инде колагына керә килә инде.Идәннәр себермәскә кушалар, артыннан помой сулары түкмәскә кушалар. Аннары соң, шул солдатның бер ниебез бар инде:чыгып киткәчтен артына әйләнеп карамаска.Теге кайта, китә йөрмәскә.Бер китә инде, шуның белән китеп хезмәт итеп кайтырга инде,исән-сау әйләнеп кайтырга. Аннан соң ни солдат чыгып киткәнче тәлинкә белән шулай он алып керәбез.Шул онга инде учы белән баса,кулы белән.Шуның кулына күпме он ябышкан,урындыкка басып, шуны түбәгә кулының рәсемен төшереп калдыра инде. Онлы рәсем. Аны инде өйләр юган чагында да орынмыйбыз,исән-сау кайтканчы. Ул он инде үзе кайтканчы очып та бетә инде. Но алай булса да без аны саклыйбыз. Аннары соң камыр ризыклары каптырабыз инде, тешләтәбез.

- Нәрсә өчен эшләнә инде ул?

- Шул үзенең ризыгына кайтсын өчендер инде ул.Ризыгын калдырып китә бит инде. Ашап бетермичә калдырып киткәч,шул ризыгына кайтсын өчен. Шуны тешли дә инде, аны чиста марляларга төреп юеш үтми торган җиргә инде.Ул чагында зур пичләр иде,хәзер андыйлар юк инде газлар белән булгач.Зур пичләр иде, шул зур пич башына,бер ниенә куядыр идек инде коры җиргә. Ул шунда кибеп, катып бетәдер иде.Үзе кайтканчы барыбер без аны селкетмибез дә. Шулай торды инде. Шулай исән-сау әйләнеп кайттылар Аллага шөкер.

- Менә армия хезмәтенең яхшы узачагын нәрсәгә карап фаразлаганнар?

- Эй аларын, кызым, белмим инде.Нинди җиргә эләгә бит инде.Армия хезмәтенең яхшы узганнары шул инде..Менә бер нәрсә бар иде инде аннары ул халык телендә дә килгән инде:армиягә киткән чагында шушы кулъяулыклары бәйләгәне,муенына тагып йөри дип әйттем бит инде, шул кулъяулыкларның берсе дә төшеп калмаса,өзелеп, теге сүтелеп калмаса, ул инде исән-сау хезмәт итеп әйләнеп кайта иде.Ә шулай сүтелеп,төшеп калса, улш кулъяулык төшеп калгач, барыбер армия срогы тулмый. Менә шул ырымның ние, билгесе бар. Армия срогы тулмый инде.Үземнең энем дә шулай булды.Армиягә без аны озаттык,аның ике кулъяулыгы шул бәйләгән төеннән,бәйләгәненнән төшеп калды.Ул армия срогын тутырмады,алдан кайтты. Комиссовать иттелеп кайтты.







Дата добавления: 2015-09-07; просмотров: 917. Нарушение авторских прав; Мы поможем в написании вашей работы!



Вычисление основной дактилоскопической формулы Вычислением основной дактоформулы обычно занимается следователь. Для этого все десять пальцев разбиваются на пять пар...

Расчетные и графические задания Равновесный объем - это объем, определяемый равенством спроса и предложения...

Кардиналистский и ординалистский подходы Кардиналистский (количественный подход) к анализу полезности основан на представлении о возможности измерения различных благ в условных единицах полезности...

Обзор компонентов Multisim Компоненты – это основа любой схемы, это все элементы, из которых она состоит. Multisim оперирует с двумя категориями...

Обзор компонентов Multisim Компоненты – это основа любой схемы, это все элементы, из которых она состоит...

Кран машиниста усл. № 394 – назначение и устройство Кран машиниста условный номер 394 предназначен для управления тормозами поезда...

Приложение Г: Особенности заполнение справки формы ву-45   После выполнения полного опробования тормозов, а так же после сокращенного, если предварительно на станции было произведено полное опробование тормозов состава от стационарной установки с автоматической регистрацией параметров или без...

Репродуктивное здоровье, как составляющая часть здоровья человека и общества   Репродуктивное здоровье – это состояние полного физического, умственного и социального благополучия при отсутствии заболеваний репродуктивной системы на всех этапах жизни человека...

Случайной величины Плотностью распределения вероятностей непрерывной случайной величины Х называют функцию f(x) – первую производную от функции распределения F(x): Понятие плотность распределения вероятностей случайной величины Х для дискретной величины неприменима...

Схема рефлекторной дуги условного слюноотделительного рефлекса При неоднократном сочетании действия предупреждающего сигнала и безусловного пищевого раздражителя формируются...

Studopedia.info - Студопедия - 2014-2024 год . (0.009 сек.) русская версия | украинская версия