Кабатлау- 3сәг.
Кабатлау.Исемнәрнең сан, килеш, тартым белән төрләнеше.Килешләрне билгеләү тәртибе. Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.Зат алмашлык-ларының ки-лешләр белән төрләнеше һәм дөрес язылышы. Җыйнак һәм җәенке гади җөмлә.Җыйнак һәм җәенке гади җөмләләрне төзи белү.
Укыту- тематик планлаштыру
Укучыларның белем һәм күнекмәләренә таләпләр: Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
Укучылар белергә тиеш: *кушма һәм парлы сүз; тамыр һәм ясалма сүзләр; * өйрәнелгән сүз төркемнәрен һәм аларның билгеләрен: исем, сыйфат, фигыль, зат алмашлыклары,кисәкчә, бәйлек; * Җөмләнең баш кисәкләре; ия һәм хәбәр; җөмләнең иярчен кисәкләре; * Җөмлә кисәкләренең тиңдәшләнеп килүе. Укучылар башкара алырга тиеш: * Үтелгән орфограммаларны (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парсыз тартыклар, нечкәлек һәм аеру, калынлык һәм аеру билгеләре, кушма һәм парлы сүзләр, тамырда авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) таба һәм аларның язылышын кагыйдәләргә нигезләнеп аңлата белү; * Үтелгән орфограммалар кергән 75-80 сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп язу; текстларны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу;тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен дөрес кую; * дөнья, болыт тибындагы сүзләргә фонетик анализ ясау; * Сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү (тамыр һәм кушымчаларны аеру; кушымчаларның төрен билгеләү; тамыр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү); * Сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру (исемнең санын, килешен, фигыльнең затын, заманын): исемнәрнең сан, килеш кушымчасын билгеләү, сыйфатның дәрәҗәләрен аеру, фигыльнең зат-санын. Заманын күрсәтү; * Тиңдәш кисәкле җөмләгә синтаксик анализ ясау, тиңдәш кисәкле җөмләләрне сөйләмдә куллану; * Текстның темасын, төп фикерен билгеләү; * темага һәм төп фикергә таянып, текстка исем кую; * текстның планын төзү; * хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү һәм сөйләмдә куллану; * тасвирлау һәм фикер йөртү элементлары кергән 90-95 сүзле изложение язу; текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү; * шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән),хикәяләү характерындагы сочинение язу; * телдән фикер йөртү характерындагы җавап төзеп әйтү. Белем һәм күнекмәләрне практик эшчәнлектә, көндәлек тормышта куллану: -көнкүрештә, уку эшчәнлегендә кирәкле сүзлек запасын баетуда; -аваз, сүз, сүзтезмә, җөмлә әйтелешендәге төп кагыйдәләрне саклаганда; -мөстәкыйль язма эшләрдә орфографик һәм пунктуацион кагыйдәләрне саклаганда; -аралашуда, диалогик һәм монологик сөйләм корганда.
|