Студопедия Главная Случайная страница Обратная связь

Разделы: Автомобили Астрономия Биология География Дом и сад Другие языки Другое Информатика История Культура Литература Логика Математика Медицина Металлургия Механика Образование Охрана труда Педагогика Политика Право Психология Религия Риторика Социология Спорт Строительство Технология Туризм Физика Философия Финансы Химия Черчение Экология Экономика Электроника

Эш программасының эчтәлеге.





Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Татар теленнән гомуми башлангыч белем бирү баскычында белем эшчәнлегенең мәҗбүри минимумы.

Коммуникатив компетенция

Сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку,язу, язма сөйләм) буенча укучыларда күнекмәләр булдырыла. Беренче баскычта укучылар укылган яки тыңланган текстның эчтәлегенә төшенә, темасын билгели ала, текст буенча әңгәмә үткәрә ала, гади план төзеп, телнең орфографик һәм орфоэпик нормаларын саклап, телдән яки язмача эчтәлеген җиткерә. Тәкъдим ителгән темалар буенча диалогик һәм монологик сөйләм оештырырга сәләтле. Дөрес һәм матур язу күнекмәләрен үзләштерә. Төрле типтагы язма эшләр башкара. Көндәлек аралашуга бәйле сөйләм этикеты үрнәкләрен дөрес файдалана.

Лингвистик компетенция

Татар теленең тармаклары буенча үзләштерергә тиешле төп теоретик мәгълүматлар:

Хәреф һәм аваз турында төшенчә, татар теленең авзлары, аларның язуда бирелеше, каллиграфик язылышы, татар алфавиты. Татар телендә сингармонизм законы. Иҗек, сүз басымы, хикәя, сорау, боеру җөмләләрнең интонациясе.

Сүз, аның лексик мәгънәсе. Сүзнең мәгънә ягыннан төрләре. Татар теленең сүзлек составы, аның килеп чыгышы. Лексикография. Сүзнең мәгънәле кисәкләре, төрле сүз төркемнәрен ясый торган кушымчалар.

Мөстәкыйль сүз төркемнәре (исем, сыйфат,фигыль, сан, алмашлык, рәвеш), аларның төркемчәләре, төрләнеше һәм сөйләмдә кулланылышлары, бәйлек, бәйлек сүзләр, кисәкчә һәм теркәгечләр.

Сүзтезмә һәм җөмлә, җөмләдә сүз тәртибе. Гади җөмлә төрләре. Җөмлә баш һәм иярчен кисәкләре, тиңдәш кисәкләр, алар янында тыныш билгеләре.

Этнокультура өлкәсенә караган компетенция

Дәреслекләрдә һәм өстәмә дидактик материалларда татар халкының милли гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияте чагылган материаллар урын ала. Татар халык авыз иҗаты ядкарьләреннән табышмак, әйтемнәр, әкият, җыр, мәзәкләр белән таныштырыла.

Гомуми башлангыч белем бирүнең эчтәлеге

Коммуникатив компетенция

Тыңлап аңлау. Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аңлау, аларны бер-берсеннән аеру. Әйтелгән фикердәге мөһимрәк булган вакыйгаларың эзлеклелегенә төшенү.

Телдән сөйләм. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, планын төзү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү, интонация үзенчәлекләрен үзләштерү. Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.

Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү. Текстның төп фикерен аңлап, темасын билгели алу, кирәкле урыннарын сайлап уку. Гади план төзеп, текстның эчтәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерү.

Язу һәм язма сөйләм. Фикерне, хәбәрне, укылган текст эчтәлеген орфография кагыйдәләренә нигезләнеп, грамматик дөрес язу.

Лингвистик компетенция

Фонетика. Графика. Орфоэпия. Орфография.

Хәреф һәм аваз турында төшенчә. Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Язуда сузык авазларны белдерә торган хәрефләр. Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Язуда тартык авазларны белдерә торган хәрефләр. Татар теленә хас үзенчәлекле авазлар.

Иҗек. Иҗек калыплары. Сүз басымы. Хикәя, сорау, боеру җөмләләләре.

Татар теленең төп орфографик һәм орфоэпик нормалары. 38 хәрефтән торган татар алфавиты. Хәрефләрнең каллиграфик яктан дөрес язылышы.

Лексикология

Сүз, аның лексик мәгънәсе. Сүзнең мәгънә ягыннан төрләре. Татар теленең сүзлек составы, аның килеп чыгышы. Лексикография.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

Сүзнең мәгънәле кисәкләре, төрле сүз төркемнәрен ясый торган кушымчалар.Кушымчаларның ялгану тәртибе. Тамыр һәм ясалма сүзләр. Кушма һәм парлы сүзләр. Тамырдаш сүзләр.

Морфология

Исем. Исемнең үзенчәлекләре. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре. Исемнең сан, килеш белән төрләнеше. Сыйфат. Сыйфатның үзенчәлекләре. Сыйфат дәрәҗәләре, аларның дөрес язылышы һәм кулланылышы. Сан. Санның үзенчәлекләре. Алмашлык. Зат алмашлыклары. Аларның килеш белән төрләнеше, сөйләмдәге роле. Фигыль. Боерык һәм хикәя фигыль. Аларның барлык-юклык, зат-сан белән төрләнеше. Хәзерге, үткән, киләчәк заман формалары. Фигыльне сөйләмдә дөрес куллану. Бәйлек һәм бәйлек сүзләр. Бәйлекләр, аларны сөйләмдә дөрес куллану. Кисәкчә. Теркәгеч. Төрләре, аларның җөмләдә кулланылышы.

Синтаксис

Сүзтезмә һәм җөмлә. Җыйнак һәм җәенке җөмлә. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләр. Җөмләдә сүз тәртибе.Тиңдәш кисәкләр, алар янында тыныш билгеләре.

Этнокультура өлкәсенә караган компетенция

Татар халкының милли гореф-гадәтләр, тарихы, мәдәнияте. Табышмаклар. Көндәлек аралашуга бәйле татар сөйләм этикеты нормалары.

 







Дата добавления: 2015-09-07; просмотров: 366. Нарушение авторских прав; Мы поможем в написании вашей работы!




Функция спроса населения на данный товар Функция спроса населения на данный товар: Qd=7-Р. Функция предложения: Qs= -5+2Р,где...


Аальтернативная стоимость. Кривая производственных возможностей В экономике Буридании есть 100 ед. труда с производительностью 4 м ткани или 2 кг мяса...


Вычисление основной дактилоскопической формулы Вычислением основной дактоформулы обычно занимается следователь. Для этого все десять пальцев разбиваются на пять пар...


Расчетные и графические задания Равновесный объем - это объем, определяемый равенством спроса и предложения...

САНИТАРНО-МИКРОБИОЛОГИЧЕСКОЕ ИССЛЕДОВАНИЕ ВОДЫ, ВОЗДУХА И ПОЧВЫ Цель занятия.Ознакомить студентов с основными методами и показателями...

Меры безопасности при обращении с оружием и боеприпасами 64. Получение (сдача) оружия и боеприпасов для проведения стрельб осуществляется в установленном порядке[1]. 65. Безопасность при проведении стрельб обеспечивается...

Весы настольные циферблатные Весы настольные циферблатные РН-10Ц13 (рис.3.1) выпускаются с наибольшими пределами взвешивания 2...

Случайной величины Плотностью распределения вероятностей непрерывной случайной величины Х называют функцию f(x) – первую производную от функции распределения F(x): Понятие плотность распределения вероятностей случайной величины Х для дискретной величины неприменима...

Схема рефлекторной дуги условного слюноотделительного рефлекса При неоднократном сочетании действия предупреждающего сигнала и безусловного пищевого раздражителя формируются...

Уравнение волны. Уравнение плоской гармонической волны. Волновое уравнение. Уравнение сферической волны Уравнением упругой волны называют функцию , которая определяет смещение любой частицы среды с координатами относительно своего положения равновесия в произвольный момент времени t...

Studopedia.info - Студопедия - 2014-2025 год . (0.011 сек.) русская версия | украинская версия