Татар теле фәненең гомуми характеристикасы.
Аңлатма язуы
Эш программасы статусы. 4 сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде: 1. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Казан,2008. 2. Башлангыч гомуми белем бирү программалары. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе өчен 1-4. Казан «Мәгариф», 2010. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән. 3. Законы РФ и РТ «Об образовании»; 4. Приказ МО и Н РТ от 9 июля 2012 года № 4154 /12/ «Об утверждении базисного учебного плана на 2013-2014 учебный год для образовательных учреждений РТ, реализующих программы начального и основного общего образования» 5. Учебного плана МБОУ – Иркеняшская основная общеобразовательная школа Мензелинского муниципального района Республики Татарстан на 2013 – 2014 учебный год. Татар теле фәненең гомуми характеристикасы. Тел дәресләре балаларны халкыбызның рухи-әхлакый идеалларына китерергә, аларда югары сөйләм культурасы тәрбияләргә, иҗади сәләтләрен үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә омтылышын канәгатьләндерергә тиеш. Мәктәпкә кергәнче үк, бала ана телендә сөйләшә белә, ләкин ул телне әле аңлы рәвештә кулланмый, татарча сөйләү – аның өчен табигый хәл. Шунлыктан, татар теле дәресләренең максатлары – укучыларны ана телен төшенеп, аңлап, закончалыкларына таянып һәм сөйләм ситуацияләренә туры китереп кулланырга өйрәтү; -татар телендә аралашу күнекмәләре булдыру; - тел чараларын аралашу эчтәлегеннән чыгып сайлый белергә өйрәтү; - тел белеменең фонетика, лексика, грамматика бүлекләре буенча башлангыч белем бирү, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә һәм куллана белү күнекмәләрен булдыру; - сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру; - укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту. Максатларга ирешү өчен сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен дә (тыңлау, сөйләү, уку һәм язу) үстерергә кирәк. Дәреслекләрдә материал коммуникатив юнәлешле итеп, ә укучыларның танып белү эшчәнлеге аралашу формасында оештырыла. Укытуның эшчәнлеге һәм методикасы түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелә: • сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буләрак кулланырга өйрәтү; • аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү; • балаларны текст, китап белән зш итү алымнарына өйрәтү; • коммуникатив сөйләм осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру; • укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аралашу культурасы күнекмәләре тәрбияләү. Моның өчен тел дәресләрен танып белүгә юнәлешле итеп, балаларның актив эшчәнлегенә таянып оештырырга кирәк.
|